Гашыйклар көненә оригиналь бүләк бирәм дисәң [идея]

Тиздән 14 февраль — Гашыйклар көне килеп җитә. Зур мәхәббәттән кала, бу көнне сөйгән ярыгызга бүләкләр дә бирү каралган. Ә менә бүләкне дә матур итеп төреп, дизайнын уйлап табып бирү — икеләтә күңелгә наз һәм җылылык өстидер. Без сезгә бүләкләрне кулдан бизәүнең берничә вариантын тәкъдим итәбез. //Tatar Today//

  1. Чәчәкләр. Бүләк бирә торган тартманы чын, шулай ук ясалма, кулдан ясалган чәчәкләр белән дә бизәп була. Иң мөһиме, кечкенә хатка йөрәк түреннән язылган сүзләрегез булсын.

2. Йөрәкләр.

Кулдан ясалган, апликация буларак киселгән, яисә тартмачыкның өстендә үк каләм яисә буяу белән ясалган йөрәкләр — бәйрәм символы. Аларны ясап сез кайсы очракта да отачаксыз.

3. Матур кәгазьгә төреп бант белән бәйләү — бу һәр бүләкнең классик варианты.

4. Бизәлешле тукыма һәм челтәр белән матурлау, шулай ук, бәйрәм өчен килешле.

5. Әгәр дә Гашыйклар көнендә җитди адым ясарга уйласагыз, шушындый тартмачык, ә аның эченә йөзек салырга була. Бу эш күбрәк вакыт таләп итсә дә, бүләкне кабул итүчегә, берсүзсез, ошыячак.

5. Саннар. Очрашу датасын, яисә сезнең пар өчен мөһим булган саннарны шушындый төсле скотч белән ябыштырып була.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий