Норлат әбиләре намазлыкларын күтәреп спортзалга йөри

Туп атышып уйнаган, 78 яшендә шпагатка утырган һәм кулда баштүбән торган әбиләрне күрәсегез килсә – Норлат авылына барыгыз. Яшел Үзән районында “Яшь йөрәкләр” хәрәкәтен оештырган пенсионер ханымнар картлыкка бирешергә теләмичә, яшь булып калу серләрен ачкан. //Интертат//

“Без – беренче!”

Intertat.ru Татарстанның Яшел Үзән районы Олы Ачасыр авылында Скандинавия йөреше белән шөгыльләнүче “таякчы” әбиләр турында язган иде. Ачасырның күршесе – Норлат авылы әбиләре әйтүенчә, сәламәтлек өчен файдалы Скандинавия йөрешенә районда беренчеләрдән булып нурлатлылар «нигез салган». Йоклар алдыннан һава сулап, кичкырын таякка таянып авыл урамын әйләнүләре бер хәл, Норлатның картлыкка бирешергә теләмәгән пенсионер апаларының мавыгулары “Яшь йөрәкләр” дигән хәрәкәткә әверелгән.

 

Норлат авылы

Әбиләрне берләштергән, төгәлрәге –  күңелләрендә яшьлек дәрте уятып, алардан спортчы ясаган Ләлә Хаҗиповасүзләренчә, хәзер бу хәрәкәтне туктатам димә. “Яшь йөрәкләр” сафы көннән-көн ишәя. “Пенсия яшенә җитсәк тә, күңелебез яшь безнең. Гомерләр үтеп бара, балалар үстереп, аларны кошлар кебек оядан очырып олы тормыш юлына озаткан, оныклар һәм инде оныкчыклар тәрбияләүче апалар арасында олыгайган көндә ялгыз яшәп ятучылар күп. Бу кайда да шулай. Ләкин чәчләргә чал кереп, буыннар катып барганда да елмаеп яшәп була. Моның өчен дуслык һәм шөгыль кирәк”, – дип, Ләлә ханым Норлат әбиләренең боегып утыру гадәтенә чик куйган.

 

“Афишаларны карап барабыз”

 

60нчы елларга кадәр район үзәге булган, заманында гөрләп торган Норлат авылы бүген дә кечкенә түгел. “Элек бездә өлкән яшьтәгеләр өчен тернәкләндерү үзәге эшли иде”, дип сагынып искә ала бүгенге пенсионерлар. Авыл клубы бинасы искерү сәбәпле ябылган, ниһаять, быел яңасын төзергә тиешләр, дип сөенешеп көтә халык. Пенсионер апалар һәр эштә идеяләре ташып торган авылдашлары тирәсенә берләшә.

 

Ләлә Хаҗипова

Ләлә ханым тумышы белән шушы авылдан, “КамАЗ”, “ЕлАЗ” предприятиеләрендә вазифалы урыннарда эшләп, лаеклы ялга чыккач, ике ел элек туган ягына кайтып төпләнгән. “Әти – урманчы, әни тәрбияче иде, биш бала үстек без. Әти-әни мәрхүм инде, апам һәм энем авылда яши”, – ди Ләлә ханым.

Ике катлы, зур, иркен йорты кунаклардан өзелми: пенсионер апалар кич утырырга җыела, бер-берсен яңа төр кул эшләренә өйрәтә. Бүгенге көндә, әйтик, авылның Мәдәният йорты методисты Олеся Ниязова газета битләрен талчыбыктай төреп, матур кәрҗиннәр үрергә өйрәтә. Аңа кадәр Норлат балалар йортында 36 ел тәрбияче булып эшләп лаеклы ялга чыккан Флюра апа Әбдрәфыйкова солы саламыннан картиналар ясау серләренә төшендергән.

 

Газеталардан кәрҗин үрергә өйрәтү дәресе

– Барысы да ике ел элек башланды, мин ул чакта авыл советы депутаты идем, – дип искә ала Ләлә ханым. – Авылдагы апаларның Биләр, Болгарны күрү теләге зур иде, мин автобус яллап, оештырып, бергәләшеп экскурсиягә барып кайттык. Теләүчеләр шуның кадәр күп булды, хәтта ике зур автобус ялларга, экскурсияне ике тапкыр оештырырга туры килде. Менә шулай берләшеп киттек. Әбиләрнең күңелләре күтәрелде, картлык көндә аралашу, сөйләшү, күрешү, хәл-әхвәл белешү бик кирәк ул. Аннан соң аларның теләген истә тотып, шулай ук автобус яллап, җыелышып Казанга Камал театрына спектакль карарга чыгып киттек. Алдан ук хәләл рестораннарның берсендә кичке ашка заказ бирдем. “Казанга әбиләр килә, бер тапкыр да ресторанда булганнары юк”, – дип аңлаткач, Аллага шөкер, ресторан хуҗалары киң күңеллелек күрсәтеп, бер чынаяк чәй 100 сум торган ресторанда әбиләр өчен махсус арзан бәягә тәмле табын әзерләде.

Хәзер ай саен диярлек Казанга барып мәдәни программа оештырабыз. Әбиләр шуның өчен пенсиядән акчаларын аерым җыеп куя. Бөтен чыгымнар – автобус яллау, театр-концертка керү билеты, ресторанда ашау – якынча 1,5 мең сумга төшә. Әле яңарак Камал, Тинчурин театрларында, Ганс Сәйфуллинның иҗат кичәсендә, “Мунча ташы” тамашасында булдык. Казан Кремлен, Милли музейны карадык, Кол Шәриф мәчетенә кердек. Хәзер афишаларны карап, белешеп кенә торалар.

 

– Ахирәтләрем авыр көндә терәк-юаныч булды, әле дә  үзләреннән калдырмыйлар, концертка, театрга, экскурсияләргә алып баралар, аулак өйгә чакыралар, анда оныкларга оекбашлар бәйләп кайтам, – дип рәхмәт укый гомере буе балалар бакчасында пешекче булып эшләгән,  78 яшен тутырган Әлфия апа Насыйбуллина. Узган ел ул хәләл җефетен соңгы юлга озаткан, ике кызы да Мәскәүдә яши. Ярый әле авылда ялгыз кичләрне җанландырырга “Яшь йөрәкләр” бар дип куана ул.

– Ләләгә зур рәхмәт. Безне һич авырсынмыйча кайгыртып тора, – ди укытучы Рәмилә Гаффарова. – Арабызда төрле һөнәр ияләре бар – укытучы, шәфкать туташы, акушер, сатучы, социаль хезмәткәр, балалар йортында тәрбияче булып эшләп лаеклы ялга чыккан хатын-кызлар. Мин эшләгән мәктәп инде ябылды, искә алучы да юк, ә менә дуслар булганда, кешеләргә кирәклегеңне тойганда яшәве дә күңелле.

 

 

«Пенсиягә чыккач йөзәргә өйрәндек»

“Безнең тормышны спорт та нык җанландырды”, ди Норлат әбиләре. Ләлә ханым Скандинавия йөрешенең файдасы турында сөйләгәч, аңа Казаннан таяклар алып кайтырга кушканнар. “Баштарак атнага ике тапкыр чыга идек, хәзер кич һава сулап, хәрәкәтләнеп кермичә йоклап булмый”, дип көн саен урамга йөрергә чакыралар”, – ди Ләлә Хаҗипова. Барысы 20-30 кеше җыелалар. Башта әбиләр урам башында күнекмәләр ясый, аннан ике чакрым җәяү йөреп килә.

Акрынлап хәзер күрше авыллар да “таякка” баса, ә Бәчек авылы әбиләре норлатлылар кебек бассейнга йөрергә кызыга икән.

37 ел кибетче булып эшләп лаеклы ялга чыккан Илсөяр Әбхәлилова бигрәк тә бассейнга барган көнне ярата. “Пенсиягә чыккач йөзәргә өйрәндем бит”, – ди ул. Норлатның пенсионер апалары атнага бер тапкыр күрше Чуашстанның Урмар авылына бассейнга йөри. Социаль хезмәткәр булып эшләп пенсиягә чыккан Гөлсинә ханым Әхтәмова да 60 яшендә йөзәргә өйрәнеп, ниһаять, диңгез буенда ял итеп кайткан.

“Министр үзе шалтыратты”

Норлат әбиләре намазлыкларын күтәреп, авылдагы зур спорт залына да йөри. Ике ел инде якты, җылы залда спорт белән шөгыльләнәләр. Башта атнага ике килсәләр, хәзер бер тапкыр – пәнҗешәмбе кичке алты белән сигез арасында җыелалар.

 

Норлат спортзалында пәнҗешәмбе көнне кич белән

– Көзен безгә киләсе елдан спорт залында шөгыльләнгән өчен  аена 500 сум акча түләячәксез диделәр, бу – пенсионер әбиләр өчен аз түгел. Балалар хоккей уйнаганда барыбер спорт залы буш тора бит. Интернеттан Татарстанның социаль яклау министры Эльмира Зариповага хат яздым, болай да барыр җирләре, кайгыртучысы булмаган авыл әбиләренә ярдәм итүен сорадым. Шаккаттым, министр шул көнне үзе шалтыратты. Сорашты-белеште, бу – безнең өчен бик зур рухи ярдәм булды. Нәтиҗәдә, атнага бер тапкыр әбиләргә спорт залына бушлай керергә рөхсәт иттеләр, – ди Ләлә Хаҗипова.

78 яшьтәә… шпагатка!

Кышын оныклары белән таудан чана шуган, пәнҗешәмбе көнне спорт залында туп атышып уйнаган әбиләрне күрәсегез килсә, Норлатка барыгыз.

Ләлә Хаҗипова алып килгән магнитофонын кабызгач, әбиләр тупны читкә куеп, келәмнәрен идәнгә җәя. Шул рәвешле алар әле басып, әле ятып төрле физик күнекмәләр ясый. Ә соңыннан инде тезелеп басып, бер-берсенең аркасына массаж да ясап ала. Физкультура дәресе моның белән генә тәмамланмый. Иң күңелле мизгелләр саубуллашканда – күнегүләрне ясап бетергәч, әбиләр бер-берсенә сәламәтлек-иминлек теләп, кочаклашып чыга, шулай көлешә-көлешә өйләренә таралыша.

 

Соңыннан – массаж

“Физкультура ясагач, буыннар язылып китә, хәрәкәтләр иркенәя”, – ди озак еллар фельдшер-акушерлык хезмәтендә булган 78 яшьлек Фәрдәнә апа Хәялиева. Һәм шуны раслап, ул спорт залы идәненә шпагатка утырды. Әле бу гына да түгел: йөгереп барып җәһәт кенә диварга аякларын күтәреп куеп, баштүбән дә торып күрсәтте!..

 

Лилия ГАДЕЛШИНА. Александр ЭШКИНИН фотолары

Бәйле