Гүзәл Уразованың әнисе кызының беренче пешергән ризыгын, ире балачак кушаматын сөйли

Җырчы Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовтан яңа видео — яңа challenge. Бу юлы Ютюбтагы видеороликта Гүзәлнең әнисе — Фира Зарифовна да катнаша. Гүзәл гадәттәгечә башта таныштырудан башлый. //Tatar Today//

Challenge’ның исеме: «Кем мине яхшырак белә?» дип атала. Уенның кагыйдәләре бик җиңел. Гүзәлне кем яхшырак белә икән: 14 ел бергә гомер иткән тормыш иптәше Илдар Хәкимовмы, әллә туганнан бирле бүгенге көнгә кадәр (Гүзәл әнисенә кияүгә биргәнчегә хәтле дисә дә) тәрбияләп үстергән әнисеме?

Җырчы алдан ук якыннарына сораулар да әзерләп куйган. Гүзәл ирен һәм әнисен тылсымлы тартма эчендә бик тирән мәгънәле һәм көтелмәгән сораулар да булырга мөмкин дип, алдан кисәтеп куя. Кем сорауга җавапны алданрак әйтә ала, шул сыбызгыдан сызгырырга (бу уен коралы Илдарга эләгә) һәм барабан кагарга (босы әнисенә) тиеш була.

Беренче сорау: «Нинди җырга минем беренче клибым төшерелгән иде?» Әнисе барабан кага һәм дөрес җавап кайтара. Гүзәлнең беренче клибы «Нигә болай ашкынасың йөрәк?» җырына төшерелгән икән, ләбаса. Илдар Хәкимов шунда ук әйтеп тә куя: «Мин әле ул вакытта синең тормышыңда юк идем бит, әни шуңа беренче дөрес җавапны бирде инде», ди.

«Мин пешереп караган беренче ризыгым ул нинди?» дигән сорауга Илдар сыбызгыдан сызгырырга баш тарта. «Моны әнидән кала яхшырак белүче юктыр», ди ул. Дөрестән дә, әнисе белеп: «Аш. Кычыткан ашы», ди.

«Гүзәлнең иң яраткан шоколады?», «Яшүсмер вакытта иң яратып тыңлаган җырчысы?», «Кечкенә чакта Гүзәлгә әйтелгән кушамат нинди?», «Күңелен күтәрә торган әйбер?», «Ничә яшьтә ул җырлый башлый?», «Аның үскәч кем буласы килә иде?», «Яраткан фильм актеры кем?» дигән кызыклы сораулар, аларга үзенчәлекле һәм күңелле җаваплар яңгырый.

Бу юлы дуслык җиңмәде әле. Җиңүче һәм отылучы бар. Кем җүңүче, кайсы отылган икән? Бер баллга күбрәк җавап биргән Гүзәлнең әнисе Фира ханым җиңде. Ә Илдарны алдан ук уйланып куелган җәза көтә икән. Нинди җәза булганын видеоны карагач, белеп булыр, дуслар.

 

Бәйле