Авыл балалары БДИны югары баллга бирә, ә белемнәре бармы?

М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты ректоры Виктор Садовничий Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильевага тәкъдим белән чыккан. ТАСС хәбәр итүенчә, ректор министрдан югары уку йортларына үзләренең эчке кабул итү имтиханнарын уздыруны рөхсәт итүне сорый.

“Моңа әзер булган югары уку йортларына язма рәвештә үзләренең бер имтиханын үткәрергә рөхсәт итегез. Минем фикеремчә, бу безнең өчен мөһим. Бездә өч күрсәткеч була: БДИ нәтиҗәләре, без олимпиадаларда җиңүчеләрне алабыз һәм бөтен фәннәрдән дә үзебезнең язма имтиханыбызны үткәрәбез. Дөресен генә әйткәндә, әлеге имтихан барысын да үз урынына куя. Бигрәк тә инженерлар әзерләүче югары уку йортларында”, — ди Виктор Садовничий.

Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева әлеге тәкъдимне кабул иткән. “Виктор Анатольевич миңа бик дөрес тәкъдим белән мөрәҗәгать итте”, — ди министр. Әмма әлеге имтиханны уздыруга берәүне дә мәҗбүр итмәячәкләрен билгеләп үтте.

“Беренче чиратта медицина белгечләре, инженерлар әзерләүче һәм педагогия югары уку йортларына үзләренең эчке имтиханнарын уздыру хокукы бирү фикер алышуны таләп итә”, — ди министр.

Татарстан Фәннәр академиясенең медицина һәм биология фәннәре бүлеге әгъзасы, Казан дәүләт университетының фармакология кафедрасы мөдире Рамил Гәрәев фикеренчә, югары уку йортларына кабул иткәндә, имтиханнар, беренче чиратта, объектив булырга тиеш.

“БДИ ны мин үзем дә бик хуплап бетермим. Район, авыл җирлекләреннән имтиханнарын югары баллга тапшырган абитуриентлар килә, әмма кайчак бер нәрсә белмиләр. Шуңа да мин анда таләпләр объектив булуына бик ышанып бетмим. Язма имтиханны да нинди шартларда язулары мөһим. Объектив белемне күрсәтсен өчен абитуриент өчен кайсы ысул да әйбәт. Ләкин анда контроль булсын, читтән әйтеп торулар булмасын иде. БДИ да, күчереп язарга мөмкинлекләр бирелмәсә, анысы да яхшы. Хәзер технологияләр бик югары, шуңа да объектив булу кыенрак”, — диде академик. Ул шулай ук әңгәмә ысулының да кулай булуын искәртте.

Татар-информ

Бәйле