Токмач өчен сырлы соус әзерлибез

Кирәк булачак:

2 аш кашыгы он, 1 стакан сөт, 50 г май, көнбагыш мае, тоз, кара борыч, 200 г уылган сыр, тмин, базилик.

Әзерләү тәртибе:

Табага көнбагыш мае салып  онны бушатабыз һәм алтын төскә килгәнче кыздырабыз. Сөт салып, болгата-болгата кайнатып чыгарабыз. Сырны кушабыз, болгатуны дәвам итәбез. Тәмләткечләр, сыер мае салып кабат болгатабыз.

Соусны токмач белән бергә бирәләр, яки икесен бергә кушып бераз кайнатып алалар.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Фото: blog.trud.ru

 

Бәйле