«Ел җырчысы» кем дә, «2016 ел дуэты» кемнәр?

«Пирамида» концертлар залында шушы минутларда «Болгар радиосы» милли музыка премиясе тапшыру тантанасы гөрли. Татар эстрадасының каймагы шушы чарадан фото-видеолары белән социаль челтәрләрдә бүлешә. //Tatar-today//

Ризат һәм Зинира Рамазановлар да үз чыгышын тәмамлап, бүләк-чәчәкләргә күмелеп  кереп китте. Алар «2016 ел дуэты» номинациясенә лаек дип табылды. 

https://www.instagram.com/p/BQ8bdTyhSH8/?taken-by=ziniraramazanova%20

«Кил син тәүбәгә» җыры белән Ильяс Халиков та җиңүче булды.

Премия Раяз Фасыйхов белән Лилия Хәйруллинага да эләкте. 

«Син һәм мин» дип җырлаучы Салават белән Гүзәлем  «Тамашачы мәхәббәте» номинациясендә җиңү яулады.

Рифат Зарипов «Сабырлык»  җыры өчен бүләккә ия булды.

Вадим Захаров та көтеп алынган бүләген тотып фотога төшкән.

«Ел җырчысы» исеменә Ришат Төхвәтуллин лаек дип танылды.

 

 

Бәйле