Гүзәл Уразова һинд кызларын да уздырган: яңа образдагы язгы клибын карыйк [видео]

Һәр бәйрәмгә — яңа клип! Җырчы Гүзәл Уразова Халыкара хатын-кызлар көненә язгы «Соңлама» җырын һәм клибын тәкъдим итте. Тамашачы күңелендә нәрсә белән истә калырлык соң ул клип?//Tatar Today//

Беренчедән, Гүзәл яңа образда. Бу юлы һинд кызларына хас булган кием (сари) кигән. Ул шәмәхә һәм алсу төсләрдә, шартына китереп тагылган  беләзек-алкалар да бар. Икенчедән, ул клибын «Завод» фотостудиясенең төрле фотозоналарында төшергән.

Җыр гашыйк парлар, көтү хисе, мәхәббәт турында. Гүзәл Уразованың иҗатының тагын бер җимеше белән видеоны карагач таныша алырсыз.

Бәйле