Җиде малай үстерүче гаилә: “Тәрбиягә алган балаларыбыз барысы да авыру иде…”

Тәрбиягә бала алган гаиләләрнең тормышы батырлыкка тиң. Еш кына төрле авырулардан җәфа чиккән ятимнәрне, үз балалары була торып та, кайгыртуларын тагын ничек бәяләргә? Кыенлыкларны бергәләп җиңү, тәҗрибә уртаклашу максатыннан тәрбиягә бала алган гаиләләр бишенче тапкыр Татарстан башкаласына җыелды.  //Интертат//
 
Форумда Әтнә, Арча, Апас, Балтач, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Биектау, Яшел Үзән, Кайбыч, Теләче, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Тәтеш районнарыннан 350ләп делегат, ятимнәр йортлары директорлары, рәсми затлар катнашты.
Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима билгеләп үткәнчә, республикада тәрбиягә бала алган 2679  гаилә исәпләнә. Шуларның 85ендә – 5 һәм аннан да күбрәк, 216сында – 4, калганнарында 1-3 бала уллыкка яки кызлыкка алынган. 2016 елда гына да 1192 бала үзенә икенче гаилә тапкан. “Бу — уртак уңышыбыз. Узган ел нәтиҗәләре буенча, ятим балалар саны 15 процентка кимеде”, – ди министр урынбасары. 
 
200 мең аз акча түгел
 
Инвалид балаларны тәрбиягә алган гаиләгә хәзер бер тапкыр 200 мең сум күләмендә матди ярдәм күрсәтеләчәк. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова шул хакта хәбәр итте.
 
– Авыру булган баланы гаиләгә алу —  икеләтә җаваплылык, зур эш. Чөнки андый бала белән бик күп шөгыльләнәсе, хастаханәләрдә йөрисе бар. Без шундый гаиләләргә ярдәм күрсәтү башлангычы белән чыктык һәм Татарстан Президенты хәлебезгә керде. Республика бюджетына шул күләмдә акча салынган, – дигән сөенечле хәбәр җиткерде Татьяна Ларионова.
 
Аның сүзләренчә, Рөстәм Миңнехановка опека органнары вәкилләре санын арттыруны сорап та мөрәҗәгать иткән булганнар һәм республика җитәкчесе әлеге мәсьәләне дә уңай хәл иткән.
 
– Әлеге белгечләр, беренче чиратта, сезгә ярдәм итә. Узган ел опека һәм попечительлек органнары санын 24кә арттырдык. Быел исә тагын 13 районда шундый ихтыяҗ бар. Шул сәбәпле, законга үзгәрешләр кертелеп, әлеге орган вәкилләре саны 13кә арттырылачак һәм законда күрсәтелгән нормаларга туры китереләчәк, – ди парламент вәкиле. 
 
Татарстанда Әтиләр советы оешуы мәгълүм. “Бу совет республика күләмендә дә оештырылды. Әмма эшләп кенә китә алмады. Зур әһәмияткә ия әлеге институт эшли башларга һәм аңа ихтыяҗ булуын расларга тиеш. Чөнки күп кенә төбәкләрдә әтиләр советлары нәтиҗәле икәнлекләрен күрсәтте”, – дигән фикердә Татьяна Ларионова.
 
“Улыбыз университетта укый”
 
Кукмара районында тәрбиягә бала алган гаиләләрнең “Игелек” клубы җитәкчесе Роза Шәйхетдинова фикеренчә, бала бәхетле булып үссен өчен аңа гаилә җылысы кирәк. 
 
– Безнең районда тәрбиягә бала алган 32 гаилә бар, аларда 57 бала тәрбияләнә. “Игелек” клубында исә иң актив әти-әниләр катнаша. Без 2012 елларда берләшкән идек, әмма рәсми рәвештә 2014 елда эшли башладык. Бөтен сорау, проблема белән дә опека органнарына барып булмый. Кайбер мәсьәләләрне әти-әниләр яки гаиләләр үзара хәл итә, фикер алыша. “Игелек”нең башкалардан аерылып торган ягы – без балаларны республикабызның истәлекле урыннары белән таныштырабыз, төрле шәһәрләргә алып барабыз. Әти-әниләр дә мондый чараларны көтеп ала, – ди Роза Шәйхетдинова. 
 
Роза ханым үзе өч бала әнисе. Хәзер аларның гаиләсендә өч бала Татарстанның югары уку йортларында белем ала. “2016 елда уллыкка алган балабыз үз көче белән Россиянең Халыклар дуслыгы университетына укырга керде. Документларны тапшырганда аның тәрбиягә алынган бала икәнен әйтмәдек тә. Әмма ул экология факультетына бюджет урынына эләкте”, – ди Роза ханым балалары белән горурланып. 
 
Бер гаиләгә – 7 малай
 
Ирина Мордовченко һәм Сергей Шубин гаиләсендә иң элек 2 яшьлек малай “пәйда була”. 
 
– Ул безгә үзе генә түгел, ә бер бәйләм авырулар белән килде. Аннан соң тагын бер малай алдык. Өченче итеп кыз алырга теләгән идек, әмма документлар белән кыенлыклар килеп чыкты да, безгә өченчегә дә тәрбиягә ир бала бирделәр. Хәзер безнең гаиләдә 7 малай тәрбияләнә, – ди гаилә башлыгы.
 
Фатирларында кысан була башлагач, алар Яшел Үзәндә йорт сатып ала. “Балаларга шартлар тудырырга тырышабыз, алар да миңа гел булышып тора. Читтән ярдәм күргәнебез юк, үз көчебез белән эшлибез”, – ди Сергей әфәнде.
 
Ирина ханым сүзләренчә, тәрбиягә алынган балаларның барысы да авыру булган һәм аларны коррекция мәктәбенә бирергә тәкъдим иткәннәр. “Әмма без башка юлны — спортны сайладык. Әтиебез элеккеге фигуралы шуу остасы булганлыктан, барысы да шул юлдан китте. Хәзер безнең 4 малаебызда — фигуралы шуу буенча разряд, ә икесендә спорт разряды бар. Барысының да куелган диагнозлары юкка чыкты һәм балалар гап-гади, гомуми белем бирү учреждениесендә белем ала”, – ди әни кеше.
 
 
Шуны да әйтергә кирәк:  малайларның берсе – Максим 3 ел рәттән фигуралы шуу буенча Татарстан җыелмасы составына кергән. Аның үзенең генә дә 58 медале бар һәм Санкт-Петербург каласындагы фигуралы шуу мәктәбенә чакырганнар.
 
– Малайлар төрлесе төрле холыклы. Табигатьтән бирелгән сәләтне дәвам иттереп, лаеклы кешеләр булып үсәрләр дип ышанам, – ди күпбалалы әти Сергей Шубин. 
 
“Әти-әнине бала сайлый”
 
– Ятимнәр йортларында балалар саны кими. Безгә эш бетеп, алар ябылса да, мин моңа барыбер сөенәм генә, — ди Яшел Үзән районының Норлат авылындагы балалар йортында педагог-оештыручы булып эшләүче, үзе дә тәрбиягә 10 бала алган Рәисә Миңнуллина. «Безнең үз хезмәткәрләребез генә дә 20дән артык бала  тәрбиягә алып үстерә. Без моның белән бик горурланабыз, ди ул. 
 
Быел алар гаиләсендәге 2 бала шәһәргә белем алырга киткән. Әмма Рәисә Миңнуллина ире Наил әфәнде белән тагын 2 баланы тәрбиягә алган. “Иң кечкенә кызыбызга – 4 яшь. Өй белән ятимнәр йорты арасында чикләр юк, шуңа да һәммәсенә игътибар да, тәрбия дә җитә. Мин үземне бик бәхетле ана дип саныйм. Күпләр миннән ничек барысына да өлгерәсең, дип сорый. Без бөтен эшне бергәләп эшлибез бит. Шуңа бернинди кыенлык та юк. Ун баланы түгел, берне тәрбияләү авыр”, – ди күпбалалы әни.
 
Норлат балалар йорты 100 кешегә исәпләнгән, әмма хәзер анда 34 бала гына тәрбияләнә.
 
– Балалар йортында ничек кенә яхшы булмасын, өйдә аларга күпкә рәхәтрәк. Гаиләгә эләккәч, нарасыйлар чәчәк кебек ачыла башлый. Әти-әниләр беркайчан да баланы сайламый, сабый гына аларны сайларга мөмкин. Әгәр дә бала үзе теләмәсә, сез аны беркайчан да үзегезгә ала алмаячаксыз, – ди тәҗрибәле педагог. – Узган ел гаиләгә алынган бер бала белән шундый очрак күзәтелде. Аңа гаиләдә кыен булдымы, әллә гаилә күнегә алмадымы, бергә яшәп китә алмадылар. Әмма без балаларны кабат ятимнәр йортына кайтартмаска тырышабыз. Бу юлы да балага икенче гаилә таптык. Хәзер алар бик тату яши.
 
 
Тәрбиягә бала алган әти-әниләр дә күп кыенлыклар белән очраша, ди Рәисә Миңнуллина. Шуңа да ятимнәр йорты каршында тәрбиягә бала алучыларга ярдәм итү хезмәте булдырылган.
 
– Без кайчакта проблема түгел дип уйлаган, игътибар итмәгән күренешләр чынлыкта җитди кыенлыклар тудырырга мөмкин. Без авылда яшибез, күпләрнең нинди авырлык кичерүләре хакында шәһәргә килеп сөйләп йөрисе килми. Авыл җирлегендә бер-беребезне беләбез, аралашып яшибез, – дип аңлатты ярдәм хезмәтенең әһәмиятен Рәисә ханым.
 

Лилия ЛОКМАНОВА

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий