- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Кирәк булачак:
2 аш кашыгы он, 1 стакан сөт, 50 г май, көнбагыш мае, тоз, кара борыч, 200 г уылган сыр, тмин, базилик.
Әзерләү тәртибе:
Табага көнбагыш мае салып онны бушатабыз һәм алтын төскә килгәнче кыздырабыз. Сөт салып, болгата-болгата кайнатып чыгарабыз. Сырны кушабыз, болгатуны дәвам итәбез. Тәмләткечләр, сыер мае салып кабат болгатабыз.
Соусны токмач белән бергә бирәләр, яки икесен бергә кушып бераз кайнатып алалар.
Ашларыгыз тәмле булсын!
Фото: blog.trud.ru
–
–