«Хатын-кызга ни кирәк?» яки 8 мартны кем ничек билгеләп үтә [Инстаграмга күзәтү]

«Йолдызлар» 8 мартны ничек билгеләп үтә? Нинди бүләкләр кабул итә икән? Ир-атлар гүзәл затларны ничек итеп котлый? Tatar-today күзәтүе белән танышып китегез.

Популяр җырчы Эльмира Гыйльфанованы күп бүләкләр белән сөендергәннәр бүген. Чәчәкләр дә, хушбуйлар да бар монда. 

Шәйхетдиновлар зурдан купкан: акчалардан 8 санын тезеп, котлау керткән. Бу акчалар чынмы, юкмы икәнен үзегез хәл итегез. Хәер, Ришат яраткан хатынын ялган акча белән «куандырмагандыр» инде.

Автор-башкаручы, баянчы Айдар Юнысов тирән эчтәлекле матур видео-котлау элгән. Үзенең әнисен, «теща»сын, сөеклесен, сеңелкәшен, иренең хатынын котлый ул.

Камал театры артисты Алмаз Сабирҗановка бүген бигрәк тә тырышырга туры килгәндер. Чөнки аның гаиләсендә 3 кыз: хатыны һәм балалары. «Әтиебез безне ел саен күңелле итеп котлый» , дип язып куйган Илсөяр Инстаграмга.

Юморист Рамил Шәрәпов исә барлык хатын-кызларны котлап видео элә. 

«Тапшырылмаган хатлар»да Галияне уйнаучы Гүзәл Сибгатулиннаның улы Арслан бик җитди сорауга җавап эзләп маташа әле.

 Татар блогеры Ринат Галиәхмәтовта бик матур итеп хатын-кызларны күркәм бәйрәмнәре белән котлый. 

Җырчы ИлСаф күпчелек ирләр кебек үк лалә чәчәкләре алган, шулай ук фото астында барлык хатын-кызларны 8 март белән котлаган.

 

Бәйле