«Ракны җинәргә булыша» дигән даны таралган Альмира апа: «Чирнең тамырына балта чабып була»

НИЛӘР ЯРАМАГАНЫН БЕЛҮ МӨҺИМ!

Чир китә, гадәт кала, дигән сүз бар бит. Озак еллар буе больницада эшләгән кеше булгач, Альмира апа әле дә, гадәт буенча, авыруларга булышып яши. Үзе дә: «Медик кайчан да медик булып кала икән инде ул», – дип елмая. Берәр кешенең чирләп китүе турында белеп алса да, «эх, менә моңа ярдәм итәсе иде», дип, эчтән сызып йөри икән. Тик, аптекадагы дару булмагач, әллә нинди зыян китермәс дип, урамда үсеп утырган үлән турында халык бик җиңел фикер йөртә, ди әңгәмәдәшем. //Безнең гәҗит//

Кайвакытларда, түндербаш сорап килгәч тә, аңлата башласаң: «Автобусым китә, ашыгам, эчә беләм инде мин аны», – дигән җавап та ишеткәли ул. Үлән белән дәваланыр алдыннан башка кайбер кагыйдәләрне дә истә тоту кирәк бит. Даруны дөрес итеп ясамаган очракта, тәнгә кызыл таплар чыгарга, йөрәк кагарга, баш әйләнергә дә мөмкин, дип аңлата әңгәмәдәшем. Аннан соң, даруны эчкәндә, авыруның хәле тизрәк яхшырсын өчен, билгеле бер диета да тотарга кирәк. Аеруча онкология диагнозы куелган кешеләргә.

– Яман шеш табылса, глюкоза ярамый инде – яшь рак күзәнәкләре шуның белән туена. Аннары алкоголь тыелган. Күп ишеткәнем бар: «Терелеп, үзен яхшы хис итә башлаган иде инде, туган көндә табын артында бер рюмка аракы эчкәннән берни дә булмас әле дип эчкән иде, бөтен дәваланулары бушка китте», – диләр. Алкоголь канны куа бит – тиз-тиз йөртә башлый да, метастазларның бер органнан икенчесенә таралуына сәбәпче була.

Онкология авырулары кызыл төсне яратмый, диләр. Шуңа күрә 50 грамм тирәсе генә коньяк, кызыл шәраб, кагор эчеп куярга кирәк. Ә инде иң көчлесе – кызыл чөгендер суы. Ул тәэсире буенча канлы үләннән дә 8 мәртәбә көчлерәк. Вирусларны үтерә. Чөгендерне яки кыргычтан уып, яки сок чыгара торган җайланма аша чыгарып, суын марля аша сыгарга кирәк. Аннары, нитратлары таркалсын өчен, ике сәгатькә суыткычка куеп торырга кушалар. Чөгендернең үзен генә эчүе авыр, шуңа алма яки кишер согы өстәргә мөмкин, – дип сөйли әңгәмәдәшем.

Аның әнә шулай теләсә кайсы соравыңа яттан җавап бирүенә исем китеп утырдым. Еллар буе укыган китаплардан шуның кадәр күләмдә файдалы мәгълүмат туплавы үзенә генә түгел, башка кешеләргә дә ярдәмгә килә. Даруларны күпчелек үз гаиләсе өчен ясаса да, «ракны җиңәргә булыша» дигән даны таралгач, Альмира апаның өеннән халык өзелми. Араларында әллә нинди өметсезләре дә күп булган, шулай да килгән һәркем табигать биргән байлыклар – дару үсемлекләре ярдәмендә дәва тапкан.

– Шулай бервакыт тома сукыр калган 47 яшьлек ирне алып килделәр. Баш миендә виноград зурлыгындагы 56 шеш тапканнар, вагракларын санап та тормаганнар. 15 көн генә яшисең, дигәннәр моңа. «Эх, ичмасам берничә ай да димәделәр бит!» – дип зар елый инде туганнары. Мин моңа түндербаштан эшләнгән даруларымны бирдем дә, башына компресс куйдырттым. Анысын болай эшлиләр: кило ярым бәрәңгене кабыгы-ние белән бергә чи килеш иттарткычтан чыгаралар да, 50 грамм сөт кушалар.

Крахмаллары утырып бетсен өчен, ярты сәгать тотарга кирәк, соңыннан сулары агып тормаслык итеп бераз сыгып, юка марлядан эшләнгән капчыкка тутырасың да, авыруның башына парик кебек итеп кидерәсең. Аннары өстеннән тиредән эшләнгән бүрек, яки мамык шәл капларга кирәк – башы тирләрлек булсын. Ул шешләрне дә суыра, гормоннар эшләнешен дә яхшыртып җибәрә. Шушы әйберне эшләгәч, яңа салынган тавык йомыркасыннан укол ясадым. Уколны түбәндәгечә эшләдем: яралгысы булган, ягъни әтәч салдырттырган, суынырга да өлгермәгән җылы йомырканы алып кереп, юасың да, тирә-ягын спирт белән сөртәсең. Стерильләштерелгән стаканга салып, стериль чәнечке белән яхшылап тугларга кирәк. Шушы йомыркага 150 грамм физэремә кушам. Яшенә карап, авыруга билгеле бер күләмдә мускулына кадарга кирәк. Тәртибе китапларда бар, моны белер-белмәс килеш теләсә кемгә ясарга киңәш итмәс идем. Яхшылап өйрәнмәсәң – куркыныч.

Бер хатын кибеттәге йомырка белән баласына ясаган да, баласы үлгән, дип язганнар иде. Шуңа күрә сак булсыннар. Кыскасы, шушы әйберләрне эшләгәч, бер айдан соң бу сукыр ир күрә башлады. 56 шеш белән килгән иде дим бит – бераздан эшкә дә чыккан, Казанга баргач, снимокларын карап, табиблар тәмам аптырашта калган инде. Әллә ялгыш карадык микән соң, кайда булган моның шешләре дип баш ватканнар…

«АВЫРУНЫ РАК ТҮГЕЛ, ХИМИЯ ҮТЕРӘ!»

Әнә шулай яман шешне җиңү серләре белән уртаклашканда, Альмира апа Шәйхразиева бер сүз әйтеп куйды. Бәлки, заман медицинасына каршы килә торган нәтиҗәдер, тик бу – аның еллар буе туплаган тәҗрибәсеннән чыгарылган: онкология табылган кешеләргә химиотерапия билгелиләр. Тик бу, авыруны терелтми, киресенчә, хәлен мөшкелләтә генә, ди әңгәмәдәшем.

– Бер хатында рак таптылар. Мин моңа йомырка уколлары кададым, 9 елдан артык яшәде бу. Пенсиягә чыкса да, эшләп йөрде, чәчрәп тора иде инде! Чабулап йөри – бер авыру билгесе дә юк. Шулай терелгәч, 62 яше тулган да, син пенсиядә инде дип, эштән чыгарганнар моны. Бик авыр кичерде, стресс халәтендә булды – шуннан чире кабат барлыкка килгән. Ә аның улының Түбән Камада шәхси клиникасы бар иде. «Әйдә, әни, бу чиреңнең тамырына балта чабыйк инде без», – дип, химиягә алып киткән. 4 химиядән соң үлде ул.

Химия – яман шеш күзәнәкләрен генә түгел, сәламәтләрен дә үтерә. Авыру белән көрәшер өчен иммунитет күзәнәкләре калмый инде анда. Күп китапларда «кеше рактан түгел, химиотерапиядән үлә», дип язалар. Әле күптән түгел бер артист турында укыган идем: яман шеш диагнозы белән больницага эләккән бу. Химиотерапия билгеләгәннәр. Шәфкать туташыннан «файдасы булачакмы соң?» дип сораган. «Файдасын белмим, зыяны күп булыр», дип җавап биргән. Шуннан соң, теге артист чыгып чапкан больницадан.

Альмира апа, фикерен дәвам итеп, тормышында булган бер вакыйганы мисал итеп китерде. Заманында 40 яшьлек бер ирне китерәләр аның янына. Табиблар ярып та тормый: ашказанында яман шеш, метастазлары бөтен эчке органнарына таралган, күп дигәндә 10 көн яшәр, дигәннәр. Ә ирнең яшәү дәрте көчле булган, өмете дә зур. «Мин яшәргә, балаларымны үстерергә тиеш!» – дип күз яшьләре белән ярдәм сораган ул әңгәмәдәшемнән. «Әйткәннәремне төгәлрәк үтәргә тырыш, тереләсең син», – дип җавап биргән аңа Альмира апа.

Ашказаны өстенә бүлмә температурасындагы үзле балчыктан ике сантиметр калынлыкта итеп җәеп, компресс куйган ул ирнең. Бу балчыкның файдасы нидә соң? Балчыкны җылыту өчен, организм үзендәге, шул исәптән яман шешләрдәге дә җылылыкны бирә, шул рәвешле шешләр суырылып кала. Суырылгач, бетә дигән сүз бит. Тик, игътибар – бу компрессны ике сәгатьтән артыграк вакытка куярга ярамый! Югыйсә, бер файдасы да булмаячак: балчык җылыны кабат организмга кайтара чөнки.

– Менә шулай дәвалый торгач, хәлләнеп китте бу. Чират буенча, көтү көтәргә дә чыккан, мунча төзегән, печәннәр әзерләгән. Кыяфәтенә караганда да, хәрәкәте буенча фикер йөрткәндә дә ут уйнатып торган кеше иде, – дип сөйли Альмира Шәйхразиева. – Үзе дә, «ракны җиңдем!», – дип сөенеп йөрде. Боларның бер туганнары Казанда табиб булып эшли. «Һай, юләрләр, ракны химиясез җиңеп буламыни, әбиләр сүзе белән йөреп, үтертәсез бит сез кешене, булды, алып китәм, үзем химия белән дәвалатам!» – дип, бик нык әрләп, ризалаштырып, юмалап алып киткән моны.

Табиб бит, янәсе, Казанныкы. Теләми генә киткән иде. Беренче химияне алып кайткач ук кеше булмаган инде ул: басып тора ди: селәгәе аккан, күзләре әйләнеп чыккан, күз кабакларының итләре күренеп тора, ди. Калтырап басып тора, атлап китәрлек тә рәте юк, ди. Икенче химиясен алгач, үлде. Хатыны бик елады инде, синең сүзеңне тыңламаганга үкендек, диде. Әйе, химия бик начар әйбер. Шуңа күрә дә, аны алгач, тизрәк организмнан чыгарып җибәрү ягын да карарга кирәк, моның өчен, химия алган көннәрдә каен себеркесе пешерелгән ваннада 20 минут ятып торырга кушалар. Шулай ук, суына сидек куу үзлегенә ия булган үсемлекләр өстәсәгез дә була.

ЗОБНЫ ҖИҢЕП БУЛА

Медицина никадәр генә көчле булмасын, әлегә кадәр калкансыман биз авыруларын ахыргача җиңеп чыгардай нәтиҗәле дәвалану төрен уйлап таба алмыйлар. Альмира ападан бу авыру буенча да берәр төрле рецепт белән уртаклашуын сорадым. Сарымсаклар эленгән муенса ясап, биш көн буе тагып йөртергә киңәш итте ул. Өйдә утырган кешегә, билгеле, кулланырдай алым, ә менә көне буе эштә утырган кешегә нишләргә?

куркума

– Хәзер теләсә кайсы кибеттә куркума дигән тәмләткеч бар бит. Шуны ярты чәй кашыгы сөткә сибеп, көн-аралаш атнага өч мәртәбә эчәргә мөмкин. Аннан соң, куркуманы боткаларга салып та ашарга була. Карап торуга ук йод төсендә – сап-сары бит ул. Тәмгә дә тәмле. Зобка бик тәэсир итә. Шулай ук чучка тигәнәге (дурнишник) дигән үлән бар. Аның бер бармак буыны зурлыгында керпе энәсе кебек орлыклары була. Шуның яфрагын җыеп, киптереп, тәмәке итеп тартырга кирәк диләр. Бу тәмәке тын юлларында, аеруча үпкәсендә яман шеш булганнарга да файдалы.

Чучка тигәнәге

Әңгәмә барышында Альмира апа пәйгамбәр тырнагы (календулага) да аерым игътибар бирде. Аннан ясалган төнәтмәләр ашказаны җәрәхәте, ашказаны асты бизе авыруларына каршы көрәштә, гепатиттан бик булыша, дип аңлатты ул.

Шактый сөйләшеп утырсак та, биреләсе сораулар күп иде, әмма әдәп саклап, әлегә әңгәмәне тәмамларга булдым. 75 яшенә җитсә дә, тик утырмый ул – һаман камилләшә, төрле яңа рецептлар белән таныша. Инде булган белемнәрен туплап, «Рак, бул син бездән ерак» исемле китабын да чыгарган. Тик бу китабын кибеткә сатуга куймаган – килгән-киткәннәргә генә бирә.

Альмира апа белән киләчәктә тагын очрашырга язсын дигән теләктә кузгалдым мин юлга. Авырулар күп, ә менә аларны җиңү турында шушындый тәфсилле аңлатма бирүчеләр аз. Язган булса, темага тагын бер әйләнеп кайтырбыз.

Бәйле