Камаллар халык санын арттыра, театр директоры да бәби алып кайтты

Әле берничә көн элек кенә камаллылар Алинә Мөдарисованы бәби тудыру йортыннан каршы алса, шушы көннәрдә генә тагын Илфир Якуповның тормыш иптәш Алияне каршыладылар. Нәни кызчыкны каршы алырга театр труппасы тулысы белән диярлек килгән.

Театрның в контактедагы битендә камаллылар:»Кызыгыз сәламәт, бәхетле, акыллы, тәүфыйклы булып үссен! Илфир белән Алиягә гаилә бәхете, имин тормыш, нарасыйларын тәрбияләүдә сабырлык, бары тик рәхәт мәшәкатьләр, куаныч-сөенечләр телибез! — дип язганнар. Без дә әлеге изге теләкләргә кушылып, шушы матур гаиләгә озын, яңадан-яңа сөенчеләргә бай гомер теләп калабыз!

Шәһри Казан

Бәйле