«Авылда канәгать булып, бергә тормыш итә торган хатын эзлим» [язмыш]

Кайсы хатын белән генә танышма – машина кирәк, байлык кирәк. Мин авылда яши торган бер гади кеше, бер байлыгым да юк, авылдан китә дә алмыйм. Үземә 51 яшь, әни белән яшим. //Безнең авыл гыйбрәте//

Әни үзе генә яши алмый, 90га җитте. Сәгать саен кан басымын үлчәп, даруын каптырып торырга кирәк. Башка бертуганарыма кунакка баргач та, озак тормый, шундук әйдә кайтып киттек дияргә тотына. Дөрес, үзем генә булсам, авылда ятмаган да булыр идем дә бәлки, ләкин ияләнгән җирдән чыгып та китәсе килми шул.

Казаннан бер хатын белән танышкан идем. Ул хәтта авылга кунака кайтырга, күрешергә ризалашты. Мин әзерләнеп, яхшылап каршыладым үзен. Яшәп калыр дигән әлләни зур өметтә тормадым инде, ләкин шулай да…

Үзем төскә-биткә ямьсез түгел, холкым да начар булмагач, кем белә бит. Авылдан Сабага кадәр туганым белән машинага утырып төшеп, ул хатынны автобустан каршы алдык. Без көткән автобус та килеп җитте, теге хатын төште. Әле авылга да кайтасы бар бит, юлдагы кешенең тамагы кипкәндер дип, берәр кафега кереп, чәй эчеп алырга тәкъдим иттем моңа. Туганым безне икебезне генә калдырып китеп барды, кайтырга чыкканда шалтыратырмын дидем.

Шуннан соң без бу хатын белән якындагы кафега кереп киттек. Утыргач, уенын-чынын кушып: “Очрашу хөрмәтенә берәр кызыл нәрсәме, әллә коньяк алыйммы соң?” – дидем. Ул шундук җанланып китте дә: “О, юк, мин кызылны эчмим, алсаң акны гына ал”, – диде. Үземә дә, аңа да ак аракы салдырып килдем. Хәйран озак утырдык без анда, сүз иярә сүз чыга бит ул.

Аракыны тагын алып килдем, аннары тагын бер, ике арада йөреп кенә тордым. Үземнең аяклар бутала башлады инде, ә бу хатынга берни юк! Җибәрә дә, җибәрә. Авылга кайтып җиткәндә шактый исереп беткән идек инде, анда кич тә җитте. Бездә бер-ике кичне кунды да ул, кайтып китте.

Шактый сөйләштек без аның белән, ул да тормышны күп күргән, иреннән уңамаган. Үзе һаман эшләп йөри, балаларга ярдәм итәм дип каядыр заводта интегә. Бурычларын каплаша, туй үткәргән кредитлары да шактый зур ди әле.

Ул хатын артык юан да иде, шуңа күрә озатканда мин аңа берни дә әйтмәдем, кешенең йөзенә бәреп: “Син миңа ошамадың”, – дип әйтеп булмый бит инде. Ул да миңа бер сүз дә әйтмәде. Авылда яшисе килмәде инде аның. Югыйсә, авылда да хәзер шәһәрдә кебек яшибез: мал асраучылар сирәк, бәрәңге дә утыртмыйлар хәтта. Мин үзем эш булганда төрле шабашкаларга йөрим, әле түбәләр яба идек, бу арада эше дә юк. Тиз генә эшләп кайта торган эшләрдә йөрим, әнине ташлап китеп булмый.

Ихатада тавык ише вак-төяк кош-корттан башка нәрсә тотмыйм. Бакчага дүрт чиләк бәрәңге утыртсаң да, 25 чиләкне алам. Шул җитә безгә, артып та кала әле. Калганы барып үреп-череп кенә бетә аның. Монда безнең юллар асфальт, Тимершык юллары өр-яңа. Районы үзәгеннән 15 минутлык юл инде безнең авылга. Тормышны бергә алып барырдай хатын эзлим. Иренмәгәннәр шалтыратсыннар.

телефон редакция дэ: т. 8-9178557152 (Лилия), 8-9377717608 (Алсу).

Бәйле