«Айнурымны озатырга дип, кар ерып зиратка узам — улым догасыз китмәсен…»

Без һәр Яңа елның беренче көненнән, алай гына да түгел, һәр атнаның дүшәмбесеннән яңача яшәргә хыялланабыз. “Алай эшләрмен, болай итәрмен, үзгәрермен”, дибез. Ә тормышның исә үз кануннары. Алдан белгертми, кисәтми генә беркөн сине тота да яңача яшәргә мәҗбүр итә. Гомереңне кинәт кыл икегә бүлә — моңа кадәр һәм моннан соңгыга… //Сөембикә//

Әйе, тормыш кырыс, кайберәүләрне ул әнә шулай сындырыплар сыный. Кемдер сына, сыгыла, тез чүгә, ә кемдер ул авыр көннәрдә ныгып, өмет-ышаныч белән янә киләчәгенә атлый. Күгеңне болыт кап­лап, көннәр тоташ караңгыга төренгәндә яшәү өчен кайдан көч алырга? Элеккечә яшәү инде мөмкин түгел, ә башкача, яңача ничек яшәп китәргә? Җилкәнеңне җилләр екканда кемгә таянырга?

Без бүген шул хакта сөйләшәбез. Җир йөзендә кешеләр күп булган кебек, аларга килгән сынаулар да күп һәм төрле-төрле. Ихласлыклары өчен язма авторларына рәхмәтебезне җиткерәбез.

“Бала хәсрәте күрергә язмасын!” — дибез бер-беребезгә ихластан теләк теләгәндә. Минем тарафка да әйтелмичә калмагандыр ул сүзләр. Ләкин дөньяда тәкъдир дә бар бит әле — аны исә урап уза алмыйсың. Язган булгач, 2001 елда күтәрә алмаслык кайгы, ачы хәсрәт кичердем менә — улымны югалттым… “Әни, үстергән бу матур гөлләрең өчен рәхмәт сиңа”, “Әни, син миңа ике яшемә кадәр күкрәк сөте ашаткансың, рәхмәт, шуңа хәтерем әйбәт”, — дип, ике сүзнең берендә рәхмәт әйтергә сәбәп тапкан, рәхмәт яудырган, инглиз һәм төрек телләрен камил белгән егерме дүрт яшьлек балам иртән өйдән үз аяклары белән чыгып китте дә, өйләгә җансыз гәүдәсен генә алып кайтып салдылар…

Улымның өчесе көнне мин әле урын өстендә идем. Ара-тирә күз ачып икенче улымның хәлен сорашам. Ул баламнан тыш бу дөнья белән мине бәйләп торган нәрсә — зал ягыннан килгән Коръән аһәңе иде.

Җидесен уздырганда мин аякка басып, кунаклар янына чыктым. Алар китеп, табыннар җыелгач, күңелем белән мәрхүм улыма — Айнурыма эндәштем: “Әрвахның җаны кырыгына кадәр нигезенә кайтып йөри диләр, син мондамы икән, улым? Һичшиксез, өйдәсеңдер. Матур киенергә ярата идең — кием шкафы янындамы? Телевизор карыйсыңмы? Әллә яраткан кәнәфиеңдә утырасыңмы?” Шул вакыт абага гөлем дерт итеп селкенеп куймасынмы?! Күзем гөлдә түгел иде, ләкин ул миңа күренерлек, сизелерлек булды. Кече улым бу вакыт мал карарга чыгып киткән иде, әллә ул ишекне ачып, җил кердеме икән, дип, ышанмыйча, ишеккә дә күтәрелеп карадым. Юк, ишекне ачучы булмаган… Бу хакта сөйләгәч, әнием дә, туганнарым да: “Сиңа шулай тоелган гынадыр, күп уйлыйсың”, — дип һәммәсе мине юатырга керештеләр.

Психология фәне белән моңарчы да азмы-күпме таныш идем. Инде аны ныклап өйрәнергә керешеп, үземә ярдәмне чын-чынлап торып аннан эзли башладым. Психотерапевт Рамил Гарифуллин янына консультациягә дә  барып кайттым. “Елый алганча ела”, — диде ул миңа. “Вопросы психологии” дигән журналга язылдым, аз гына буш вакыт булды исә шуны актарам.
Әниемә рәхмәт: “Улыңа хәзер дога кирәк, Коръән укып, аны Айнурга үзең багышла”, — дип кулыма “Һәфтияк шәриф” китабын китереп тоттырды. Улымның йокы бүлмәсенә кереп, көн саен транскрипциядә “Ясин” сүрәсен укый башладым. Балам белән мине бәйләүче бердәнбер җеп иде бу. Коръән укымаганда бу бүлмәдә бөтенләй тора алмыйм, чөнки андагы бар нәрсә Айнурны хәтерләтә. Әйе, хәзер, вакыт дигән табиб яраларны берникадәр дәвалагач, сөйләргә җайлы ул. Ә ул вакытта боларның һәммәсе дә зур авырлык, үземне мәҗбүриләү дәрә­җәсендә, көч куеп кына эшләнде.

Инде улымның кырыгы җитте. Коръән ашы үткәрергә кирәк. Кеше күп җыелгач өйдә эссе булмасын дип, мичне сүндердек. Теге абага гөлен дә комачауламасын дип, телевизор артына ук кертеп куйдык. “Улым, кайттыңмы?” — күңелемнән бу сорауны биргән минутта гөл турында уйламый идем, ул, гомумән, исемдә дә юк иде. Кырык көн дәвамында: “Кайтма­дыңмы?” — дигән сорауны ничәмә тапкырлар кабатлаганмындыр, белмим, тик ул чакларда гөл селкенмәде, ә бу юлы ул кабат дерт итте!.. “Батареядан җылы бәрелгәндер”, “телевизорга эләгеп калган булгандыр”, дигән сүзләр мине юату, тынычландыру өчен генә әйтелде дә, ул көнне гөл Айнурның йокы бүлмәсенә кертеп куелды.

Улымның илле икесе дә җитте. Әйтүләре буенча, ул инде өйгә кайтмый, зиратка, кабере янына гына килә. Бу көнне кар ерып зиратка узам — улым догасыз китмәсен…

Аннан, көн дә үзем укыган догаларның мәгънәсен белү теләге тугач, Коръән тәфсирен укырга утырдым. Психология фәнен өйрәнәм дип, вакыт та уздырасы булмаган — андагы мәгълүматлар барысы да  Коръәндә бар икән. Бу әле Коръәнне кулга алуымның беренче мәлләрендә, тәүге адымнарымда ук үзем өчен ясаган ачыш иде. “Кеше гомере ак һәм кара өлешләрдән тора” дигән һәркемгә мәгълүм психологик фикер Коръәннең “Инширах” сүрәсенең 5-6 нчы аятьләрендә “кыенлык артыннан җиңеллек тә килә” дип, кат-кат әйтелә. Һәм моңа охшаш дәлилләрне күпләп китереп булыр иде.

Улымның үлеме, шулай итеп, мине Коръәнгә алып килде. Ә бит мин Коръән­нең барлыгын аңарчы да белә идем. Тик дөньяның мең дә бер мәшәкатенә сылтап, аны кулыма алуны гел кичектереп килдем. Югыйсә, Арча педагогия училищесында укыганда, әле теге заманнарда ук, җәмгыять белеме укытучысы Хөсәен Фатихович белән бәхәскә кереп: “Аллаһы Тәгалә чынлап та бар ул!” — дигән кеше мин.

Улыма догаларымның кирәклеген, минем дөрес юл сайлаганымны ышандырырлык теге хәл исә тагын бер тапкыр кабатланды. Беркөнне эшкә киткәнче вакытым бар, ял итим дип, кәнәфигә кереп утырдым. Ниндидер көч мине урынымнан күтәрә, этәрә кебек. “Бер генә дога укыйм әле”, — дип, Айнур бүлмәсенә атладым. “Фатиха” сүрәсенең беренче аятен тәмамлауга гөлем дерт итте… Тоелгандыр, дияр идең, бу юлы сорамадым да, көтмәдем дә, мин бит хәзер улымны зиратка гына кайта дип беләм. Хәзер, инде дини гыйлем ала башлагач, халыкта таралган мондый фикерләрнең Коръәндә дәлиле юк икәне билгеле миңа.

Гөлләр иң әйбәт үсә торган вакытта, май аенда, бу гөлем корыды. Моңарчы бер гөлемнең дә корыганы юк иде. Улымның елы узганда мин әле һаман да елый да, көлә дә алмый идем. “Һаман болай яшәргә ярамый”, — дип, яныма өшкерүче, багучы бер кешене алып килделәр. Мин аны күрүгә ошатмадым. Дин гыйлеме өйрәнә башлавым да моңа тәэсир итте бугай, чөнки багучыларның шайтан белән эш итүен белә идем инде. “Кирәкми бу кешегез миңа”, — дим. Ә аны алып килүчеләр миңа, чынлап та, ярдәм итәргә телиләр. “Юк, син башта тыңлап кара, ул бит барысын да белә. Ышанмасаң, берәр нәрсә хакында сора”, — диләр.

Кече улымның бу вакытта кайдалыгын, кемнәр белән икәнлеген белми идем. Багучы, күзен йомып: “Фәлән улы фәлән кайда?” — дип сорады һәм улымның бездән өч өй аша дусларында утыруын әйтте. Тикшереп карадык — шулай булып чыкты. “Чыннан да, белә, димәк…”  дигән уй үтте башымнан. Икеләнеп калуымнан файдаланып, багучы: “Өегезне чистартырга кирәк”, — дип, нәрсәдер яндырып, бүлмәдән-бүлмәгә йөри башлады. Мин Коръән укый торган йокы бүлмәсенә җиткәч исә кинәт: “Меня сюда не пускают”, — дип, туктап калды… Коръәннең могҗизалы көченә шул вакыт кабат инандым һәм бөтен җаным, тәнем белән аны өйрәнергә керештем. Май аенда, авылда эшнең иң күп чагында, намазга бастым. Хәзер “Казанның исламны кабул итүенә мең ел” исемендәге мәдрәсәнең кичке бүлегендә укыйм.

Күптән түгел тормышка карашымны ачыклау максатыннан психологик тест уздым. Тест нәтиҗәсе буенча тормышка биргән бәяләмәм “матур, якты һәм рәхәт” иде. Әлхәмдүлилләһи раббил галәмин! Үзем дә шаккаттым. Ике баланы ялгыз үстереп, шушындый олы хәсрәт кичергәннән соң бит ул. Соңгы ике ел эчендә бер-бер артлы әнине, илле өч яшьлек бертуган апамны, икенче апамның япь-яшь улын җирләгәннән соң. Сынмыйча, сыгылмыйча, сабыр булып яшәп китә алганым, яшәргә көч таба алганым өчен Аллаһы Тәгаләгә, аның изге китабы — Коръәнгә рәхмәт укыйм.

Бәйле