Үзең өчен яшәргәме, әллә баланың кредитын түләргәме… [булган хәл]

Бер хатын белән танышкан идем, башта шалтыратышкалап тордык та, бүтән шалтыратмадым. Мәйтәм нәрсәгә ул миңа: пенсиясе болай да бәләкәй икән, җитмәсә, шуннан балаларының кредитын түләп ята. Тормышка җитмәгәч, хөкүмәт оешмасына идән юарга кергән. Андый хатынар күп – булдыксыз балаларының кредитларын түләп ятучылар //Безнең авыл гыйбрәте//.

Балаларын да әйтер идем, түли алмагач, ник алырга ул кредит-ипотекаларны. Аналарының сыртларына асып куялар да, иркенләп яшәп яталар, җитмәсә. Яшьләргә матур киенергә дә, бәйрәмнәренә дә йөрергә кирәк, тәмле ашау, кафеларга да йөрү кирәк! Бер дә үзләреннән шуны кысып, кредитларын түләргә ашыйкмыйлар. Аналары кысылып, балаларына гына яшәргә җиңелрәк булсын дип, тырышып-тырмаша. Ана кеше картаймыш көнендә тынычлап яшәргә тиеш бит инде ул, ә балаларның кредитын интегеп түләп түгел. Миңа андый корбан хатыннар кирәк түгел. Аларга әйттең ни, әйтмәдең ни – барыбер бала хакы дип, кадала-кадала ярылып эшләячәкләр.

Миңа үзе өчен генә яши торган кеше кирәк. Мәсәлән, мин үзем алты почмаклы йортта торам, газы-суы кергән. Балаларга үзем дә ярдәм итмичә тормыйм анысы, ләкин алар минем сыртта утырмыйлар. Әле менә күптән түгел онык өчен бирелгән ана капиталына акча алыр өчен йортымны балаларга “саттым”. Моның өчен миңа яңа ишек-тәрәзәләр куйдылар, телевизор-суыткычларны яңарттык. Дөрес, кайбер әче телле авылдашлар: “Абзый, хәзер йортың үзеңнеке булмаячак бит, саташма инде. Иртәгә ни буласын кем белгән, әллә яшиләр бергә, әллә юк, сине урамга чыгарып, өйне сатсалар нишләрсең?”  дип тә әйткәләде. Ләкин аларына кадәр уйлап утырган юк инде, яхшы булыр әле, Алла теләсә. Үзем шул йортта яшәгәч, үз аклымда булганда, ни булсын тагын?

Өйләнергә танышкалап караганда, хатыннар беренче чиратта ипләп кенә йорт белән кызыксына. Кемнеке, кем хуҗа, кемнең исемендә? Алар аны читләтеп кенә сораган була инде үзенчә, ләкин тел төпләрен мин шундук аңлап алам. Бөтенесе диярлек шул сорауны бирә. Аларны булачак тормыш иптәше түгел, минем каралты-кура кызыксындырган кебек килеп чыга. Алай дөрес түгелдер инде ул. Йорт оныкка яздырылган дип әйткәч, шундук сөмсерләре коела. Ник кирәк аларга минем йорт? Уртак тел табып, үлгәнче бергә-бергә яшәргә генә бит. Пенсия тормышка җитеп бара. Пенсияне алам да, балалар белән зур кибеткә барып, бер-ике атналык, йә берәр айлык азык-төлек төяп кайтабыз. Ул миңа муеннан җитә, артыгы да кала әле. Киемгә һаман саен тотмыйсың бит инде. Газга-суга, утка түләгәч тә кала әле.

 

Мәҗит, Тукай районы.

Бәйле