Гүзәл Уразова ир-ат кулыннан ашый башлаган, кемнеке булуын үзе әйтми [видео]

«Җырчы Гүзәл Уразовага ни булган?» дигән сорау туа Ютюбтагы яңа видеоны карагач. Яңа елның иртәсендә йокысыннан торгач, ул үзен бик сәер хис итә, куллары да аныкы түгел сыман. Дөрестән дә, нәрсә булган соң Уразова белән? Күзәтү ясыйк әле. //Tatar Today//

Гүзәлнең иртән тору белән яңа куллар булуы ачыклана. Тыңлаусыз, йоннар үскән куллар. Ләкин ул барысы да яхшы, шулай булырга тиеш дип уйлап, үзенә иртәнге аш һәм каһвә ясарга дип аш бүлмәсенә чыга.

Иртәләрен яратып ашый торган күкәй тәбәсен пешерергә уйлый ул. Тик никтер куллар гына бүген аеруча тыңламыйлар икән. Көнбагыш мае да тигез салынмый, тузган чәчләрне дә алып куеп булмый, табаның кызганын да абайламый куллар.

Авызын сөртеп алганда да кыланып алалар, салфетка да чүп чиләгенә түгел, идәнгә генә ыргытыла. «Баш эшләми шул бүген… Баш! Ә, юк кул эшләми икән», ди Гүзәл тыңлаусыз кулы белән башын кашый һәм салат ясарга керешә.

Салаты да булгач, никтер һаман шул куллар чәнечке, калаксыз гына ашарга теләп, ризык эченә үк кереп китәләр. Ләкин мондый борылышның уңай ягы да бар. Мәңге ачылмас кайнатма банкасы бу юлы бик тиз генә ачыла. Ник дигәндә, куллар бүген көчле бит.

Нидә икән соң хикмәт? Серне ачарга вакыт җитте. Бу сәер иртәнең аңлатмасы бик җиңел икән. «Күрүегезчә, без сезгә яңа Challenge эшләп күрсәттек. «Минем куллар белән түгел» («Не моими руками») дип атала. Кемнең куллары икәнен сез видео астына яза аласыз», ди Уразова ачыклык кертеп.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий