Нурзадә: «Әнинең Казансу буйларын карыйсы килгән иде, күрсәтә алмадым — үкенечем шул…»

Ноябрь башында Нурзадә Казанда зурлап туй уздырды. Бер гаилә өчен генә түгел – бөтен республикага! Гадәти ресторанда гына да түгел бит әле, Филармония сәхнәсендә. Җырчының быелгы концерт программасы «Туйга чакыра Нурзадә» дип аталды. //Безнең гәҗит//

Җиңел булмады бу концертны кую Нурзадәгә. 23нче октябрьдә көтмәгәндә әнисе вафат булды аның. Күптән түгел генә өченче инфарктын кичергән Рәмзия апаның йөрәге, 68 яше тулырга барлы-юклы бер ай калгач, тибүдән туктады. Ә 8нче ноябрьдә Нурзадә концерт куярга тиеш иде. Кайгы сөреме астында йөргән көннәрендә җырчы тамашачысын: «Концертны куя алырмынмы-юкмы – белмим», – дип кисәтеп тә куйды. Аны аңларга да була иде, әлбәттә: концертта шаярырга-көләргә кирәк, ә ике атна элек кенә әнисен югалткан кешенең шаярырга көче буламыни?! Тик Нурзадә тамашачысын кыен хәлдә калдырмады, билгеләнгән көнне концертын барыбер куйды. Без дә бардык аны тамаша кылырга. Концерт башланганчы рәтләр арасыннан: «Булдырырмы, ерып чыга алырмы, елап җибәрмәсме?» – дигән борчулы дулкын йөгереп үтте. Булдырды Нурзадә! Кайгысын эченә йотып, тамашачының күңелен күтәрде. Концерт ахырында тамашачы залында икенче бер дулкын узды: «Чын Артист икән Нурзадә, сынатмады!» Соңыннан Нурзадә: «Әти белән сөйләштем, ул: «Куй, кызым. Әниең дә шулай дип әйтер иде. Әниең куанып ятсын», – диде. Шуңа күрә концертны күчермәдем», – дип аңлатты.

3нче декабрьдә Рәмзия апаның кырыгын уздырдылар. Ә 4есе көнне Нурзадә туган авылы клубында әнисе истәлегенә концерт бирде. Рәмзия апа исән вакытта ук, хәйрия концерты уздырырбыз, дип планлаштырылган булган. Ул тәмамлангач, җырчы белән очрашып, гәп корып алдык.

Сүзне күңелсез темадан башлыйсы килми иде. Шуңа күрә әңгәмәне концерт турында сөйләшүдән башладык.

– Ничә ел туйлар алып баргач, анда төрле хәлләр булганын беләм бит инде мин. Хезмәттәшләр дә үзләре күргән-белгәннәр белән уртаклашып тора. Шуларның барысын бергә җыйнап, туйга пародия ясыйсы килде. Әйтик, концертта йомыкый ди-джей утыра ди. Тормышта да бар бит шундый эшенә җавапсыз караучылар. Тамаданы бар дип белмәгән кияү белән кәләшләр дә очрап тора. Администратор булып уйнаган артист килә дә: «Кайчан бетерәсез инде?» – дип сорый. Мин әйткәнне көтеп тә тормый ул, үзенекен тукып, китеп бара. Бар бит андый администраторлар! Нинди генә очрак булса да, тамада ерып чыга белергә тиеш, дип күрсәтергә теләдек.

– Тамаша башында: «Болар кияү ягыннан кодагыйлар, болары кәләш ягыннан», – дип таныштырдың. Үзеңнең туганнарың идеме ул, әллә өйрәтелеп куелган тамашачымы?

– Берсен дә өйрәтеп куймадык. Минем концертларга даими рәвештә йөри торган үз тамашачым бар. Алар ел да килә, гел беренче рәтләрдә утыра. Шуларны кода-кодагыйлар дип таныштырдым. Кияүнең әти-әнисен уйнарга тиешле абый белән апага гына сәхнәгә чыгып, бал-май каптырырга куштык. Алар – инде 11 ел бер дә калдырмыйча концертыма йөрүче кешеләр. Гел иң беренче булып билет алалар һәм гел беренче рәттән.

– Концертыңда бөтен тамадалар белән була торган хәлләрне күрсәттең, ә үзең алып барган туйларда нинди гадәттән тыш хәлләр булганы бар?

– У-у, бик еш булып тора алар. Бер тапкыр кәләшне көтәбез-көтәбез – юк та юк бу. Берзаман килеп керделәр. Аягын сындырган икән! Гипс салдырып килгән. Шаян кыз иде ул үзе: «Ачуланмагыз, уеннарыгызда катнаша алмыйбыз инде», – ди. Нинди ачулану, исән-сау утырып кына торыгыз, дидем.

Берсендә туйга килгән бер хатынны бәйрәм уртасында бәби табарга алып киттеләр. Бик каты сикереп биеп йөргән иде шул ул. Без туйны бетергәнче, тапты, дигән хәбәре дә килде аның.

Берсендә җәй көне Казандагы бер ашханәдә туй алып бардым. Бик эссе, коры көн иде дип истә калган. Күңелле генә узды, бетереп, урамга чыктык. Хәзер яшьләр һава фонаре очырырга булды. Очырдылар. Күршедәге тулай торакның түбәсенә менеп утырмасынмы фонаребыз! Янып тора. Аллаһ сакласын, дерт итеп кабынып та китә ала бит. Шуннан ирләр тиз генә түбәгә менеп, фонарьны очырып җибәрделәр инде.

Берзаман лимузиннар модада иде бит. Мин туйларын алып барырга тиешле кияү белән кәләш тә ресторанга лимузинда җилдереп килеп туктарга булды. «Бөке»гә эләгеп, сәгать ярым чыга алмый утырган болар! Лимузин озын булгач теләсә кайда борыла да алмый бит ул. Нишлисең, туйны башладык, җырладык-уйнадык инде. Сәгать ярымга соңга калып килеп кергән кияү белән кәләшнең беренче сүзе: «Лимузин алырга уйлаган көнебезне каһәрләдек», – дигән булды.

– Туйларны күп алып барасың, бер җирдә узган мәҗлес белән икенчесе арасында аерма бармы соң?

– Республика эчендә генә йөреп калмадым, Кулаткы, Шыгырдан, Түбән Новгород, Мәскәүгә дә барып җиттем инде мин. Аерма дигәннән, безнең якта хәзер заманча туйга күчтеләр. Әйтик, һәр кешегә котлау сүзе бирү бетте. Ун-унбиш кеше бергә җыелып чыгып әйтә. Ә читтә традицияне бозмыйлар. Мәсәлән, Шыгырданда ир-атлар һәм хатын-кызлар аерым утыра. Йөздән артык кеше була анда. Һәм һәрберсе басып, котлау әйтеп чыга! Төркемләп әйтегез, дигәнне ишетергә дә теләмиләр. Анда туйга кунаклар кичке 10да җыела гына башлый, мәҗлес иртәнге 4ләргә хәтле дәвам итә.

– Казандагы концертыңны башкарып чыгарга кайлардан көч таптың, Нурзадә?

– Дөресен генә әйткәндә, белмим дә. Ниләр сөйләгәнемне, ничекләр ерып чыкканымны хәтерләмим хәтта. Иҗатташ дусларым барысы да сәхнә артында торды: берәр хәл булса, минем урынга чыгып, концертны дәвам итәселәр иде. Җырларны ничек җырлаганмындыр, анысын да белмим. Ә хәзер менә кайбер җырларны башкара алмыйм – елата.

Әлеге концертымның сценариен әни әзерләгән иде бит. Гомумән, ул бик күп концертларга сценарийлар әзерләде инде. Иртәгә концерт буласы дигән көнне биш-алты тапкыр шалтыратып: «Бу әзерме, теге әзерме?» – дип сорашып торыр иде. Мин быел да концерт алдыннан күңелемнән гел әни белән сөйләшеп йөрдем. Әле һаман да сөйләшәм. Кайвакыт машинада барганда бармаклар үзеннән-үзе «Әни» дигән номерны җыя…

– Рәмзия апа турында интернетта да бик матур сүзләр яздылар, бик хөрмәт иткәннәр үзен…

– Әни бервакытта да тормыштан зарланмады. Коляскада утырса да, авылда ай саен узган урам концертларында жюрида утырды. Өч көн саен гала-концерт куйдылар. Ул югары белемле режиссер бит. Гомер буе клубта эшләде. Мин үземне белә башлаганнан бирле клубта үстем инде. Шулай да әни минем артист булуымны теләмәде. «Яшь чакта гына күңелле, олыгайгач авыр ул», – дия иде. Тик инде мин барыбер сәхнә юлын сайлагач, каршы килмәде, һәрчак терәк булды. Телевизордан карый да: «Нишләп бу күлмәгеңне кидең? Чәчеңне менә болай итеп куй. Болай эшләмә, килешми. Менә болай эшлә», – дип гел әйтеп тора иде. «Сәхнәдән тамашачыга артың белән борылып китмә, күп сөйләмә, сүзеңне уйлап сөйлә», – дигән төпле киңәшләрен биреп тора иде. Әни бик матур киенде, сумкасында һәрвакыт кершән белән иннек булыр иде. Хәтта больницага барганда да, нинди генә хәлдә булса да, иренен буямыйча бармый иде.

– Концертка әтиең дә килгән иде. Ул да юксына торгандыр Рәмзия апаны…

– Юксынмаган кая! Ул хәзер авылда үзе генә, иптәшкә мәчемне калдырдым инде. Әти: «Телевизорда карый торган бер нәрсә юк икән», – ди. Әни исән чакта телевизорны сирәк карадылар, вакытларын сөйләшеп, чәй эчеп, бергәләп нәрсәдер эшләп уздырырлар иде. Концерттан соң бер кочак чәчәк биреп кайтардым әле әтигә. Әнигә илтеп бирергә куштым…

Энем Ханты-Мансида яши. Аңа бигрәк тә авыр булды инде: әнине соңгы тапкыр май аенда күргән иде бит.

Минем дә үкенечләрем калды. Вафатына бер көн кала әнине кайтып күрдем, тик соңгы сулышын алганда янында була алмадым… Бер концерттан соң да әни белән фотога төшкәнебез булмаган икән. Анда чабышасың, берсе белән хушлашасың, икенчесен озатасың бит. Җәй көне әни: «Казансу буйларын бер күрәсем килә, бик матурайган икән», – дигән иде. Мин бишенче катта яшәгәч, миңа кунакка килә алмады бит ул. Яңа фатир алдым, беренче катта. «Хәзер, әни, син дә килә алачаксың инде», – дигән идем. Насыйп булмады. Казансу буйларын да күрсәтеп кала алмадым… Эш дип чабабыз да чабабыз шул. Якын кешеләребез мәңге яшәр кебек. Менә без дә, әни шундый актив булгач, аны шулай тиз югалтырбыз дип уйламаган да идек.

P.S. «Безнең гәҗит» редакциясе коллективы газета битләре аша тагын бер тапкыр Нурзадәнең һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклаша. Бу язмабыз да Рәмзия апаның рухына дога булып барып ирешсен иде. Нурзадә авыр вакытында янәшәдә булган дусларына, туганнарына, якын кешеләренә рәхмәтен җиткерә.

Бәйле