Татарстанда ир-ат ике яшьлек баланы янган йорттан алып чыга

1нче февральдә Югары Осланда, йортка ут кабу нәтиҗәсендә, кечкенә малай зыян күрә //Tatar today//.

Иртәнге сәгать 3тә Югары Ослан районының Октябрьск поселыгында янгын чыга. Янгын сүндерүчеләр 10 минут эчендә килеп җитә. Район үзәгеннән дә машиналар чакыртыла. Әмма йортка тулаем ут капкан булып чыга. 

Күршеләрнең сүзләренчә, әлеге йортның хуҗасы бер бүлмәдә ут капканын күреп, Денис исемле күршесенә хәбәр итә. Әлеге бүлмәдә ханымның 2 яшьлек оныгы Никита булуы да ачыклана. Денис Черностровский ике дә уйлап тормый ярдәмгә килә. Башта ул  ишектән керергә тели, әмма ялкын бик көчле булу сәбәпле, тәрәзәдән генә керергә мәҗбүр була. Сабый бүлмәдә, караватта табыла. Кечкенә Никитаны тиз арада хастаханәгә озаталар. Малай 2-3 дәрәҗәдәге пешү җәрәһәтләре алган, дип хәбәр ителә.

Янгынның нинди сәбәпле чыкканы әлегә билгесез. 

Фаҗига гаиләне тораксыз калдыра. Барлык көн-күреш кирәк-яраклары, документлар янып бетә. Интернетта әлеге гаиләгә ярдәм йөзеннән киемнәр, җиһазлар, акча җыю оештырылган. Һәр теләгән кеше үз өлешен кертә ала. 2 яшьлек Никитага киемнәр, әнисе Настяга 44 размерлы кием-салымнар булса да яхшы. Шулай ук финанс ярдәм күрсәтергә теләүчеләр түбәндәге счетка акча күчерә ала:

5586 2000 2130 4495 «Открытие» банкы. Карта Сапронова Анастасия Владимировна исеменә теркәлгән. Телефон номеры: 89274171953.

 

Мәгълүмат «Волжская новь» сайтыннан алынды.

 

Бәйле