Булачак кодагыйларымнан кат-кат сорадым: “Инвалид килен кирәкме сезгә?” [булган хәл]

Наилә Казаннан туган авылына юл тота. Исәбе – сөйгән егете һәм дуслары белән әбиләренең өйләрендә Яңа ел каршылау. Көн буранлы, җитмәсә, караңгы да төшеп килә. Мамадышка кайтучы автобуслар шыгрым тулы. Яшь күңелне туктатып буламыни? Студент кыз юлда очраган җиңел машинага утыра. Әнә шул ашкыну харап итә инде үзен.

“Юл фаҗигасенә эләгермен дип башыма да килмәде. Юлда буран, бозлавык икәне генә истә калган. Казанны чыгып, ерак та китмәгәнбез, без утырган машина каршыга килүче “КамАЗ” белән бәрелешкән. Мин бу вакытны хәтерләмим. Күзләремне ачканда хастаханәдә идем. Баксаң, җиңел машинадагы бөтен кеше үлеп беткән. Бер мин генә исән калганмын! Күзләремне ачканда табиблар миңа берничә операция ясарга өлгергән иде. Әнием гел янәшәмдә булды. Иң авыр хәбәрне дә ул җиткерде. “Синең умырткаңа зыян килгән. Йөри алмаячаксың”, диде. Үксеп елый башладым. Тик елап кына берни эшләп булмый иде инде”, дип искә ала Наилә ун ел элек булган хәлләрне.
Кызга хастаханәдә бик озак дәваланырга туры килә. Шушы вакыйга аның тормышын икегә бүлә. Инвалид калуы аркасында күп кенә якын дусларын югалта ул. Хәтта яратып йөргән егете Илшат та кызның хәлен белми. “Ул чакта бик кыен иде. Ярый янымда әнием булды. Әгәр аның акыллы киңәшләре булмаса, мин акылдан шашкан булыр идем, ди Наилә.
Өч елдан артык беркем белән аралашмыйча яшәдем. Ә аннары абыем өйләнде.Киленебез Руфия тормышымны бөтенләй үзгәртте. Авылдагы өйне саттырды да әни белән мине шәһәргә алып китте. Без бер бүлмәле фатир алып яши башладык. Руфия шулкадәр мәрхәмәтле, кешелекле булып чыкты. Кич эштән кайта да, мине коляскага утыртып, алып чыгып китә. Кая гына йөртмәде. Кинога да бергә барабыз, театр да карыйбыз. Хәтта дискотекага да алып барды. Казанга килгәч, үземне кабат кеше итеп тоя башладым. Физик мөмкинлеге чикләнгән кызлар белән таныштым. Хәтта читтән торып югары белем алдым”.
Наилә белән без “Татарстан энҗесе” бәйгесендә танышкан идек. Ул бирегә тамашачы буларак килгән. Аның янәшәсендә бөтерелүче ир-атны күргәч, мин аларны тамаша буе күзәтеп утырдым. Баксаң, Илшат урынына тагын бер Илшат барлыкка килгән икән. Монысы беренчесеннән аермалы буларак олы йөрәкле, мәрхәмәтле булып чыккан.
“Бервакыт әни белән паркка йөрергә чыктык. Шунда колясканың тәгәрмәче тишелде. Әни нишләтергә дә белмичә тора. Мин әкренләп янәшәдәге утыргычка күченеп утыра алдым. Безнең азаплануыбызны Илшат ерактан карап торган икән, килеп ярдәм итәргә булган. Тик тәгәрмәчне ясарлык түгел иде. Шуннан соң ул безне таксига утыртып кайтарып җибәрде. Исемен дә сорарга онытып кайтып киттек”, ди Наилә. Ә аннары өч айлап вакыт узгач, ишектә кыңгырау шалтырый. Кыз өйдә үзе генә булганга, ишекне ачмый. Егет беренче көнне кызны күрмичә кайтып китә. Ә икенче көнне иртәдән килә. “Аны күргәч, әллә нишләп киттек. Кулында кып-кызыл розалар. Илшат шулай итеп кызым янына килеп йөри башлады. Ярты елдан соң әти-әнисен ияртеп килде. Мин булачак кодагыйларыма кат-кат сорау бирдем. “Инвалид килен кирәкме сезгә?” дим. Ә алар улларының теләгенә каршы килмәде”, дип сөйли Наиләнең әнисе Фәйрүзә апа.
Шулай итеп яңа гаилә барлыкка килә. Наилә Илшатына тупырдап торган кыз бала да алып кайтып бирә. “2006 елның Яңа елында тормыш тукталды дип уйлаган идем. Якын дусларымның миннән йөз чөерүе, яраткан кешемнең ярты ел эчендә тормыш корып куюы мине бөтенләй бетерде. Ярый киленебез мәрхәмәтле булды. Руфиягә мин бик тә рәхмәтле. Ул булмаса, нишләр идем? Әле ярый авылда яшәп калмаганмын. Шәһәрдә физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә яшәү җиңелрәк. Бәхетле хатын, кадерле әни булып яшим. Юлымда очраган Илшатыма, аның әти-әнисенә рәхмәтлемен. Хәзер инде уемда бары тик матур хыяллар гына. Кызыбызның уңышларына сөенәбез, үткәннәрне оныттым инде. Артка борылып та карамыйм”, ди Наилә.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан

Бәйле