Клярда пешкән краб таякчыклары

Кирәк булачак:

краб таякчыклары, сыр.

Кляр өчен: он, сөт, йомырка, тоз, борыч.

Пешерү тәртибе:

Сырны озынча итеп турыйбыз.

Краб таякчыкларын сүтәбез, бер башына сырны куеп, яңадан төрәбез. Теләсәгез, арага вак итеп туралган укропны да кушарга мөмкин

Кляр өчен барлык ингредиентларны кушып болгатабыз. Каймакка охшаган масса килеп чыгарга тиеш. Краб таякчыкларын камырга манып алабыз һәм кызган майлы табада пешерәбез.

 

Бәйле