«Гөлфизәнең өч баласы калды. Кечкенәсе әле күкрәк баласы иде…»

Кемгә нинди генә хәсрәт килсә дә, авыл халкы аны үзенеке кебек кабул итә. Бер-ике атна элек әни телефоннан сөйли:
– Бүген Коръән ашына бардым, – ди. – Мәрьям апа да килгән иде. «Алсу авырып тора әле», – ди. Белми инде… Аңа әйтмиләр икән әле…
Әни белән икебез дә бер үк сүзләрне кабатлыйбыз:
– Ул-бу булса, Мәрьям апаның йөрәге ничекләр чыдар тагын?!

…Нургали абый белән Мәрьям апа 5 кыз үстерделәр. Берсеннән-берсе тырыш, булган, уңган! Нурияләре – минем классташым. Күрше авылга йөреп укыдык. Дәресләр беткәч, барыбыздан алда өйгә гел Нурия кайта иде: без авылга кергәндә ул инде өс-башын алыштырып, көянтә-чиләк күтәреп суга барырга чыга…
Кызларның язмышы шул инде: үсеп буй җитә тордылар, туган нигездән канатланып оча тордылар. Оныклар туды.
Ә хәсрәт, һәрвакыттагыча, гел көтмәгәндә килде.
– Нургали абыйның Казанда яшәүче олы кызы – Лилиясе балконнан егылып төшкән!

Бу хәбәр, бу фаҗига авылда һәркемне тетрәндерде. Япь-яшь кешенең гомере кинәт һәм шушылайлар итеп өзелсен әле?!
Вакыт барысын да дәвалый, диләр. Тик бала хәсрәте турында түгелдер бу сүз. Ана йөрәгендәге мондый яра – гомерлек яра…

Күз яшьләре кибәргә өлгермәде, бу гаиләгә хәсрәтнең яңасы килде. Тагын да ачырагы… Бу юлы – төпчекләре Гөлфизә. Шәфкать туташы булып эшләүче апасы Алсу өенә кичләтә укол кадатырга төшкән ул. Авылдагы гап-гади күренеш: ярдәм кирәк булганда, шәфкать туташына һәркем тәүлекнең теләсә кайсы вакытында мөрәҗәгать итә ала. Кадатасы уколны да аңа табиб билгеләгән була.

Кадый сеңлесенә уколны Алсу. Һәм… анафилактик шок. Мизгел эчендә сеңлесе үз кулында җан бирә. Бу урында үзеңне Алсу урынына куеп карарга да куркыныч…
Гөлфизәнең өч баласы калды. Кечкенәсе әле күкрәк баласы иде…

Якыннары аңлагандыр, гаепләмәгәннәрдер дип уйлыйм Алсуны. Тик башкалар сине гаепләмәү ул бит әле үзеңне үзең гаепләмәү дигән сүз түгел… Ул көнне күңеленнән мең үткәреп, мең тапкыр өзгәләнгәндер. Елагандыр… Үз-үзен битәрләгәндер. Гаебе булмаса да гаепләгәндер дә.

Бер ай элек, сайлау көнне Алсу аңын җуеп егылган. Диагнозны бик тиз куйганнар: яман шеш. Хәсрәт эзсез узмый диләр, шулайдыр…
Бүген исә авылда Алсуны соңгы юлга озаттылар. Суга төшкәндәй юк булды дип шундый очракларда әйтәләрдер инде…

Мин боларны сезгә нигә сөйлим дисезме? Авылдашларга килгән хәсрәт – минеке дә – хәсрәтемне уртаклашырга теләвемдер. (Авыл кешесенең күңелендә югалтулар каланыкыларга караганда күпкә күбрәк бугай ул. Күршеләр, бер урамнар, авылдашлар… Һәркайсы белән синең җанның да бер өлеше китә.)
Гомернең бер саплам җеп кебек кыска икәнен, бер-беребезнең, якыннарыбызның кадерләрен белү кирәклеген тагын бер искәртергә теләвем дә бугай.

Сөембикә

Бәйле