14 февральны барлык мәхәббәтне татып караган затлар бәйрәм итә. Махсус бәйрәм белән котлап, татар эстрада артисты Гүзәл Уразова үзенең өр яңа клибын тәкъдим итә. «Мәхәббәт ул шундый» дигән җыр клибында Гүзәл үзе генә төшә. //Tatar Today//
Клип, дөрестән дә, «тәмле» килеп чыккан. Ник дигәндә, җырчы үзгә бер образ сайлаган. Мәхәббәтнең төсе кызыл диләр. Менә ул да анда алсу, кызыл, төсле киемнәрдә, баллы ризыклар ашап йөрүче курчак сыман төшкән.
«Хөрмәтле яраткан дусларым! Гомер буе мәхәббәттә яшәргә язсын сезгә! Сөйгәннәрегезгә карата, әти-әнигә, балаларга һәрвакыт мәхәббәтегез ташып торсын! Мин сезне яратам!», дип тамашачыларын котлап яза ул.