Алмалы коймаклар рецепты

Кирәк булачак:

500 г майсыз кефир,

2 йомырка,

0,5 стакан шикәр комы,

2 стакан тоз

0,5 бал кашыгы сода,

тоз,

алма.

Пешерү тәртибе:

Алма белән шикәр комын кушып яхшылап болгатабыз, кефир, тоз кушкач тагын бер кат бутыйбыз.

Сода, он салгач,  артык куе булмаган камыр килеп чыгарга тиеш.

Алманы телемләп турыйбыз.

Кызган майлы табага камырны салып чыгабыз. Камыр өстенә алмаларны тезәбез, тагын бераз камыр салабыз. Ике яктан кыздырып алабыз. Әзер булган коймакларның өстен шикәр пудрасы белән бизәргә мөмкин. Шулай ук, алма урынына банан да куллансагыз ярый.

 

Чәйләрегез тәмле булсын!

 

Бәйле