Башка сыймаслык фаҗига: Татарстанда исән бала табиблар аркасында үлә

Кызганычка каршы, Яңа ел алды гел шатлыклы хәбәрләр генә алып килми шул. Татарстанда туганда башына зарар килгән бала, ике көннән соң һәлак була. //ProKazan.ru//

9 декабрь төнендә Алексеевскның бала тудыру йортында 30 яшьлек җирле яшәүче бәби таба. Ләкин бала ике көн узгач, интенсив терапия палатасында үлә.

Тикшерүләрдән билгеле булганча, сабыйның һәлак булу сәбәбе: туган вакытта баш миенә кан саву.

Хәзерге вакытта табибларга карата «Үзләренең һөнәри бурычларын тиешенчә үтәмәү сәбәпле, саксызлык аркасында үлемгә китерү» 109нчы маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий