Казанда гәҗәп күренеш, бау белән һава сулатып этне түгел, башка хайванны йөртәләр [фото]

Казан урамнарында әллә нинди галәмәтләрне күреп була. Этләрен кешедәй күреп, киендереп, аларны буятып, «чәчләрен» кистереп, шул җан ияләренә әллә никадәр акча туздырып йөрүче ханым-туташларга авыр булса да ияләштек инде. Ә менә мондый борылышны күреп, күзләр дә, акыл да кабул итеп, ияләшеп бетми шул әле.

//ВКазани поймут//

Казан урамнарының берсендә (бу сурәтне күрүче билгесез калырга теләгәне өчен, төгәллекләр күрсәтелми)  бер туташ һава сулатып бау белән этне түгел, ә… дуңгызны йөртә! Әле өстәвенә ул аны салкын булмасын дип, киендергән дә…

«Сегодня утром увидев такую картину у себя во дворе я так и не понял что блин вообще происходит? какой-то странный выгул домашних животных. Анон!», дип яза фотога төшерергә өлгергән кеше.

Бәйле