«Барыбыз исеменнән гафу үтенәм, классташ!» [булган хәл]

«Апа, үтерәләр бу кызлар мине»,  диде беркөнне 9 нчы сыйныфта укучы Фазыл. Унбер кызга бер егет ул. Аның шул сүзе классташым Айратны искә төшерде.

Ул да дүрт кызга бер егет иде классыбызда. Ничек кенә җәберләми идек үзен, кабинетка кертми тору дисеңме, куып чыгарумы, сорамыйча гына алып өй эшләрен күчереп куюмы, сумкасын яшерү, тактага берәр кызның исеме белән “Айрат + … = любовь” дип язулар, берсе дә калмады, кылана алган кадәр кыландык. Ә хәзер үзебез балаларны сүгәбез. Ул да шулай класс җитәкчебез Раилә апага “Туйдым бу кызлардан апа”, — дип зарлана иде. Эх, балалык диген… Хәзер тугызынчы сыйныф кызларына карыйм да, үзебезне күрәм… һәм оят булып китә, әмма соңардык, гафу үтенергә Айрат юк…

Мәктәпне тәмамлап студент булгач та Казан юлларын бергә таптадык без. Бәйрәмнәрне бергә уздырдык. Алар Алмаз (бездән бер класс түбән укыды)  белән бергә укыдылар. Инглиз теленнән контроль эшләрен эшләтергә безгә киләләр иде. Шул вакытларда да гафу үтенергә башка килмәгән. Бусы  яшьлек юләрлеге булгандыр инде.

Армиягә киткәндә “Мин кайтмыйча кияүгә чыкмагыз яме, кызлар”,  дип китте ул. Нишләптер бу юлы тыңладык без аны. Күрәсең,без юләрләргә акыл керә башлаган булгандыр инде.

Кыяфәтенә килгәндә кызлар күзе төшәрлек егет иде классташ. Матур буй-сын, кап-кара чәч, томырылып караган күзләр. Телгә дә бик оста, җырлавы да матур иде, нишләптер үзе генә җырларга яратмады. Кайвакыт телевизор экраныннан кайбер актер, артистларда Айратның карашын күреп күңел тетрәнеп әрнү сыза.

Бер-бер артлы кияүгә дә чыгып беттек әмма ул гына өйләнергә ашыкмады.  Очрашканда гел “Нихәл, классташ”,  дип кочаклап ала торган иде. Соңгы тапкыр 2008 не каршылаган төндә күрдем мин аны. Без ул елны Яңа елны клубта каршыладык. Каяндыр Яңа ел каршылап кайтып килеше иде аның. Нишләптер бәйләнәсе иттем шул чакта “Әйдә, классташ, кайчан синең туеңда утырабыз инде, шушы матурлыгың белән нишләп йөрисең” янәсе. “Менә кызлар бер теш төшкән әле минем, шуны куйдырам да өйләнәм яме”,  дип вәгъдә бирде ул.

Туй булмыйча калды… Эх, кап-кара костюм чалбардан, ап-ак күлмәктән, бәхетле итеп күрәсе килә иде сине , классташ. Туй урынына  җыелышып сине соңгы юлга озатырга бардык…

Ул көнне иртән сәер генә Алмаз керде,“Башта утыр, тыңла, әмма кычкырма…” Күңел ышанмый, күзне яшь пәрдәсе каплаган, гәүдә калтырый, кулларны куярга урын юк… Алай булырга тиеш түгел иде. Без без инде, ана кешегә ничек чыдарга кирәк? Без генә түгел, дуслары-егетләр дә елады…

Күңелдә һаман төер яши… вакыт-вакыт кузгала да әрнетә… гафу үтенеп булмады. Соң булса да, барыбыз исеменнән гафу үтенәм,классташ, рәнҗеп, мине искә дә алмыйлар дип ятма. Караңгы гүрләрең якты булсын.

25 нче декабрь Айратның туган көне иде…  кызганыч, үзе генә юк, гафу үтенер идем.

 

Лилия Гарифуллина,

Балтач районы, Көшкәтбаш авылы.

Фото: citol.ru

Бәйле