«Балалар балаларга ярдәм итә»: авырулар яман шешкә каршы көрәшә

Балаларда яман шеш авыруына каршы көрәш көне алдыннан Мәскәүдә хәйрия концерты узды. Балалар концертында җыелган акчалар авыру балаларга ярдәм итүче «Анжела Вавилова исемендәге хәйрия вакыфы»на тапшырылды. //Azatliq.org//

15 февральдә билгеләнүче Бөтендөнья балаларда яман шеш авыруына каршы көрәш көне алдыннан Мәскәүдә «Балалар балаларга ярдәм» итә дип аталган хәйрия концерты булды. 14 февральдә узган бу чараны «Анжела Вавилова исемендәге хәйрия вакыфы» белән берлектә Татарстанның Мәскәүдәге вәкаләтле вәкиллеге оештырды.

Бу фондның җитәкчесе Владимир Вавилов чыгышы белән Казаннан. 14 ел элек аның кызы Анжела кан авыруыннан (лейкоз) вафат булганнан соң ул шушы вакыфны оештырып авыру балаларга ярдәм итү эшен башлап җибәргән.

Владимир Вавилов (с) һәм Татарстанның Мәскәүдәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин (у)

Владимир Вавилов (с) һәм Татарстанның Мәскәүдәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин (у)

2014 елда Вавилов Казанда аеруча авыр хәлдәге балаларны кабул итү үзәге – һоспис та ачты. Хосписның үзендә 17 бала гына дәвалана алса, фонд тырышлыгы белән тагын 120 авыру балага өйләрендә дә табиблар ярдәме күрсәтелә. «Минем өчен иң мөһим бурыч – авыру балаларның хәлен җиңеләйтү», диде Владимир Вавилов концерт алдыннан ясаган чыгышында. Бу хосписта әти-әниләр балалары янында тәүлекләрчә калырга мөмкин. Алга таба хосписны тагын да киңәйтү планлаштырыла.

Ә инде хәйрия концертына килгәндә, анда «Сәнгатькә теләктәшлек белдерү», «Арт-Линия» вакыфы стипендиатлары һәм Мәскәү консерваториясе каршындагы Үзәк музыка мәктәбенең халыкара конкурсларда җиңү яулаган укучылары катнашты.

Равил Әхмәтшин һәм Татьяна Малышева-Җәлил

Равил Әхмәтшин һәм Татьяна Малышева-Җәлил

Очрашуда шагыйрь Муса Җәлилнең оныгы, «Арт-Линия» фондының музыка програмнары җитәкчесе Татьяна Малышева-Җәлил һәм Татьянаның бик күптөрле халыкара конкурсларда бүләкләр алган балалары Михаил Митрофанов-Җәлил белән Елизавета Малышева-Җәлил, шулай ук, Казаннан күп кенә конкурслар лауреаты, 17 яшьлек Марат Баймөхәммәтов, Мәскәүдә туган 10 яшьлек Радион Шакиров, Грозныйда туган 19 яшьлек Шамил Закаев –барлыгы сигез бала катнашты.

Алар үзләренең осталыклары белән тамашага килүчеләрне таң калдырып көчле алкышларга лаек булды. Хәйрия концертында катнашучылар скрипка, фортепьяно, арфа, ксилофон, гобой һәм башка төрле музыка коралларында уйнадылар.

Хәйрия тартмасы

Хәйрия тартмасы

Яман шеш авырулы балаларга ярдәм көне алдыннан уздырылган бу хәйрия концертының максаты – Анҗела Вавилова исемендәге фонд өчен акча җыю иде. Очрашуга килүчеләр арасында рәсмиләр дә, эшкуарлар да, Мәскәү зыялылары да байтак булды. Алар арасында Татарстанның вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, «Папирус» ширкәте җитәкчесе Ильяз Мөслимов, Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова, Русия һәм Татарстан композиторлары берлекләре рәисе Рәшит Кәлимуллин, композитор Зөлфия Рәүпова һәм башкалар – барлыгы 70тән артык кеше бар иде.

«Балалар балаларга ярдәм итә» дигән халыкара фондның Мәскәү бүлеге вәкиле: «Бу дөньякүләм фонд 100 елдан артык эшләп килә инде. Мәскәүдә ул әле бары тик 5 ел элек кенә булдырылды дип, бу эшне үз өстенә алганы һәм уңышлы башкарып килүе өчен Татьяна Малышева-Җәлилгә рәхмәт сүзләре әйтеп мактау кәгазе дә тапшырды.

Бәйле