Казанда малай чиркәүдән чыгуга, «Лада» машинасы аны 10 метр өстерәп бара

15 гыйнвар Казанның Лаврентьева урамында 6 яшьлек малай чиркәүнең гадәти якшәмбе гыйбадәтеннән соң, урамга йөгереп чыгып, «Лада» машинасы астына эләгә. Әле алай гына да түгел, машина йөртүчесе аны күрмичә, бамперга эләктереп, тагын 10 метр өстерәп алып бара. //ProKazan.ru//

Малай һәр ял саен әти-әнисе белән чиркәүгә килә торган була. Бу юлы да ул якшәмбе укуларыннан соң, әти-әнисен көтмичә, чиркәүдән йөгереп чыга һәм машина астына эләгә.

Табиблар тиз арада малайны хастаханәгә алып китәләр. Аның баш миенә зын килә, шулай ук, тән җәрәхәтләре дә бар дип хәбәр ителә.

Бәйле