Чаллы-Зәй трассасында юл һәлакәте: йөк машинасы белән трактор бәрелешкән

Чаллы-Зәй трассасында ике транспорт чарасы катнашында юл-транспорт һәлакәте булган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

24 ноябрь төнендә трассаның 5нче чакрымында “МАН” йөк машинасы һәм “Кировец» тракторы бәрелешкән. Һәлакәт урынына килгән коткаручылар түгелгән нефть продуктларын юдырганнар.

Һәлакәт нәтиҗәсендә 62 яшьлек йөк машинасы йөртүче зыян күргән. Аның сул колагы һәм баш түбәсе җәрәхәтләнгән, ул хастаханәгә барудан баш тарткан. Трактор йөртүче шулай ук җиңелчә генә җәрәхәтләнгән.

Татар-информ

Бәйле