Гомер буе җиңүче булу ничек икән ул? «Ел гаиләсе» бәйгесендә җиңгән Хәбиевлар белән танышу [фото]

Быел Россиядә тәүге тапкыр «Ел гаиләсе» бәйгесе игълан ителде. 77 регионның 286 гаиләсе арасында Чаллыда яшәүче Дилүзә һәм Руслан ХӘБИЕВләр гаиләсе дә бар. 

Дилүзә… Аны беренче мәртәбә күрүем хәтердә. Болын кадәр өй (килеп керүгә, нишләптер, шәһәр фатиры икәне онытылды), бертуктамый чыр-чу килгән бала-чага һәм озын ефәк күлмәк кигән сылу гәүдәле, нечкә билле Дилүзә. Ниндидер фильм төшерергә җыенганнар да, безне бу өч баланы Дилүзәнеке дип ышандырырга тырышалар, диярсең. Ә безнең ышанасы килми!

Әнисе Зиләрә апа Дилүзәнең нинди эш-мәшәкатьләр белән йөргәнен сөйли башласа, шаккатып тыңлыйм. Дилүзә авыру балаларга ярдәм итү өчен хәйрия концерты оештырганмы? Дилүзә Казанда «Нечкәбил» бәйгесендә катнашырга җыенамы? Дилүзәләр, «Чулман кызлары» триосы белән Чаллы татар драма театры бинасында концерт куячаклармы? Дилүзә бер авыру баланы Мәскәүгә операциягә алып киткәнме? Дилүзә­ләр Пермьгә «Идел буе» округының «Уңышлы гаилә» бәйгесендә катнашырга барачакмы? Алла ярдәм бирсен инде үзегезгә, Зиләрә апа! Чөнки беләм, бу бәйге-чаралардан әни кеше – Зиләрә Имаметдинова да,  Дилүзә­нең кыз туганы – Зилия дә (Dance-show «Axel» бию төркеме җитәкче­се) читтә калмаячак, Дилүзәнең ире Руслан, сәхнә кешесе булмаса да, хатынының бетмәс-төкәнмәс идеяләренә барыбер иярәчәк. Балалар турында әйтеп тә торасы юк. Бертуган энеләре, Казанның Яшь тамашачы рус театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов­ның да, хатыны Лилияне ияртеп, теләктәшлек йөзеннән килеп җитүе мөмкин әле. Дилүзә белән Руслан «Россиянең иң яхшы гаиләсе» бәйгесендә «Гаилә – традицияләр сакчысы» номинациясендә катнашалар икән, монда шушы берничә буынны бәйләп торган бердәмлек тә, туганнар арасындагы искитмәле мөнәсәбәт тә, һәм, әлбәттә, безнең гомуми милли традицияләр дә чагылыш тапкандыр.

Барысы да «Нечкәбил»дән башланган. Узган 2015 елда Дилүзә республикакүләм «Нечкәбил» бәйгесендә катнашырга ниятләгән. Гомумән, бәйгеләр турында сүз алып барганда, еш кына: «Иң мөһиме – катнашу» дигәннәрен ишетергә туры килә – тик Дилүзә болай дип гомердә дә әйтмәячәк. «Бәйгедә катнашасыңмы – җиңәр­гә кирәк!» – диячәк ул. Җиңү өчен, әлбәттә, җиңәрлек итеп әзерлә­нергә кирәк. Менә шунда башлана инде, кем әйтмешли, йокысыз төннәр. Дилүзә үзе – Чаллының «Чишмә» халыклар дуслыгы йорты солисты, «Чулман кызлары» өчлеге җырчысы, нәфис сүз остасы, кыскасы, һөнәрләре җитәрлек. Әмма «Нечкәбил» җыр яки нәфис сүз бәйгесе генә түгел шул. Монда син гаиләңне дә җәлеп итәргә, уңган-булган заманча хатын-кыз (!) булуыңны дәлилләргә тиеш. Әйткәнемчә, мәдәнияттән ерак торган Русланны сәхнәгә чыгарга үгетләү өчен генә дә, сәхнәгә чыгарлык итеп әзерләү өчен генә дә күпме көч һәм… дөресен әйткәндә хатын-кыз зирәклеге кирәк. Ә бу тамашаларга балаларны да катнаштыру өчен… Ярый олы уллары Эрнест – зур егет, 14 яшьтә, Зилия апасы җитәкләгән бию төркеменә йөри, шәһәркүләм «Татар малае» бәйгеләрендә катнашып, призлы урыннар алып килә. Кыскасы, сәхнәгә чыгарга әзер. Калганнары әле кечкенәрәк бит – Искәндәргә нибары – 7, Ясминәгә 4 яшь. Әмма, шуңа карамастан, чыгышны бөтен гаилә катнашырлык итеп әзерлиләр. Тамашаны тулысы белән гаилә традициялә­ренә бәйлиләр. Дилүзә (дөресрәге, Дилүзәләр) бүген ни өчен сәхнәдә? Чөнки әтиләре – мәрхүм Риф абый Имаметдинов (гомерен шулай ук мәдәнияткә багышлаган кеше, һөнәре буенча режиссер, нәфис сүз остасы, кайчандыр Чаллыда бик популяр булган «Автозаводчы» клубы директоры, шәһәр мәдәният-сәнгать идарәсендә, Чаллы телевидениесендә баш белгеч булып эшләгән) аларга мәдәният юлыннан барырга киңәш биреп, нәсыйхәт әйтеп калдырган.

…«Нечкәбил»дә Дилүзә җиңү яулый. Хәер, ул үзе бу турыда сөйләгәндә: «Бердәмлек җиңде», – диячәк, чөнки Дилүзә оештырган тамашада аның гаиләсеннән, туганнарыннан тыш, күпсанлы дуслары – Чаллының иҗат коллективлары да катнаша. Әйтик, «Болгар» ансамбле оркестры, «Земляничка» балалар бию ансамбле, «Axel» бию төркеме… Дилүзә­нең эш урынында – «Чишмә» халыклар дуслыгы йортында һәм шәһәр мәдәният идарәсендә аңа ихлас күңелдән уңышлар теләп торалар. «Нечкәбил»дән соң тынычланырга да өлгермиләр, Татарстанның ЗАГС Идарәсеннән шалтыратып, Хәбиевләргә Пермь өлкәсендә узачак «Уңышлы гаилә» дип аталган бәйгедә катнашырга тәкъдим итәләр. Жюри әгъзала­рының берсе – актриса, телевизион тапшырулар алып баручы Яна Поплавская аларның чыгышын югары бәяләп: «Татарстан башкалар да омтылырга тиешле дәрәҗәне күрсәтте», – ди.

Социаль мәсьәләләр, дигәннән… Дилүзәне мин, беренче чиратта, хәйрия концертлары оештыручы, «Җылы куллар» инициатив төрке-ме лидеры буларак белә идем. Чаллыдан һәм Түбән Камадан бер төркем татар-рус артистларын бергә туплап, сәхнәсен-залын-тамашачысын табып, бик җиренә җиткереп оештыралар иде алар әлеге концертларны. (Бервакыт концертны танылган актриса, үзе дә хәйрияче Чулпан Хамато-ваның тамашачыларга видео-мөрәҗәгате белән дә башлап җибәргәннәр иде – монысы ул чакта Мәскәүдә Милләтләр театрында режиссер булып эшләгән Туфан идеясе булгандыр.) Тик моның белән генә эшләрен беткәнгә санамыйлар. Җыелган акчаның адресатына – ярдәмгә мохтаҗ авыру балага барып җитүенә дә, иң мөһиме – аның файдага тотылуына да ирешәләр! Шушы хәйрия акчасына бервакыт Артур исемле яшүсмерне Мәскәүгә операциягә алып киткән иде бит инде Дилүзә. Кеше баласын мондый сәфәргә алып бару өчен күпме батырлык кирәк? Үз балаларың да сине зарыгып көтеп торуын исәпкә алсак, күпме сабырлык… Рәхмәт хатынын һәрчак аңларга тырышкан Русланга. Ничек кенә булмасын, Ходайга шөкер, аларның тырышлыклары бушка китми, операция уңышлы чыга…

Дилүзә ярдәм иткән кешеләр уртак танышларыбыз арасында тагын да бар әле. Тик Дилүзә бу турыда сөйләшә башлауга, мине шып туктата:
– Кирәкми, – ди. – Бу турыда сөйләшмибез, яме! Татар телендә нинди мәкаль бар әле? Яхшылык эшлә дә суга сал, диләрме?

Дилүзә белән сөй­ләш­кәндә мин үземнең дә гел дөрес үк яшәмәвемә инанып утырам әле: бүген ул әнә инглиз теле өйрәнә, рәсем түгәрәгенә йөри. Мин: «Олылар өчен бар микән ул шундый түгәрәкләр?» – дип уйлап-хыялланып йөргән арада, Дилүзә инде картина да язып өлгергән. Руслан исә мотоцикллар, дөресрәге, байкерлык хәрәкәте белән мавыга башлаган. Уртак кызыксынулары исә – һәртөрле психологик тренинглар. Тренинг­ларның исемнәренә генә игътибар итегез сез: «Үзгәрешләр чоры», «Мөмкин булмастай эш тә мөм­кин». Балаларга да (яхшы мәгънә­дә) бер тынгы юк. Эрнест, әйткәнемчә, биюче; Искәндәр белән Ясминә рәсем түгәрәгенә йөргәннәр, бүген «Хәзинә» дип аталган мөселман балалар түгәрә­гендә шөгыльләнә­ләр икән. «Ничек кинәт кенә мөселман түгәрәге?» – дияргә ашыкмагыз. Беренчедән, әбиләре тәрбиясе дә тәэсир итми калмыйдыр – Зиләрә апа күптән намазда. Икенчедән, бу урында Дилүзә белән Русланның мәхәббәт тарихын да сөйләми булмый. Дилүзәнең беренче ире чуаш милләтеннән була. Гаиләләре таркалгач, Дилүзәнең булачак тормыш иптәшенә таләпләре дә үзгәрә – ул һичшиксез татар, һәм һичшиксез мөселман булырга тиеш. Ә аны яратып йөрүче егет – Руслан, кирәк бит, керәшен татары! Дилүзә өчен, мәхәббәт хакына, ислам динен кабул итә Руслан. Бүген инде ул биш вакыт намаз укый. Сүз уңаеннан… Язмышы башта хаталырак язылса да, Дилүзәнең күңелен­дә бүген һичнинди үкенеч юк.

– Без әнидән тормышка җиңел­рәк карарга өйрәнеп үстек, – дип сөйли Дилүзә. – Уңай мәгънәдә – җиңел! Вазаны төшереп ватабызмы, гөл савытын аударабызмы, өчле алып кайтабызмы – әни борчылганын сиздерми иде: «Әйдә, ярар, баш бәласе түгел!» – ди дә, ансат кына «үтә дә китә». Безнең балалар да шулай – иреклерәк булып үсә. Алар обойга рәсем ясый, өйдә роликта йөри… Аннары, балалар белән күбрәк сөйләшергә тырышабыз. Мин синең әниең, син әле бала гына дип түгел, тиң күреп…

Тормышка җиңелрәк карау, дигәннән, Зиләрә апаның тәрбиясе, чыннан да, диссертация язарлык тәрбия бит аның. Ялгыш төшереп ватылган вазага игътибар бирмәскә мөмкин әле ул (әйе, ул бит әйбер генә!), ә менә балаларның гомерен бушка сарыф итү­гәме? Кечкенәдән үзенекеләрне җитәкләп һәртөрле түгәрәкләргә йөртә башлый Зиләрә апа. Һәртөр­ле диюем дә әле очрак-лы түгел. Бу да үзенчә бер методика. Бала төрле яклап үсәргә – җырлый да, бии дә, шигырь дә сөйли белергә, өстәвенә, әле музыка коралында да уйнарга тиеш. Үз балаларына да шул ук таләпне куя ул, өстәмә белем бирү педагогы буларак, үз төркемендә шөгыльләнүче балаларга да. Улы – Туфаны турында әнә нәрсә сөйли: «Үземнең җыр түгәрәгенә дүрт ел йөрде», – ди.

Нәрсәсе кызык: 5-6 нчы сыйныфларда укыганда көтмәгәндә җырлый башлый Туфан. Һәм башта шул түгәрәктә өйрәнгән җырларын башкара. Төп геройларыбыздан читкәрәк китү булса да, әйтим: Туфан Мәскәүдә ГИТИСка укырга кергәндә кабул итү комиссиясен җиде телдә (шул исәптән татарча да) җырлап шаккаттыра. Имаметди­новлар гаиләсенең тагын бер кызыклы хатирәсе – тальянчы Зиләрә апа, өйләнешкәч, Риф абыйны да тальянда уйнарга өйрәтә. Алар тагын бер тальян сатып алырга дип тальян ясау остасына баралар һәм бөтен гаиләгә җитәрлек итеп, берьюлы биш тальян алып кайталар.

Дилүзә белән без әле һаман балачак истәлекләреннән арына алмыйбыз. Бервакыт әнисе белән нәфис сүз бәйгесенә барганда, егылып, аягын авырттыра кыз. Тик бу аларны ярты юлда туктаткандыр дисезме? Сынганмы-сынмаганмы, дип куркышып алалар да, берни булмагандай юлларын дәвам итәләр. Дилүзә бик матур чыгыш ясый ул көнне һәм, әлбәттә, беренче урынны ала. Менә шушы була инде максатчан төстә җиңүче тәрбияләү үрнәге.

Мәктәпне тәмамлагач та, кызларга нинди һөнәр сайларга дип баш ватарга туры килми. Ничектер үзеннән-үзе аңлашыла бу. Дилүзә дә, Зилия дә Мәскәү мәдәният университетын тәмамлыйлар.
Зилия Имаметдинова оештырган бию ансамбле быел инде 15 еллыгын билгеләп үтә.


Дилүзәгә акча мөнәсәбәтләре, дөресрәге, гаилә бюджетын ничек тотулары турында сорау бирмәсәм, мин, әлбәттә, хатын-кыз да булмас идем. «Русланның күпме акча эшләгәнен белмим, – дип җавап бирә ул миңа, бик әһәмиятсез нәрсәләр турында сүз баргандай. – Хәер, ул да минекен белми. Һәм кызыксынмыйбыз да. Руслан гаи-ләнең бөтен чыгымнарын күтәрә, минем акчаны күбрәк сәяхәтләргә тотабыз. Без бөтен гаилә белән сәяхәт итәргә яратабыз. Болай сәүдә үзәкләрендә йөрүне өнәп бетермәсәк тә, чит илгә баргач, һәр халыкның милли киемнәрен, сувенирларын җыеп кайтабыз…»

Дилүзәнең гаиләсенә һәм рәсми эшенә кагылышы булмаган тагын бер мавыгуы – «Чулман кызлары» триосы. Чаллы татар драма театрының атказанган артистлары Чулпан Садыйкова, Энҗе Шиһапо­ва­дан һәм Дилүзәдән торган бу өч кешелек иҗади төркем 2005 елда оеша.

Ансамбль бүген дә яши, алар шәһәркүләм концертларда даими чыгыш ясыйлар. Төркем һәрвакыт Илгиз Закиров, Лилия Тарханова, Зөләйха Минһаҗева кебек, Чаллы авторларының җырларын башкара. Һәм «Чулман кызлары» концерт тамашаны, һичшиксез, нинди дә булса сюжетка кора. Үзенчәлекле татарча мюзикл килеп чыга.


Россиянең традицияләрне саклаучы гаиләсе, чыннан да, Хәбиевләр кебек – эшлекле, кызыксынучан, милли йөрәкле һәм бердәм булырга тиештер. Күпмилләтле илебездә безнең – татарның кадерләп саклар кыйммәтләре, дөрестән дә, күбрәк бит ул. Ул буыннан-буынга күчеп килгән милли һәм дини йолалар, ул татар мәдәнияте, һәм хәтта – туган тел…

Авырулар белән аралашып яшәү күп нәрсәне аңларга булыша аңа. Баксаң, бу язмыш сынавын да төрлечә киче­рәләр икән бит кешеләр! Кемдер барыбер дөньяга, кешеләргә үпкә сакламый, өмет белән, ачык күңел белән яшәвен дәвам итә, икенчеләр гел моң-зарга күмелә, үз хәленнән хәтта ничектер файдалана ук башлый. Кагыйдә буларак, оптимистлар тизрәк савыга.

Аннары, көтмәгәндә чирләп китү үзе дә төшенкелеккә бирелү бәласе түгел микән? Бар бит ул тормыштан гел канәгатьсез кешеләр. Йә акча җитми, йә игътибар җитми, дип, үзен бәхетсезгә санап яшәүчеләр. Аларга, мөгаен, тормыштан ямь эзли белү, ягъни хәрәкәт итү җитмидер. Хәрәкәттә – бәрәкәт!

Бәйле