84 яшендә йортсыз калган Мөгәммәтгали абый: «Янгын сүндерү машиналары күршеләрне саклады…ә без яндык!»

Шәхси йортлар урнашкан Казан урамы буйлап башын түбән игән бер карт килә… Җыерчыклар белән бизәлгән куллары салкында кечерәеп калган кебек, тик суыкка исе дә китми: чират буенча, һәрбер капканы килеп кага ул. Аннан соң, кеше чыкканын көтә. Төрле чагы була: кайвакыт йорт хуҗалары билгесез капка кагучы янына шундук атылып чыгып җитә, ә кемнәрдер картның өмет белән караган күзләрен күрмәмешкә салынып, капканы бөтенләй ачмый… //Безнең гәҗит//

– Исәнмесез. Моннан ике ел элек безнең өебез янды. Бернәрсәсез калдык. Азрак ярдәм итмәссез микән? – сиксәннең өске ягына чыккан Мөгәммәтгали абый Мусин әнә шул рәвешле хәер сорашырга мәҗбүр. Гомерендә дә беркемнән бер тиен акча алмаган ул. 45 ел буе колхозда гади эшче хезмәтен башкарган. Тырышып-тырмашып яшәгәнгә күрә, бөтен нәрсәсе җитеш булган аның. Тик кинәт килеп чыккан бәла картны инде ике ел буе урамда акча теләнергә мәҗбүр итә. Әнә шулай ярдәм сораган вакытында таныштык без аның белән.

«ЕЛАУ ГЫНАМЫ СОҢ!»

Мөхәммәтгали абый гомере буе Биектау районының Мәмдәл авылында яшәгән. Бер ишек алдында ике йорты, шул ике йортны тоташтырып торган алагаем зур лапасы, ул лапас тулы терлек – барысы да үз көче белән тапкан әйберләре булган. Тик 2014нче елның 10нчы ноябрендә чыккан янгын карчыгын, балаларын һәм үзен урамда бер кат кием белән калдырган аның.

– Янгын ут чыбыгындагы кыска ялганыш аркасында чыккан диделәр. Төш вакыты иде. Мин хайваннарны ашатып йөрим – лапаста төтен чыкканын күрдем. Шунда ук өйгә торып чаптым, өйдә карчыгым, улым һәм килен бар иде. Алар да йөгереп урамга чыкты, хайваннарны коткару өчен бара башлаган идек – ут чолгап та алды. Сарай тулы печән – мизгел эчендә булды бу хәл. Бернәрсәне сүндерә дә, алып кала да алмадык, кычкырыплар яндык инде. Янгын сүндерү машиналары да килгән иде – алар күршеләрне саклады, шуңа күрә карап торып яндырдык, дисәм дә дөрес булыр. Әй сеңел! Йөрәкнең ничек әрнегәнен белсәң шул вакыт! Елау гынамы соң анда! Гомерем буена азапланып тапкан әйберләрем һавага очты. Бернәрсә калмады… – Ярдәм сорап килгән әңгәмәдәшемнең күзенә яшь бәреп чыкты. 84 ел буе яшәгән туган нигезен уттан саклап кала алмагач, Казанга күченергә мәҗбүр булган ул. Ятса – төшләренә, күзен йомса – күз алдына авылы урамы килеп баса, туган нигезе сагындырып үзәген өзә картның. Шуңа да, билгесез йортларның капкасын шакып, ярдәм эзли ул. Ут телләре юк иткән йорты урынына кечкенәрәк кенә ызба салырлык булса да акча җыя алмаммы дип өмет итә…

Мөхәммәтгали абыйның хәзерге вакытта кайда яшәве белән кызыксынам: Казанда фатир яллап тора икән. Карчыгы да, улы да, кызы да шунда ук яши. Булган хәлләр турында күбрәк сорашу һәм гомумән, урамда калган гаиләнең көнкүреше белән танышу өчен алар яшәгән фатирга бардым.

«ЭНЕМ УТ ЭЧЕНДӘ КАЛЫРГА ТЕЛӘГӘН»

Уңайлы гына фатирның ишек төбеннән Мөхәммәтгали абыйның кызы Филсинә апа каршы алды мине. Керә-керешкә, бүлмәләрендәге җиһазлары белән таныштырудан башлады:

– Янгыннан соң кешеләр әйберләтә шактый ярдәм итте: менә бу келәмне, бу телевизорны бирделәр. Диван өстенә җәелгән япма һәм менә бу юрган да шундый мәрхәмәтле бәндәләрнең ярдәме. Ә менә бу тумбочканы һәм шушы кер киптерү җайланмасын… чүплектән алып кердек. Барыбер ташланган бит, кемгәдер кирәге чыкмаган димәк… Чүплектән дигәч, шикләнмәгез, үскәнем…

– Сез нәрсә, Филсинә апа! Ояла торган әйбер түгел бит, ник акланасыз? Яшәү өчен көрәш дип атала бу!

Анысы шулай… Бу – әти белән әнигә генә түгел – һәммәбезгә килгән сынау булды. Башта әти белән әнине ирем белән яшәгән йортка алып кайткан идем. Тик кияү йортына сыймады алар, үзләре үк «кызым, фатир тап», дип әйтә башладылар. Әни – кеше ярдәменнән башка яши алмый безнең, аны карау өчен үземә дә алар белән бергә менә монда күченергә туры килде. Шулай да, башыннан сөйлим әле.

Әңгәмәдәшем белән кабат ике елга артка кайттык. Янгын чыккан көнне ире белән Бәкер санаториясендә ялда булган ул. Авылдан «янабыз» дигән хәбәр килгәч тә, җыенып шунда ук кайтырга чыкканнар. Алар кайтып җиткәндә бер нәрсә дә калмаган була инде.

– Әти бик тырыш кеше иде, бик күп маллар асрады. Янгын чыкканда шулар янында булган. Лапас идәнендәге печәннәрнең яна башлавын күреп, каушаган – өйгә кереп киткән: су алып чыгарга, өйдәгеләргә хәбәр итәргә дип. Әйтерсең, бер чиләк су тутырып алып чыкканчы, янгын тик кенә тора. Лапас янындагы коймада иске келәмнәр эленеп тора иде, каушамаган булса, шуларны каплап та сүндерә алган булыр иде, бәлки. Тик алай итмәгәннәр, берсен-берсе чакырып тик йөргәннәр. Ул арада ут сарайдан үрмәләп, өскә таба менеп тә киткән. 36 метрлы абзар ишек алдындагы ике өйне дә тоташтырып, арткы якта урнашкан иде, өйләргә дә ут капкан. Нишләргә дә белмәгәннәр – нык каушаганнар безнекеләр. Өйгә әйбер алырга кергәч тә, карап торганнар да, нәрсәгә тотынырга белмичә, кире чыгып киткәннәр. Узган көнне генә килен идәннәрне юган булган, галош белән дә кермәгәннәр – аякны салып керәбез, киеп чыгабыз, дип сөйлиләр. «Янарбыз дип уйламадык, сүндерерләр, коткарырлар», – дип уйладык ди. Бер кергәннәрендә иске чәйнек капкачы, икенче керүләрендә иске микродулкынлы мич тотып чыкканнар. Чәйнеге үзе чыкмаган, капкачын алып чыкканнар. Каушамасалар, тәрәзәдән урам якка урын-җир кирәк-яракларын, кием кебек әйбер ташлаган булырлар иде, нәрсә булса да калыр иде хет. Телефоннары, документлары да янып беткән, бернәрсә дә ала алмаганнар…

Әңгәмәдәшемнең сүзен тын алырга да куркып тыңлап утырдым. Күзенә тулган яшьләрен көч-хәл белән йотып җибәреп, бераз тын торды да, сүзен дәвам итте ул:

– Бераздан әти «янабыз!» дип кычкырып, урамга чыгып киткән. Сарай тулы коры печән – ут дөрләгән инде ул вакытта. Лапасыбыз тулы мал иде: ат, сыер, 3 үгез, 12 сарык – янып бетте бөтенесе дә. Эт тә шул лапас кырында гына бәйдә иде, аны да ычкындырырга килә алмаганнар. Ат чыгу юлындагы аранда булгач, энем «хет шуны коткарыйм», дип, ычкындырырга кергән: атка ут каба башлаган булган инде: астан печән янып килә бит. Ат куркудан, авыртынудан стенага сеңеп беткән, чылбырын ычкындырасың, тик барыбер чыгарып булмый, ди, энемнең өстенә шунда черт-черт янып, түшәмнән агачлар төшә башлаган, битләре янып беткән иде аның. «Баштарак, «Әллә үзем дә шушы ут эчләрендә генә калыйм микән?» – дип уйлаган идем, аннары чыктым инде», – ди. Килгән кеше дә капка төбендә карап торган, кемнең утка керәсе килсен инде. Ярый әле кермәгәннәр – берәрсе ут эчендә калып, үлгән булса, үзебезне гомер буе гаепле санар идек. Мал табыла инде ул. Ярый әле беркем дә үлмәгән дидек…

АВЫЛНЫ САГЫНАЛАР

Көн уртасында башланган янгын кичке бишләрдә генә тынган. Икенче көнгә таң алдыннан да пыскып яткан әле: лапас эчендә утыннар да күп булган бит. Янгын сүндерүчеләр тәүлек буе эшләгән, тик алар күрше йортларны гына саклаган. Алай да, бу янгында тагын бер күршеләре зыян күргән – аларның да йорты янып көл булган.

– Хәзер алар безне гаепли. Энемне сварка белән эшләгән диләр. Белмәгән килеш мондый гаеп атулары бик рәнҗетә. Беренчедән, янгын вакытында энем өйдә булган, йоклаган ул, бөтенләй урамга чыкмаган. Икенчедән, кеше сварка белән эшләсә дә, «кая әле, ут чыксын!» – дип, махсус ут төртми бит инде! Нәрсәбез калды: бер әйберсез торып калган иде әниләр без кайтканда. Аларның нинди хәлдә басып торганнарын тел белән сөйләп кенә аңлата торган түгел. Бөтенесе өйдә кия торган иске киемнәрдән. Куркынып беткәннәр. Әти белән әни аеруча куркытты: 80 яшеңә кадәр булдыр-булдыр да, утта ничек янып беткәнен күреп тор әле син мөлкәтеңнең! Үзең күрмәгәндә янып бетсә, бер хәл булыр иде. Әни өйләрнең янганын күршеләргә кереп, тәрәзәләреннән карап утырган. Җүләрләндерерлек хәл бит бу! Янгыннан соң әни бәгырем акылга җиңеләйде. Ике ел үтте инде, әле алар һаман да ышана алмый кебек…

Һәм Филсинә апа, сүзләренең чын булуын раслау өчен, шунда ук мисаллар да китерде: «Мөхәммәтгали абый кышка кергәч тә, «эх, сырган ыштан кияргә иде. Авылда күп иде алар минем», дип уфтана башлаган. Кызының: «Әти, алар юк бит инде хәзер», – диюенә, күзләрен мөлдерәтеп: «Янып беттеләр микәнни алар да?» – дип сорап куйган. Ә бервакыт егылып, сөяген сындыргач, Филсинә апаның әнисе урын өстенә калган. Бу юлы да Мөхәммәтгали абый янгын булуын онытыпмы, «Безнең келәттә култык таяклары бар иде инде, шуны алып килеп бирикме әллә әниеңә?» – дип сораган.

– «Култык таяклары булгандыр да, келәте юк бит инде аның, әти!» – дидем инде. Күп күз яше түкте алар, ә үзем алардан да күбрәк елаганмындыр. Документларыбыз янып беткән булгач, Биектауда шуларны торгызу артыннан йөргән идем. Кая гына керсәң дә, кешегә синең хәсрәтең хаҗәт түгел: тупас сөйләшәләр, кире борып чыгаралар… Чыга идем дә, диварга сөялеп, көчсезлегемнән елый идем. Ә әни ничек түзгәндер! Көннәр буе өйдә үзе генә кала иде бит ул. Шушы хәсрәт юләрләндерде дә инде аны. Баланы караган кебек тәрбиялибез үзен. Әтине дә тынычландырып кына торам, аның өчен дә бик борчылам: «Ярар инде, торырга урыныбыз бар бит, үзебезнең өй кебек бит инде бу», – дип юаткан булам. Үземнең йөрәгемнән кан тама. Сагыналар, бик юксыналар авылны. Фатирыбыз беренче катта урнашкан – яз көне йорттагы берничә хатын тәрәзә каршында гына җир казып, шунда чәчәкләр утырткан иде. Әтинең күңеле җилкенде инде – чыгып берәр көрәк кенә булса да җир казыйсы килеп, әрле-бирле йөренде. Алар авылда яшәп өйрәнгән шул. «Чыгып керәм әле», – дип, биш минутка булса да чыгып, һава сулап керә әти көн дә. Бу өйдә һава җитми аңа, – дип сөйли Филсинә апа.

ЯРДӘМ КИРӘК

Мәмдәл авылында чыккан бу янгынның ни дәрәҗәдә көчле булуы турында күпләр әле дә искә ала: авыл яныннан узып барган машинадагы кешеләр дә, һавага күтәрелгән каракучкыл төтенгә хәйран калып, «монда бер генә өй түгел, бөтен авыллары белән яналардыр», дип пошаманга калган булган. Бу хәл килеп чыккач, Мусиннар гаиләсе районнан матди ярдәм сораган. Нибары 10 мең сум акча гына биргән аларга район хакимияте. Аннан соңгы ярдәм сораган мөрәҗәгатьләргә исә: «Мөмкин булган күләмдә акчалата ярдәм күрсәтелде. Кызганычка, район һәм Мәмдәл авыл җирлеге бюджетлары исәбенә яңа йорт салу мөмкинлеге юк», – кебек җаваплар гына алганнар. Пенсия акчаларын туплап барырга мөмкин булыр иде дә бит – карт белән карчык фатир ялларга мәҗбүр. Казанда фатир яллап торуның арзан булмавын һәркем аңлыйдыр. Әнә шуңа күрә дә 45 ел буе колхозда бил бөккән, кешедән сукыр бер тиен алмый яшәгән Мөхәммәтгали абыйның соңгы өмете – миһербанлы бәндәләр биргән хәер-сәдакалар. Горурлыгын сындырып, картлык көнендә менә шулай кешедән кешегә йөрү аңа да җиңел түгелдер. Күзләрендә әйтеп бетергесез сагыш Мөхәммәтгали абыйның. Туган нигезен юксыну сагышы ул.

– Хәлегезгә кереп, ярдәм кулы сузучылар буламы соң? – дип сорыйм Филсинә ападан.

– Күбрәк урта хәллеләр бирә инде. Әти сөйли: «Ярлы гына йорт капкасын барып кагасың, берәр карчык чыга. Хәлне аңлаткач, «хәзер!» дип, кереп китә. Чыгармы икән инде, юкмы, дип билгесезлектә көтеп каласың. Ул арада акча белән чыгып җитә. Ә байлар капканы да ачмый», – ди. Газетагыз аша Лаеш районының Имәнкискә авылы халкына һәм, кызганыч, исемен белмим, бер яшь кенә кызга зур рәхмәтебезне җиткерәсе килә. Әти бу авылдан 32 мең сум җыеп алып кайткан иде. Шуның 12 меңен – авыл халкы, 20 меңен исә шушы билгесез яшь кыз биргән. Хәлне аңлаткач, бүлмәгә борылып кереп киткән дә, конверт белән акча алып чыгып тоттырган әтигә. Санап караса – 20 мең сум бар ди эчендә! Ул көнне сөенгәннәребез! Аллаһның рәхмәтләре яусын безгә ярдәм иткән һәркемгә! Берегезгә дә мондый хәсрәт килмәсен! – ди әңгәмәдәшем.

Ә үз чиратыбызда, безнең дә укучыларыбызга мөрәҗәгатебез бар. Бәлки, Мөхәммәтгали абыйның картлык көнендәге хыялын тормышка ашырырга ярдәм итүчеләр табылыр, тамчыдан күл җыела диләр бит, бу гыйбрәтле һәм фаҗигале язмышка битараф булмаучылардан ярдәм кулы сузуларын сорыйбыз. Картларны тилмертмисе иде бит! Әгәр дә булышу теләгегез булса, 8-987-4242680 номеры аша Филсинә апа белән элемтәгә керә аласыз. Ярдәмне редакция аша да тапшырырга була.

Бәйле