Салават белән Гүзәлем нигә Миңтимер Шәймиев районына барырга курка?

Җырчылар ГҮЗӘЛЕМ белән Салават МИҢНЕХАНОВ узган елгы концертларын икесе генә ерып чыкты (сәхнә артындагы команданы санамыйча, әлбәттә). Икесе алып та бардылар, икесе генә җырладылар да, сәхнәдә алардан кала катыргыдан ясалган музыкантлар һәм компьютерлар гына «басып торды». Җырчы күлмәген алыштырган арада йомры сүзен сөйли торган алып баручыга, яшь тал агачы кебек селкенеп, бэк-вокал башкаручы чибәр кызларга, концерт дәвамында ике-өч тапкыр булса да чыгып кергән биючеләргә күнеккән татар эстрадасы өчен яңалык иде бу. Ә быел Гүзәлем белән Салават икенче төрле «мөгез» чыгарырга уйлаган. Узган елгы өчен дә булсын, дигәннәр, күрәсең: сәхнәгә берьюлы 15 музыкант белән чыгачаклар.

«Тере тавышлы» концерт дип атый аны җырчылар үзләре. Оркестрга кушылып, үз тавышлары белән җырлаячаклар ягъни. Фонограммага авыз ачып торучыларга ияләшкән тамашачы өчен монысы да зур яңалык булырга охшаган. Гүзәлем белән Салават Миңнеханов әңгәмәне дә шушы мәсьәләгә ачыклык кертүдән башлады:

– Чит ил яки урыс эстрадасында үзен хөрмәт итә торган бер генә артист та, флешкасына «плюсовка» тутырып алып килеп, концерт куймый. Оркестрга кушылып җырлыйлар. Ә ни өчен татар эстрадасында да шулай булмаска тиеш әле? Дөрес, бу бик чыгымлы эш, тамашачы кабул да итеп бетермәскә мөмкин. Шулай да без алынып карарга уйладык. Бер урында гына таптанып торып булмый, без үсәргә тиеш бит. Мондый концерт оештыру Гүзәлемнең идеясе иде. Нәрсә килеп чыкканын Мөслим, Сарман, Азнакай, Чаллы тамашачысы үз күзе белән күрде инде. Ә Казан 21нче ноябрь 18.30 сәгатьтә Филармония концертлар залында күрәчәк.

– Узган ел компьютерлар иде, быел – чын музыкантлар. Техника белән эшләве кыенракмы, әллә тере кешеләр беләнме?

Салават: – «Телепортация» дип аталган былтыргы программабыз тулысынча компьютерга бәйле иде. Ә техниканың киреләнә торган гадәте бар. Әз генә көйсезләндеме бөтен концерт күккә очты дигән сүз. Иртәгә концерт буласы дигән көнне ноутбугыбыз янып чыгып, төне буе яңа техника эзләп, чүт кенә тамашабыз өзелми калган иде бит инде. Шөкер, яңа ноутбук табылды, программабыз маҗараларсыз гына үтте. Ә быел – тере кешеләр. Аларның да «ватыла» торган гадәте бар. Әле менә барабанчы егетебез авырып киткән иде. Аннан башка репетиция ясап карыйбыз – көтелгән нәтиҗә килеп чыкмый. Бөтен уен коралы бер булып эшләгәндә генә оркестр була бит инде ул. Аптырагач, барабан артына үзем утырып карадым (көлә). Авырмас өчен музыкантларыбызга калын киенеп йөрергә куштык инде.

Гүзәлем: – Узган ел репетицияләр безнең өйдә узган иде. Рәхәт бит: аппаратураны көйләп куябыз да рәхәтләнеп җырлыйбыз. Тамак ачса да ерак барасы түгел – суыткычта үзем пешергән ризык. Ә быел 15 кешене өйгә сыйдырып булмады (көлә). Казанда репетиция ясар өчен студия тапмадык, шуңа күрә «Сафари» инструменталь ансамбле музыкантлары янына Чаллыга барып йөрдек. Атнага ике-өч тапкыр репетиция, димәк, атнаның ике-өч көнен юлда үткәрдек. Номерларны кабатлап бетереп, кабат Казанга килергә чыккач, юлда «бөке»дә утырган чаклар да аз булмады. Андый очракта репетиция машинада дәвам итә инде.

– Узган ел концерт программасы белән Актанышка да барган идегез. «Нибары 50 кеше килде, тик энергетикасы буенча иң шәп концерт булды ул», – дип сөйләгән идегез аннары. Рәхәт булган җиргә кайтасы килеп тора. Ә сезнең быелгы концерт маршрутында Актаныш юк…

Салават: – Үзегез уйлап карагыз: быел да шул чама гына кеше җыелган булып, аларга концерт бирү өчен унбиш музыкант белән килеп төшү отышлы булмас иде. Аның каравы быел маршрутта яңа районнар бар. Әйтик, Лениногорск. Анда бер тапкыр да, ялгышып кына да чыгыш ясаганыбыз юк иде безнең. Нинди тамашачы икәнен дә белмибез. Концерт белән килүебезне сорагач, курка-курка гына ризалашкан идек. Берәр атна үттеме икән, шалтыраттылар: «Сез әзерләп биргән билетлар сатылып бетте, тагын кирәк!» Үзебез өчен дә гаҗәп хәл бу, шуңа анда буласы концертны дүрт күз белән көтәбез.

– Икегез дә җырчы. Сәхнәдә кысан түгелме соң?

Салават: – Бу сүзне туры мәгънәсендә карасак – кысан. Бер кечкенә генә сәхнәгә унбиш музыкант сыешу бик кыен икән (көлә). Ә җитди итеп әйткәндә, Гүзәлем белән икебез бер өлкәдә эшләү киресенчә рәхәт кенә. «Хатыным яки ирем мине аңламый», – дип баш ватасыбыз юк.

– Банкетлар да алып барырга өлгерәсез. Хәләл туй уздыручыларга махсус ташлама да игълан иткәнсез, дип ишеттем әле.

Салават: – Без әкренләп хәләл банкетлар гына үткәрүгә күчеп барабыз. Бик теләсәк тә, кисәк кенә күчеп булмый шул, әкренләп эшләнелә. Туйны алып бару турында сөйләшкәндә яшьләргә: «Өстәлгә аракы куймасагыз, ташлама ясыйм», – дип әйтеп куям. Икеләтә оталар: безгә дә азрак түлиләр, эчемлеккә дә акча тотылмый. Колак сала яшьләр. Аракысыз туй үткәрү торган саен популярлаша бара.

– Гади кешедән йолдыз ясавыгызны дәвам итәсез. Клипларыгызны әйтәм. Балтач сыер савучылары – йолдыз, Азнакайда яшәүче әби белән бабай – йолдыз. «Син һәм мин» җырына төшерелгән яңа клибыгызда агросәнәгать паркында эшләүчеләрне дә йолдыз ясагансыз…

Салават: – Ул клипның сценарие күптән язылган иде инде: агропаркта җыештыручы булып эшләүче егет шунда сатучы булып эшләүче бер кызга гашыйк була, алар арасында мәхәббәт уты кабына һәм барысы да әкияттәгечә матур төгәлләнә. Без бит башка артистларга да клиплар төшерәбез, бу сценарийны да берничә җырчыга тәкъдим итеп карадык. Тик берәү дә ошатмады. Кемнең инде җыештыручы яки сатучы ролендә төшәсе килсен, барысының да матур киемнән пляжда йөрисе, йә затлы машинада җилдерәсе килә. Ә идея шәп иде! Шуңа аны кешегә әрәм итмәскә, үзебезгә төшерергә булдык. «Син һәм мин» җыры туры да килеп тора иде.

Гүзәлем: – Бу клип чын мәгънәсендә интернациональ булды безнең: татар, урыс, төрекмән, әзербайҗан кешеләре катнашты. Төп рольне уйнаган сатучы апа агропарк йолдызына әйләнгән икән, бөтен кеше танып исәнләшә, ди.

Салават: – «Хезмәттәшләрем» – җыештыру оешмасында хезмәт куючы егетләр дә, мине күргән саен, кул биреп исәнләшә. Клипларда мотоцикл, җиңел машина, «Жигули», ат, трактор, самолет йөрткәнем бар иде, хәзер менә идән юа торган машина да йөртеп карадым инде (көлә).

– «Кил, кил» җырының клибында төшкән әби белән бабай турында да сорамый кала алмыйм. Исән-саулармы?

Гүзәлем: – Исән-саулар. Азнакайга кайткан саен, Тәслия әби белән Ядкәр бабай янына кереп чыгарга тырышабыз. Без аларга бер кап кәнфит тотып керәбез, ә алар каз, сөт, тагын әллә ниләр төяп җибәрә. Шуңа күрә аларга хәл белешергә керергә аеруча яратабыз.

Безнең гәҗит

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий