Авылда куылган балалар бакчасы мөдире: «Бу хәбәрне ишеткәч, үлеп беттем…»

Сарман районының Зур Нөркәй авылындагы ата-аналарга быелгы көз ике яңалык алып килгән. Моңарчы аларның сабыйлары балалар бакчасында чиләккә һәм «чүлмәк»кә йомышлаган – авыл бакчаларына: «Мә әле, кирәге чыгар», – дип, бюджеттан капчыклап акча күчермиләр шул, шуңа да җиһазландырылган махсус бәдрәфләре булмаган. Шулай да, быел сентябрь аеннан башлап, Зур Нөркәй балалар бакчасының бина эчендә урнашкан җылы бәдрәфе бар. Монысы – яхшы хәбәр. Ә начары: шушы бәдрәфне үз көче белән генә диярлек ясатып чыккан бакча мөдирен, пенсиягә чыгарына 3 ел вакыты калгач, эштән куганнар.

«БОЛАЙ ИТЕП ЭШЛӘП БУЛМЫЙ»

Валентина ханым Хафизовага балалар бакчасы икенче йорты кебек. 27 ел мөдир булып эшләгән ул монда. Шуңа күрә ышанычлы адымнар белән койманың икенче ягына узды да, мине дә үзе артыннан дәште:

– Керегез, әйдә, карагыз: менә бу беседкаларны да, уен мәйданчыкларын да үзем ясаттырдым. Эче дә бик матур бакчаның – эшләгән дәверемдә ике мәртәбә капиталь ремонт ясатуга ирештем. Артыннан йөрсәң генә була бит анысы да. Алып кереп күрсәтер идем, «доступ» юк – берничә көн элек кенә ачкычларымны тапшырттырдылар…

Мөдирлектән куылуы көтмәгәндә булган әңгәмәдәшемнең. 20нче октябрь көнне эше килеп чыгып, Сарман районы мәгариф идарәсенә барган ул. Коридорда басып торганын күргәч, сәркатиб кыз чыгып: «Сине начальник чакыра», – дигән. Ә начальник дигәннәре – мәгариф идарәсе җитәкчесе Әлфәт Сабиров. Сүз уңаеннан шунысын да әйтик, җитәкче кәнәфиенә быел март аенда гына утырган әле ул.

– Янына кердем. Исәнлек-саулык сорашкач, сүзне кыска тотты: «Сезгә карата өч шелтә бар, болай итеп эшләп булмый, эштән китәсез», – ди. Утлар кебек янып эшләп йөргән вакытым иде бу минем. Шундый хәбәрне ишеткәч, үлеп беттем. «Ярар», – дип кенә әйтә алдым да, чыгып киттем, – дип, күз яшьләрен сөртте әңгәмәдәшем.

Нинди шелтә турына сүз барганын сораштырам. Менә шуларның беренчесе – Зур Нөркәй авылына шәһәрдән күченеп кайтучы яшь гаиләләр шактый. Авыл балалар бакчасында бәдрәф булмау «шәһәрский» ата-аналарны пошаманга салган. Бу хакта зарланып, ТР мәгариф өлкәсен күзәтү һәм контрольдә тоту департаментына хат язып салган алар.

– Аны ясату артыннан элегрәк берничә мәртәбә йөреп карадым. Сметалары да бар: 300мең сумга чыгасы иде бәдрәф, тик район акча бирмәде. Шуңа күрә, быелга кадәр балалар чиләккә йомышлады. Бу – бер миндәге хәл генә түгел, – дип аңлата Валентина апа.

Департаментка тапшырылган зарлы хаттан соң, бакчага 30 мең сум штраф салынган һәм бәдрәфне ясатырга кушканнар. 300 мең сумлык смета тотып мәгариф идарәсенә баргач, башта, «сиңа бу кадәр акчаны беркем бирми», дигән җавап ала Валенитина Хафизова. Ә соңыннан, бераз «йомшарып»: «Төзелеш материалларын алу өчен акча бирәбез, калганына үзең табарсың», – диләр.

– Башланды шуннан: башта өч ай буе йөреп, кабинет саен имза алып, бәдрәф өчен дигән акчаны кайтарттым. Аннары төзелеш эшенә тотындым: 17 км юл үтеп, көн саен район үзәгенә барам, кибетләр буенча кирәкле материалларны эзлим, аннары үз техникам белән шуларны бакчага ташыйм. Материал алу өчен акча бирделәр дә котылдылар, ә эшчеләр юк. Аларны үз хезмәт хакымны түләп ялладым һәм эшләттердем. Ким дигәндә 10 мең сумлап шәхси акчам чыккандыр. Әнә шулай тырыша торгач, сентябрьдә ерып чыктым мин моны. Ә мәгариф идарәсе җитәкчесе бер мәртәбә дә килеп карамады – материал өчен акча бирделәр дә, бетте – теләсә ничек эшлә икән. Җитәкче шундый булырга тиешме соң инде?

Шимбә-якшәмбе көннәрен дә, җәйге отпускысын да бәдрәф ясауга исраф иткән әңгәмәдәшем. Бу мәшәкатьләр белән мавыгып, мөдирнең документ эшләрен тәртиптә тотарлык вакыты гел калмаган. Балаларны ашату өчен күпме продукция кайтарылган, күпмесен кулланганнар – бу хактагы исәп-хисапны алып бармау аркасында Валентина ханымга кисәтү ясалган. Хәер, аңа гына түгел – башка мөдирләргә дә. Авылдагы бакчаларда штат юк – берничә эшне мөдир берүзе башкара, шуңа күрә бөтенесенә җитешүе бик авыр, дип аңлата Валентина ханым.

– Мәгариф идарәсе җитәкчесе, сине куу өчен өч сәбәп бар, дип әйтте дигән идем. Менә шуның өченчесенә килеп җиттек. Күптән түгел бакчага санэпид оешмасыннан тикшерү килде. Бик күп җитешсезлекләр таптылар. Аларның барысы да акча булмау аркасында гына килеп чыккан. Менә, мәсәлән, нормалар буенча, теләсә кайсы балалар бакчасында тамбур булырга тиеш икән. Ишектән кергәч, салкын һава шунда кала, бакча эченә үтеп керми икән. Бездә мондый бүлмә юк. Ни өчен? Чөнки бу элеккеге мәктәп бинасы, ул бакча булырга яраклаштырылмаган. Ә тамбур төзү – билгеле, бушка эшләнә торган эш түгел, моның өчен акча бәдрәф төзүгә караганда да күбрәк кирәк булачак. Район бирәме бу акчаны безгә? Мин шикләнәм. Тагын бер җитешсезлек: ашханәдә чи әйберләрне турый торган өстәл – аерым, пешкән әйберләрне турый торганы – аерым булырга тиеш. Аш пешерүчегә савыт-саба юа торган җирдә кулын юарга ярамый, аңа аерым кул юу урыны кирәк һ.б. Билгеле, бездә боларның берсе дә юк, чөнки районнан бүленгән акча юк. Моңа кадәр болай да җитәрлек сөйрәдем бит инде бакчаны. Кабат үз акчама өстеримме?

Мәгариф идарәсе җитәкчесе әйткән өч сәбәпкә дә әнә шундый аңлатмасы бар Валентина Хафизованың. Аларны тырнак астыннан казып чыгарылган кергә тиңли ул:

– «Үз теләгем белән эштән җибәрүегезне сорыйм» дигән гариза яздырдылар. Әстәгафирулла. Шушындый көннәргә калырмын микәнни, мондый оятсызлык була аламы, дип уйлый-уйлый яздым мин аны. Бер урында 27 ел эшләп, балаларга әдәп-әхлак тәрбиясе биргән кешене шулай урамга куып чыгаралармы? Алдан бернинди кисәтү дә булмаган килеш, кешене урамга болгап чыгарулары дөрес түгелдер, дим. Юньле хуҗа кыш көне урамга этен дә куып чыгармый, ә безнең Әлфәт Зыятдинович адәм баласын куды… Урлашып тотылган булсам, бер хәл – бер сәбәпсез бит. Ул саналган кимчелекләр берсе дә минем аркада түгел – район акча бүлеп бирмәү нәтиҗәсе…

«АЯЗ КӨННЕ ЯШЕН СУККАН КЕБЕК»

Гариза язса да, бу хәлләр күңеленә тынгылык бирми мөдирнең. Шушы мәсьәлә буенча район башлыгы янына керә ул.

– 27 ел эшләгәч, урамга чыгарып аттылар бит, дидем. Ул «начальник»ны чакырып кертте дә, без сөйләшкәнгә әллә ни исе китмичә, өстәл астына качырып, телефонын «ышкып» утырды. Нәрсәдер эзли телефоныннан – бездә гаме дә юк. Үзе янында озак тотмады, «Болай калдырып булмый бу хатынны, эш табарга!» – диде дә, чыгарып җибәрде. Мине элеккеге вазыйфама кайтару буенча бер сүз дә булмады

Мәгариф идарәсе җитәкчесенә үпкәсе зур әңгәмәдәшемнең. Сармандагы бөтен мәгариф системасын әвеш-тәвеш китерүдә гаепләде аны Валентина Хафизова. «Бер мин генә түгел, әллә ничә мәктәп директорын да эшеннән алып атты, бөтен җирдә переворот ясап бетерде», – диде ул әлеге уңайдан. Мондый эштән алу һәм кую белән шөгыльләнергә яратучы җитәкчеләр турында моңа кадәр дә ишеткән бар иде. Кәнәфигә яңа гына килеп утырган чорларында аеруча мавыга алар бу эш белән. «Искелек калдыгыннан» котылырга кирәк бит. Билгеле, район башлыгы кушкач, эштән куылган мөдиргә берәр штат табар Әлфәт Зыятдинович, тик менә ул эш урыны кайдан булыр бит әле? 30 чакрым ераклыктагы берәр авылданмы, әллә гади тәрбияче эше бирерләрме? Тегесе дә бусы да 27 ел мөдир булган кеше өчен мыскыл итү булачак. Чит авылга барып эшләр өчен бит ким дигәндә үз машинаң булу һәм аны йөртә белү кирәк. Минем бу фикерләрем белән Валентина Хафизова үзе дә килеште:

– Үзем дә шулай булыр дип уйлыйм. Ике очракта да баш тартачагым көн кебек ачык. Ә инде баш тартам икән, «Без аңа эш тәкъдим иттек – үзе бармады», – дип җавап бирергә кулай булачак, – ди ул. – Әле шушылай бомж хәлендә чыгарып атулары бер хәл, мине бу ситуациядә ялганчы итеп тә калдырдылар бит. Район башлыгы янына кергәч, мәгариф идарәсе җитәкчесе әйтә: «Мин аны эштән кумадым, гариза язарга кушмадым – ул үзе китәргә теләк белдерде», – ди. 52 яшьлек җитәкче үз теләге белән эштән китә димени – пенсиягә чыгар вакыты җиткәч? Күзен дә йоммыйча, шулай алдашып утыруы бик рәнҗетте, – ди ул.

Гади халыкның фикере белән хакимияттәгеләр бик санлашмаса да, бу язмада аларның да фикерен китерергә булдык. Нөркәйлеләр өчен Валентина ханымның куылуы – башка сыймаслык хәл булган. Без бу хәлгә риза түгел, ди халыкның күпчелеге. Кече Нөркәй авылында яшәүче Нәсимә апа Мостафинаның, мәсәлән, 6 оныгы да шушы җитәкче кул астында тәрбияләнгән. Һәм шуңа күрә дә бу яңалыкны аяз көнне яшен сугу кебек кабул иткән ул:

– Бик әйбәт эшли иде Валя, балаларны какмады, сукмады, урыннары чиста, йоклаталар, ашаталар, урамга алып чыгалар, мин аннан бер гаеп тә тапмыйм, апаем. Дөрес түгел инде бу – кешене пенсиягә чыгар алдыннан эштән куалармыни?! Ул бит эчеп-тузып йөргән кеше түгел, авылда үрнәк хатын. Нишләп алай иттеләр икән диештек инде барыбыз да…

ҖИТӘКЧЕНЕҢ ТОЗСЫЗ ЯЛГАНЫ

Язманы әзерләү барышында мәгариф идарәсенең яңа җитәкчесе боерыгыннан зыян күрүче тагын бер кеше белән аралаштым. Әлфирә ханым Шәрифуллина озак еллар буе мәгариф идарәсендәге мәктәпкәчә яшьтәге балалар тәрбияләнүче оешмаларны күзәтүче бүлектә баш белгеч булган. Ләкин яңа җитәкче озак тотмаган аны.

– Безнең идарәдәге белгечләрне, ничәмә-ничә мәктәп директорын эштән китәргә мәҗбүр итте бит инде ул. Бер фамилияне ала да, эштән үз теләге белән китүе турындагы гаризаны яздыртмыйча туктамый – каныга да каныга, психологик басым ясый. Эшләргә ирек бирми. Эштән киткән бөтен кеше дә бик рәнҗи аңа. Инде педагоглар дер калтырап тора: «Бүген эшкә киләбез, иртәгә ни буласын белмибез», – дип бик борчылалар. Валентина Хафизованы да бер гаепсезгә җибәртте ул. Мөдир буларак, Хафизованы яхшы кеше иде дип беләм. Эшенә бик нык җаваплы карады, булсын өчен йөрде. Бакчада табылган бер генә кимчелек тә аның гаебе белән түгел, акча булмаганлыктан. Болай да акчасы булмаган килеш бәдрәфләрне эшләде, бәдрәф кәгазенә дә, порошокка да акча бюджеттан бирелмәде аларга: барысын да үзләренең акчаларына сатып алалар иде. Шундый җитәкчене куып чыгаралармы соң, йә?

Әлфирә ханымның бу соравы минем үземә дә бик кызык иде. Әгәр халыкны зар елаткан, балаларга дип кайткан ризыкны өенә ташыган җитәкче булса, бер хәл – үз кесәсеннән акча чыгарып, бакча ремонтлаттырган кешегә рәхмәтне шулай әйтәләр микән? Бу кешене файдалану белән бер инде… Тик минем сорауларыма мәгариф идарәсе җитәкчесе Әлфәт Сабиров бик кыска гына җаваплар бирде. Һәм шунысы кызык – ул җавапларның ялган булуы да көн кебек ачык иде.

– Валентина Хафизованы беркем дә эштән җибәрмәде, ул үз теләге белән гариза язды. Ул сезгә нинди сәбәпләр санап күрсәткәндер, анысын мин белмим. Факт шундый: 20нче октябрьдән мине эштән җибәрегез, дип гариза язды, мин аңа кул куйдым. Бу аның үз кулы белән язылган документ. (Үз кулы белән язылган гариза ул әле үзе теләп язган гариза дигән сүз түгел бит. Үз теләге белән эштән җибәрелгәнгә күрә, журналистларга кадәр чыгып, гаделлек табарга ярдәм итүләрен сорыйдыр инде…– А.З.)

Район башлыгы Валентина ханымга яңа эш табарга кушкан булган – нинди тәкъдимнәрегез бар?

– Аңа башка садикта тәрбияче эше тәкъдим ителәчәк. Зур Нөркәйдә түгел, башка садикта.

Сезнең турыда Сарманда начар сүзләр йөри – мәктәп директорларын бер сәбәпсез, мәҗбүриләп, эштән җибәрәсез икән. Андый зыян күрүчеләр бик күп диләр…

– Бу – дөрес сүз түгел, ник болай дип әйткәннәрен белмим. Андый гына алышынулар һәрдаим булып тора.

Кыскалыкта осталык. Әнә шулай оста җаваплары белән шактый четерекле мәсьәләгә ике минут эчендә нокта да куйды Әлфәт әфәнде. Тик әле бу вакыйганың башы гына. Мәҗбүри эштән җибәрелгән бакча мөдиренә чынлыкта нинди эш тәкъдим итәрләр – шунысы кызыксындыра. Сарманда тагын ничә мәктәп директоры эш урынын алыштырыр – бу да билгесез. Шушы темага якын арада кабат әйләнеп кайтырбыз дип уйлыйм. Һәм алга таба гариза язучыларга киңәшебез: язмагыз гаризагызны, үзе теләп язды, дигән ат алмас һәм алга таба хокукларыгызны дауларга җиңел булсын өчен…

Безнең гәҗит

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий