«Үземнән яшьрәк егетләр белән очрашканым булмады. Һәм кинәт… 25 яшьлеккә гашыйк!»

Минем моңарчы беркайчан да үземнән яшьрәк егетләр белән очрашканым булмады. Һәм кинәт… Хәтта яшьтәш­ләренә дә баласытып караган 30 яшьлек кыз 25 яшьлек егеткә гашыйк! Кемгә диегез әле – иҗат, сәхнә кешесенә! //Сөембикә//

Кит инде, сиңамы соң яшь егетләр белән йөрү!» – диделәр мине якыннан белгән дусларым. «Җүләрләнмә, ул сиңа тиң түгел», – диделәр җитдирәкләре. Тик инде ул вакытта башымны югалтып гашыйк булырга өлгергән идем…

Ничек башланганын ул да, мин дә аңламый калдык бугай. Кайчан төште икән ике арага очкын? Һич уйламаганда уртак танышыбызның концертында очрашып, ул яныма килеп: «Мин фәлән-фәлән», – дип, күрешергә кул сузгандамы? Әллә инде аның тәүге клибы төшерелү хөрмәтенә уздырылган кичәдә очрашкандамы?

Һәрхәлдә, ике арадагы Smsлар яңгыры шул төннән башланды. Төнге өчтә: «Килеп, кичәмне бизәгәнең өчен рәхмәт сиңа», – дигән беренче Sms иртәнге җидедә: «Хәерле иртә һәм уңышлы көн телим!» – дигәненә барып ялганды.

Шуннан… көн белән төн үз вакытын югалтты бугай. Көндез икебез дә эш кешесе булганлыктан, күп языша алмыйбыз. Хәерле иртә, тәмле төшке аш теләшү, көн дәвамында хәл-әхвәл белешеп алу… Аның каруы, кичке уннан соң без башкалар өчен юк. Хат алышу төнге икегә, өчкә, кайчакларда иртәнге дүрткә кадәр дәвам итә. Януш Вишневскийның «Одиночество в сети» китабын яратып, тетрәнеп, елап укыганым хәтердә. Интернет аша танышып, хат алышуның зур мәхәббәткә әйләнү тарихы ул. Безне дә Интернет челтәре нык якынайтты. Бер-беребез турында күп белдек, уртак фикерләребез, уртак танышларыбыз ачыкланды.

Өч атнадан очраштык. Озак сөйләшеп утырдык без аның белән. Балачак, мәктәп еллары, гаилә тәрбиясе, хәтта дингә карашларыбыз – берсе дә калмады. Мин үземә дөньяны өр-яңадан ачкан кебек булдым. Гаҗәп, әмма 25 яшьлек егетләр дә җитди була белә, алар да акыллы, алар белән дә сөйләшер сүз бар икән бит!

Хәзер инде төнге хат алышуларны төнге сөйләшеп утырулар алмаштырды. Мин һәр очрашуны соңгысы дип кабул итәм һәм икенче көнне кабат очрашкач бик гаҗәпләнәм. Ничек инде, бүген дә очрашабызмы, янәсе. Нигәдер аның мавыгуы бик тиз, бер-ике очрашудан ук узар дип уйлаган идем. Хәер, мавыгу дип, мин бит әле үземнең аңа кем булуымны да аңлый алмый интегәм – дусмы мин аңа, кызыклы әңгәмәдәшме, хатын-кызмы? Башкалар кебек комплиментларга да күммәде ул мине, чәчәкләр дә ташымады: очраштык та сөйләштек, очраштык та сөйләштек. Әйтерсең, еллар буе бикләнеп яшәгән, беркем белән аралашмаган ике ялгыз җан табышты. Югыйсә аның үзеннән күпкә яшь, чибәр генә бер кыз белән очрашып йөргәнен дә беләм. Интернетта бергә төшкән фотолары да җитәрлек. Ничек, нигә ул минем янга йөри, кызы ул вакытта нишли – монысы минем өчен табышмак иде.

Ә ун көннән мин чит илгә очтым. Уйламаган-көтмәгәндә ул мине аэропортка озатып куярга тәкъдим итте. Ризалаштым. Үземне «аэропорт – безнең соңгы тапкыр күрешү урыны, мин йөреп кайтканчы ул – мине, мин аны онытачакмын» дип әзерләдем. Саубул­лашып, мин самолет көткәндә, аңардан Sms килеп төште: «Озак язмый тордым, ачуланма. Сиңа аэропортта минсез бик күңелсез түгелдер бит? Минем өчен дә ял ит, яме…»

Ял итәргә ялгыз гына очкан идем. Тик без икәү ял иткән кебек булды. Чөнки иртән аның Smsына уяндым, көн дәвамында ул миңа үзенең ни эшләгәнен язып торды, мин – аңа. Төннәр кабат йокысыз узды, чөнки төне буе ике арада хат яңгыры яуды…

Самолет Казан аэропортына төшеп, телефонны кабызуга алган беренче Sms та, әлбәттә, аңардан иде: «Без бүген очрашачакбыз бит?»
Яшь аермабыз турында сүз кузгаткач, ул елмайды гына. «Ике вариант бар: йә син яшәрәсең, йә мин олыгаям», – диде. Мин беренче вариантны сайладым. «Кызганыч, минем олыгаясым килгән иде», – диде ул. Эх, шунда, син олыгай, диясе генә калган да бит…

Дөньям асты өскә килде. Мин тәртип белән яшәргә күнеккән кеше. Сәгать унбердә ятып йоклыйм, җидедә торам, эшкә барам, дуслар белән очрашам, китап укыйм, театр-концертларга йөрим – һәрнәрсә үз урынында һәм үз вакытында. Тормышымдагы кебек, өемдә дә, эш урынымда да тәртип. Ә ул минем җайга салынган шушы «тәртибемне» бозды. Төн йокылары качты, ул фатирыма өермә кебек бөтерелеп килеп керә, шаян сүз, җыр, баян, курай – берсе дә калмый һәм… шулай өермә кебек чыгып та китә. Көндез сәгать саен шылтыратып, кабат җилкендереп тора. Төнге клублардагы чыгышлар, районнардагы концертлар, банкетлар – берсе дә безнең очрашуларга киртә булмады. Төнге бердә берәр районнан чираттагы банкеттан кайтышлый ул туры минем янга ашыга. Ә кайтканда юл буе телефоннан сөйләшүебез турында әйтеп тору да артыктыр. Аның ташып торган энергиясенә, тормышны яратуына, дусларының күплегенә, туганнарына карата җылы мөнәсәбәтенә, һәркем белән уртак тел таба алуына, беркайчан да конфликтка кермәвенә гаҗәпләнә идем. Аңа төнлә 3-4 сәгать йокы җитә… Кайчакларда ул көндез берничә сәгатькә югалып тора – бу инде аның арып аяктан егылу билгесе: йоклый, ял итә.

«Ял итүемне сизә торган бердәнбер кеше син бугай, син генә уятмыйсың мине», – дип көлә иде үзе.
Чибәр ул, ир-ат өчен куркыныч чибәр. Күзәтеп торганым бар, сәхнәгә чыкса, 18-20 яшьлек кызлар акылдан язарга җитешә, алар өчен ул – йолдыз. Аны бик яраткан кешегә социаль челтәрдәге битен кереп карау зур сабырлык сорый: 15 меңнән артык дустының күпчелеге, әлбәттә, кызлар… Кафега-мазарга барганда, урамнан бергә узганда кызлар әйләнеп-әйләнеп карый иде артыннан. Үземә килеп: «Вам очень повезло, девушка. Ваш мужчина очень внимательный и очень красивый», – диючеләр дә булды. Мин боларга тыныч карадым, Интернеттагы кызлар да, фанаткалар да булырга тиеш, бу синең иҗатыңның аерылгысыз өлеше, дидем. Аңа килгән хатларны икәү укыган чаклар да булды.

Кайгыртучан да булып чыкты ул. Машинаның тавышы тигез түгел дип бер генә әйттем – төзәтеп бирде; фатир тәрәзәләремнән җил өрә дип зарландым – икенче көнне үк килеп ясап киттеләр; телефон ремонтлаучы дуслары да бар булып чыкты, таныш табиблары да… Әлбәттә, бу вак-төяк мәшәкатьләр, тик хатын-кыз нәкъ менә шул вак-төяккә килеп төртелә дә бит инде.

Бер айдан түзмәдем, хатын-кыз кызыксынуы да булгандыр инде, үземне белергә тиеш дип тә уйладым – йөргән кызы турында сорадым. «Аерылыштык без. Аның инициативасы иде, аңа гел игътибар кирәк. Үзеннән башка гына дуслар белән очрашуны, ял саен авылга, туган йортка кайтырга теләвемне кабул итә алмый, бәлки, яшьлеге белән дә аңлап бетермидер. Көнләшүе дә бар бугай инде… Хәзер ул кабат яза, очрашырга чакыра башлады», – диде. «Ә мин? Мин кем сиңа?» – бу сорауның биреләсе билгеле иде инде. «Син… Миңа синең белән бик рәхәт, тыныч, без синең белән бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз, синдә мине тарта торган ниндидер көч бар, ни икәнен үзем дә аңлата алмыйм. Мин сине бик хөрмәт итәм, югалтасым килми. Бераз гына вакыт бирсәң, барысын да ачыклап бетерер идем», – диде ул.

Бәлки шул урында «йә ул, йә мин» дип ультиматум куярга тиеш булганмындыр. Тик мин алай эшләмәдем. Ни өчен икәнлеген үзем дә аңламадым бугай. Түзәсем, сабыр буласым килде, кызып китеп, тәкәбберләнеп, шартлар куйган вакытлар тормышта күп булды инде, бәлки, хәзерге сабырлык сары алтынын бирер, нәтиҗә­ле булыр дип уйладым. Үземне «әле бит ул янымда, һәр кич очрашабыз, көне буе сөйләшеп торабыз, димәк, мин якынрак» дип тынычландырдым.

Сабырлыгымны сынаган икенче очрак үзен көттер­мәде. Ул телефоннан шылтыратып, үзенең яңа гына кызы белән очрашып, кабат мөнәсәбәтләр ачыклауларын, талашуларын хәбәр итте, килергә рөхсәт сорады. Кире кайтарып сүз әйтмәдем, ни булганын ачыклап тормадым – сабыр ич мин!
Мөнәсәбәтләрнең нинди булырга тиешлеге турында фикерләшү — бер хәл, әмма аларны төзү бөтенләй икенче нәрсә шул…

Икенче көнне аның шул ук кызның апасында өй туенда булганлыгын белдем. Анысын да үзе әйтте, гафу үтенде, «Мин сине алдамыйм, берни дә яшермим, безнең арада берни дә юк, әмма бармый кала алмадым», – диде. Аңлый белүем өчен рәхмәт әйтте, кабат бераз вакыт бирүемне сорады.

Өч ай вакыт узды

Мин аны беренче тапкыр Яңа елдан соң югалттым. Без ун көннән артык күрешми тордык. «Миңа үз-үземне аңларга кирәк», – диде ул. Әйе, ул көн саен бер тапкыр шылтыратып торды, тик бу инде элеккеге шылтыратулар түгел иде. Юк, теге кыз белән дә очрашмады ул – монысын төгәл беләм, тик безнең күрешүләр дә сирәгәйде.

«Үз-үзен аңлау» процессы тагын бер ай дәвам итте. Аңа җиңел түгел иде – моны ачык сиздем. Сиздем һәм өзгәләндем. Аның әле җитди мөнәсәбәтләргә әзер булмавын, үз урынын таба алмавын тойдым.

Үз-үземне яратуым, тынычлыгымны сакларга теләвем бер яктан аның белән араларны өзәргә этәрсә, аңа карата булган хисләрем ашыкмаска, сабыр итәргә өндәде. «Син өзгәләнерлек кешеме инде ул?» – диде дусларым. Әйе, ул яшь, җилбәзәктер дә хәтта, торыр урыны юк, иҗатта яңа баш төртеп кенә маташа, акчаны ничек таба, шулай туздыра. Матур, стильле киемнәр, затлы парфюм, кызлар игътибары – 25 яшьлек егеткә тагын ни кирәк?! Эчми, тартмый үзе, кайчак бик җитди, әмма дуслары белән очрашуга кабат «клубный мальчик»ка әйләнә.

«Үзеңне кара да, аны кара: син кайда да, ул кайда?!» – ди дуслар кабат. Әйе, миңа инде акыл кергән, үземнең ни теләгәнемне беләм кебек, фатирым, машинам, эшем, дәрәҗәм – беренче карашка бар да бар кебек, шөкер. Тик үземә ни җитмәгәнлеген аңлар өчен утызга җитәргә һәм Аны очратырга кирәк булган! Шул берничә ай эчендә 17 яшемдә татымаган хисләрне татыдым, шул яшьтә булырга тиешле тормыш белән яшәп алдым бугай. Аның самимилеге, балаларча шаяруы, яшьлеге дөньяга башка күзлектән карарга өйрәтте. Башкача киенә, башкача шаяра, хәтта башкача елмая башладым. Үземнең вакытыннан алда олыгаюымны, артык җитди булуымны, шулай итеп тормышымны да катлауландыруымны төшендем. Ул миңа күп нәрсә: өзгәләнү хисләре дә, иҗат ялкыны да бирде, сагынырга да өйрәтте.

Иң мөһиме, шул вакыт эчендә мин хатын-кызга иң кирәкле сыйфат – сабырлыкка өйрәндем. Ул хиснең ничек туганын үзем дә аңламадым. Берәү дә шулай ит, тегеләй ит, дип өйрәтеп тормады – шулай эшләргә кирәклеген эчке сиземләвем белән тойдым. Аңа әйткән сүзләремне искә төшерәм дә, хәзер шаккатам – 25 яшемдә берәрсе миңа шундый акыллы сүзләр сөйләсә, күптән кияүгә чыгып, бала анасы булыр идем…

Хисләремнең ни дәрәҗәдә җитди булуы турында аңа 14 февраль көнне телефон аша әйттем. Аңа хәтле берничә көн очрашмаган идек инде. Күңелемдә булган бөтен әйтер сүзне җиткерергә тиеш идем, югыйсә коточкыч авыр иде. Ул мине 50 минут тыңлады…

Аны яратуымны аңлату гына түгел, ә киләчәк тормышына нәсыйхәт иде бу монологым. Әле телефонны кулга алганда да аңа ниләр әйтергә теләгәнемне белми идем, ул шылтыратты, мин җавап бирәм, янәсе. Тик сүз арты сүз чыгып шушы юнәлешкә кереп китте менә. «Син кычкырмыйсың да, талашмыйсың да шул. Тыныч кына шундый итеп әйтәсең, соңыннан сәгатьләр буе айный алмыйм. Кычкырсаң, җиңелрәк булыр иде», – диде ул.
Шул мизгелдә артык җитдиләнеп китүем аны куркытты дип беләм. Шуннан соң без очрашмадык.

Ул һаман һәр көнне диярлек шылтырата. Үзенең уңышлары турында сөйли, планнары белән уртаклаша. Мин һәрвакыт телефонны куйгач, үземә-үзем: «Ә ник шылтыратты ул?» – дигән сорау бирәм. Соравыма җавап тапканым юк.

Хәзер ул да ялгыз, мин дә. Тик инде икебез дә бер-беребезгә каршы атларга куркабыз бугай. Ул, әлеге дә баягы, җитдилектән, җаваплылыктан курыкса, мин, киресенчә, аның җавапсызлыгыннан һәм… аңа карата булган хисләремнән куркам…

Йөрәк, әлбәттә, аның яклы, аның тавышын ишетүгә шат. Акыл – минем акылым – минем яклы. Аның тормышыма җете төсләр кертү генә түгел, авырлык та алып киләсен аңлый ул. Әйе, сабырлыгымны учка төйнәп, көтүемне дәвам итсәм, без бергә булырга да мөмкин. Мин аның өчен уңай вариант. Аны «төртергә», үстерергә, аның өчен кирәкле җирдә кирәкле сүзне әйтергә дә булдырырмын. Ләкин шулай итеп аның әнисенә әверелермен дип куркам. Ә тормыш өчен миңа Ир кирәк. Ышанычлы, куенына сыендырып җил-давылдан сакларлык һәм миңа сокланып карарлык Ир. Сабырлыкка өйрәндем бит инде. Көтәм…

Бәйле