Казанда яман шешкә каршы хәйрия концертына билет сатылмый, иганәчеләр кирәк [видео]

Казанда “Ак барс” яшьләр үзәгендә яман шештән дәваланучыларга ярдәм концертында бер генә билет та сатылмый. Авыру белән көрәшүчеләргә чакыру таратыла, алар гына төп тамашачылар була. Хәйрия чарасын “Без бергә” волонтерлар берләшмәсе оештырган иде. Алар хәлле иганәчеләр эзли.  

13 февральдәге кебек “Без бергә” хәйрия концертының беренчесе 23 ноябрьдә оештырылган иде. Анда татар эстрадасы артистлары чыгыш ясаса, соңгысында рок, опера җырчылары сәхнә тотты. Социаль челтәрләрдә афишалар, мәгълүмат таралса да, нәтиҗәдә бер генә билет та сатылмый. 400ләп тамашачының бөтенесе диярләр чакыру белән керде, яман шеш белән көрәшүчеләр керү бушлай була.

Тамашачылар игътибарына Мәскәү җырчысы Эдуард Трескин, Казан опера театры солисты Артур Исламов, җырчылар Рузил Гатин, Илүсә Хуҗина һәм башкалар үз җырларын тәкъдим итте, иҗади күргәзмә, мастер-класслар күрсәтелде. Чакырылган кунаклар арасында республиканың яман шеш хастаханәсе баш табибы Илдар Хәйруллин чыгыш ясады.

“Без бергә” берләшмәсе җитәкчесе Ольга Юскевич сүзләренчә, хәйрия чарасыннан җыелган акчалар яман шеш авырулары белән көрәшүчеләрне тернәкләндерү чараларына һәм “Без бергә” волонтерлык берәшмәсенә ярдәм итүгә юнәлдерелергә тиеш булган. Ләкин, ни кызганыч, концертны 400 дән артык кеше караса да, чарага билетлар сатылмаган. Яман шеш авырулары белән көрәшүчеләр үзләре чакыру билеты буенча кергәннәр.

Алдагы концертны агымдагы елның декабрендә уздыру планлаштырыла. Ольга Юскевич әйтүенчә, ул ир-атлар арасында еш очраучы яман-шеш авыруларына багышланачак. “Безнең концертны алданрак та уздыру мөмкинлегебез бар. Волонтерлар да, артистлар да бушлай эшлиләр. Менә чараны оештыру өчен зал биреп торырга  ризалашучылар гына юк. Аренда күпмедер финанслар таләп итә. Шулай ук кайбер тернәкләндерү чаралары шактый чыгымнар сорый. Шуңа күрә бүгенге көндә без генераль спонсор эзләү белән мәшгульбез”, ди Ольга.

Әйтеп үтәргә кирәк, «Без бергә» волонтерлар берләшмәсе 2016 елның февраленнән бирле эшли. Рәсми рәвештә берләшмә булып июльдә теркәлде. Ел дәвамында алар тарафыннан 25 тән артык чара уздырылган. Мәсәлән, визажистлар  белән очрашулар, Масленица бәйрәме, төрле концертлар.

Авыру белән көрәшүчеләр даими  рәвештә Казанның 4 бассейнына бушлай йөриләр. Алар өчен символлар белән дәвалау оештырыла (арт-терапия), “Сәламәтлек мәктәпләре” уздырыла. “Мәктәп”тә белгечләр химиятерапия нәрсә ул, яман шеше авырулары вакытында ничек тукланырга һәм башка сорауларга җавап бирәләр.

Бәйле