«Ярлы гаиләдә үсте Камилә. Иптәшләре курчак белән уйнаганда, ул, сарайда өелеп торган утын әрҗәләрен киемнәргә төреп, үзенә уенчык итте…»

Камиләне тәмле йокысын телефон тавышы бүлде. Июнь иртәсенең кояш нурларында шактый гына иркәләнеп ятканнан соң, Камилә җырчы телефонын кулына алды. Ә аңа К. атлы берәүдән, туган көне белән котлап, «смс» хәбәр килеп ирешкән. Камилә иренеп кенә танышлары, укучылары, коллегалары арасыннан К.исемле танышларын барлады. Тик файдасыз. «Ярар, номерны бутаганнардыр… Алай дисәң, бүген бит, чыннан да, минем туган көн. //Безнең гәҗит//

Тормышта мондый очраклылыклар була алмый», – диеп уйлап, таныш түгел номерны җыйды Камилә. Тик нәтиҗәсез. Берөзлексез шалтыратуларга җавап бирүче булмады. 

– Тапканнар шаярыр вакыт, шаярыр кеше. Мин нәрсә, бала-чага мәллә аларга? – дип, кемгәдер үпкәләп, кабат юрган астына чумды Камилә.

Тик күзенә йокы кермәде. Башына әллә нинди уйлар килде. Җитмәсә, болай да анда-монда сибелгән уйларын чуалтып, шыбыр-шыбыр яңгыр ява башлады. Ә уй-фикерләре, шик-шөбһәләре күп иде Камиләнең. Әнә шул уй, хисләр арасында кайнашып, туган көнен дә онытып җибәргән хәтта.

Ул әкрен генә урыныннан торды, тәрәзәләрне ачып җибәрде, сәгатькә күз салды. Сәгать иртәнге сигез тулып киткән иде. Бүлмәгә җәйге яңгыр чылаткан асфальт, шәһәр исе керде. Шул искә исереп, Камилә көзге каршысына килеп басты. Нечкә билен, иңнәренә сарылып төшкән чем-кара чәчен, коңгырт-кара күзләрен, елмайганда күз явын алырлык итеп ялтыраган тешләрен күргәч, үз чибәрлегенә үзе сокланып куйды. Гүзәллекне Ходай өеп биргән үзенә. Тик бәхет өләшкәндә генә Камиләне читтә калдырган. Хәер, Камилә үзе төзегән бәхетне үз куллары белән җимерде түгелме соң? Аңа бүген 28 яшь! Ә аның хәтта гомер бәйрәмен үткәрер кешесе дә юк. Әтисе аны: «Авылда, минем йортымда башка эзең дә булмасын», – диеп, өеннән үк куып чыгарды. Бертуган энесе дә бердәнбер туганының берөзлексез шалтыратуларына җавап бирмәде, шуннан соң, ул кайтмас-күренмәс булды. Казанда төпләнеп яши башлагач та, юньле коллективка килеп эләкмәде Камилә. Гимназия директоры үзе үк пычрак тәкъдимнәр ясап, Камиләнең дәрәҗәсен төшерергә маташты. Ә коллегаларының күпчелеге, җае чыккан саен, Камиләгә аяк чалырга тырышты. Тик чәйнәп өзәргә әзер булуларына карамастан, берсенең дә Камиләгә теше үтмәде. Яшь кенә булса да, үз эшен җиренә җиткереп башкарды ул. Тик менә туган көн дигәннәре генә Камилә өчен бәйрәм түгел, күңелсез бер көнгә әверелде. Балачакта бергә уйнап үскән иптәш кызлары да читләште аңардан. Ирләрен тартып алыр, балаларын ятим итәр, дип курыкканнардыр, мөгаен. Ләкин Камилә ул кадәр үк түбән җанлы, шакшы түгел. Яшьлегендә бер ялгышты һәм шуның өчен артыгы белән түләде инде ул.

…Ярлы гаиләдә үсте Камилә. Иптәшләре курчак белән уйнаганда, ул, сарайда өелеп торган утын әрҗәләрен киемнәргә төреп, үзенә уенчык итте. Әтисе Каюм абый никадәр тир түксә дә, колхоз хезмәт хакын түләргә ашыкмады. Өстәвенә, Камиләгә өч яшь вакытта әнисе Зөбәйдә кабат авырга уза. Әтисе: «Гаиләгә тагын артык кашык өстисең», – дип, Зөбәйдәне битәрләде. Әйе, бәхетсезлеккә булган икән шул. Тупырдап торган малай тудырган әни кеше үзе күп кан югалтудан мәңгегә күзләрен йома. Әти кеше озакка сузып тормый, йортка яшь әни алып кайта. Ә ул, ирен үз ягына авыштырып, балалардан читләштерә бара. Җәбер-золымда, юклыкта үсмер елларын үткәргән Камиләнең дә беркөн байлыкта-муллыкта, иптәш кызлары кебек, яхшы машиналарда җилдереп, алтын-көмешкә күмелеп яшисе килә башлый. Боларның барысының да шулкадәр кыйммәткә төшәчәген белгән булсамы ул!?

Ул, күңелсез уйлардан арынып, радио кабызып җибәрде. Эфир дулкыннарында яңгыраган котлауны ишеткәч, күз аллары караңгыланып китте. «Алсу һәм Наил Сибгатуллиннар Казан шәһәрендә яшәүче уллары Фаил белән киленнәре Әдиләне кызыл туйлары белән котлый. Гаилә, балалар бәхете, тигезлек, саф мәхәббәт телиләр, – дигән сүзләрдән соң барысын да аңлады Камилә. Фаиленең башкага өйләнгәнен дә, Наилнең кире гаиләсенә кайтканлыгын да. Ул көннәрдән соң инде өч елдан артык вакыт үтте. Ә Камиләнең йөзләгән халык алдында түбәнсенеп, гарьләнү, үкенү хисләре кичереп басып торуы һаман хәтерендә. Ул көнне онытам, дисәң дә оныта алмас идең, мөгаен.

…Чибәр кыз булып үсте Камилә. Мәктәпне алтын медальгә тәмамласа да, авылда калырга ниятләде. Беренче укытучысы Диләрә апасы яхшы киңәшләрен бирмәгән булса, бәлки, абзар-сыер арасында кайнашып калган булыр иде ул.

– Авыл, йортың турында оныт. Нәрсә, шулкадәр белемең белән авылда калмакчы буласыңмы әллә? Сыер савып, көтү көтәргәме исәбең?.. Мәрхүмә әниеңнең сине укытучы итеп күрәсе килде. Син әйдә, кызый, әниең рухына тап төшермә. Документларыңны ал да Казанга институтка юл тот, – диде Диләрә апасы, усалланып.

– Үз хәлемне үзем генә беләм. Бик китәр идем дә бит тәмугта энем кала. Аңа минсез бик кыен булачак, – диде дә, үксеп елап җибәрде Камилә.

– Түкмә күз яшьләреңне, нык бул. Энең өчен кайгырма. Үзем кайгыртырмын аны. Мәктәпне тәмамлагач, үз яныңа алырсың. Сиңа укырга, кеше булырга кирәк. Тик ишетсен колагың, тырыш, инсафлы бул, йөзебезгә кызыллык китереп йөрисе булма, – диеп, хәер-фатихаларын биреп, озатып калды аны Диләрә апасы.

Укытучысының хәер-догалары ташламады аны. Беренче тапкырдан ук укырга керде. Тулай торактан бүлмә дә бирделәр. Бер ел укыгач, үзе теләп читтән торып уку бүлегенә күчте. Шәһәрдәге бер гимназиягә инглиз теле укытучысы булып эшкә урнашты. Атна саен, сумка-сумка күчтәнәчләр төяп, энесе Камил янына кайтты. Бернәрсәсен дә кызганмады Камилә аның өчен.

Еллар үтте. Камилә эшендә күтәрелгәннән – күтәрелде. Яшь булуына да карамастан, коллегалары, укучылары, ата-аналар арасында абруе зур иде аның. Тик энесен армиягә алгач кына, бик күңелсезләнде ул. Җир йөзендәге бердәнбер, якын, газиз кешесе белән аерылу авыр, бик авыр иде аның өчен.

– Ике ел хәзер үтә ул. Исән-сау гына йөреп кайтсын. Ә мин ул кайтканчы укуымны да тәмамларга өлгерермен, – дип, үз-үзен тынычландырды ул.

Айлар үтте. Камиләнең чираттагы укулары башланды. Кышкы сессия вакытында танышты да инде ул Фаил белән.

Беркөн Камилә инглиз теленнән китап алырга институт китапханәсенә килде. Ә анда өлкән яшьтәге бер ханым ишекне бикләп маташа иде.

– Зинһар өчен, миңа инглиз теленнән китап кирәк иде, шуны гына карап бирә алмассызмы икән? – дип, ягымлы гына сүз башлады Камилә.

– Нинди китап, ди, ул? Күрмисезмени, мин китәргә әзерләнәм, – дип җавап бирде ханым дорфа гына.

«Зинһар өчен, дип әйтәм, иртәгә имтиханга кирәк иде, бик кирәк иде», – диеп ялварулар да, «Сезнең йөрәгегезгә йон үскәндер», – диеп өзгәләнүләр дә ярдәм итмәде. «Нишләргә инде хәзер? Ничекләр итеп әзерләнергә?» – дип өзгәләнеп, утыргычка барып утырды Камилә. Янына шактый сөйкемле, киң җилкәле, озын буйлы егетнең килеп утырганын да сизмәде хәтта.

– Бик аптырап, китап эзләп йөргән кызый Сезме әле ул? – диеп сүз башлады чая егет.

– Мин инде. Эш дип, имтиханга кирәкле китабымны да алырга онытканмын, – дип, күптәнге танышы белән сөйләшкәндәй әңгәмәне дәвам итте Камилә.

– Бер дә аптырамагыз. Әлеге китап миндә бар. Телисезме, мин аны Сезгә бүләк итәм, – диде әңгәмәдәш, елмаеп.

– Сез нәрсә, китапханәче мәллә? Әллә берәр изге күңелле бәндәме? – дип шаярды Камилә, уенын-чынын бергә кушып.

– Юк, мин бернинди китапханәче дә түгел. Бер күрүдә гашыйк булган гап-гади егет. Исемем Фаил була. Булачак тәрҗемәче. Менә диплом язу эшләре белән йөрим әле.

– Ә мин Камилә. Булачак инглиз теле укытучысы. Иртәгә соңгы имтиханым, болай килеп чыгуы бик кызганыч, әлбәттә, – диде ул, авыр сулап.

Шактый сөйләште алар. Әңгәмәне Фаилнең фатирында дәвам итәргә уйладылар. Мондагы пөхтәлеккә, зиннәтлелеккә шаккатты Камилә. Аның мондый күркәм фатирны чит ил сериалларында гына күргәне бар иде. «Вәт яшәп тә карый болар, ичмасам. Җәннәт дисәң дә җәннәт», – дип уйлап куйды эченнән генә. Чәй өстәле янында гаиләләре турында сөйләштеләр, киләчәккә планнары белән уртаклаштылар.

– Әниемә бердәнбер бала мин. Әтием миңа 16 яшь вакытта безне ташлап, сөяркәсе янына күченде. Әниемнең әтиемә бәгыре катты, мине аның белән очраштырмаска тырышты. Хәер, әти дә, мин үзем дә бер-беребезне күрер өчен артык өзгәләнмәдек. Ул-миңа, мин аңа кирәк түгел идем. Әни ике эштә эшләп, мине институтка укырга кертте. Аннан инде үзем дә яхшы гына эшли башладым, – дип сөйләп китте Фаил.

– Әтиең киткәч, авыр булгандыр. Ир бала өчен әти кирәк бит, – диде Камилә, фәлсәфәгә бирелеп.

– Белмим, аның бездән китүе, бәлки, яхшырактыр да, әниемне мыскыл итеп яшәгәнче диюем. Әни әтием белән бәйле бар нәрсәне юкка чыгарды, хәтта фатирны да башкага алмаштырды, – дип, авыр сулап алды Фаил.

– Ә без, киресенчә, әтисез үстек. Үги әни энем белән мине якын итмәде, әти дә безнең өчен әллә ни өзгәләнмәде. Артык кашык идек без алар өчен, – диеп тормыш юлын бәйнә-бәйнә сөйләп бирде Камилә дә.

Ул арада эштән Фаилнең әнисе Алсу да кайтып керде. Шундый җылы, матур кабул итте ул Камиләне. «Гел шулай килгәләп йөр», – дип озатып калды.

Шул көннән соң кыз белән егет булып йөреп китте алар. Һәркөн саен эштән соң очраша башладылар. Фаил шактый абруйлы фирмада тәрҗемәче булып эшли иде. Машина, фатир алырга дип акча җыйды.

– Сөеклем, безгә елга якын аерылышып торырга туры киләчәк, – дип сүз башлады Фаил очрашуларның берсендә. – Мин чит илгә командировкага китәргә тиеш, кайту белән өйләнешәчәкбез.

Авыр булса да, ризалаша Камилә. Көтәчәк, һичшиксез, көтәчәк ул сөйгәнен. Көтәргә, сабыр итәргә өйрәнде инде ул. Әнә, энесе Камилне дә сагынудан үләрмен, ике ел түзә алмам, дигән иде, үтте дә китте, тагын өч кенә ай көтәсе.

Беркөн Камилә, җәйге ялын алып, өенә кайткач, почта әрҗәсенә салынган конвертны күргәч, сөенеченнән нишләргә белмәде: бердәнбер энесе – Камиле язган ич. Ә хатны укыгач, тәгәри-тәгәри елады Камилә. «Апам Камилә! Хезмәтемне тәмамладым. Монда яхшы эш тәкъдим иттеләр һәм мин ризалаштым. Тиздән өйләнәм. Туебызга көтеп калабыз. Сине сагынып, яратып һәм үбеп Камил», – диелгән иде анда. Хатның бер почмагында туй датасы һәм адрес күрсәтелгән.

– Бәгырем, кадерлем минем. Никләр алай эшләдең? Тиз генә барып кайта торган җирләр дә түгел бит. «Гел бергә булырбыз, апам, мин сине ташламам», – дигән сүзләреңне оныттыңмыни, җимешем, – дип сукранды Камилә.

Авыр, бик авыр иде аңа. Җитмәсә, янәшәсендә Фаиле дә юк бит. Киткәненә ике ай гына вакыт үтте шул әле. Бер кат тынычлангач, кибеттән күчтәнәчләр җыйды да авылга-туган нигезгә кайтып килергә уйлады. Дөнья мәшәкатьләре белән кайнашып, авылына да елдан артык кайтылмаган икән.

Кибетләрдә йөри-йөри соңгарак калынды. Авылларына кайтучы автобуска да өлгермәде Камилә. «Ярар, берәрсе утыртыр әле. Мәрхәмәтле кешеләр бетмәгәндер», – дип, юл читенә машина туктатырга чыгып басты. Сирәк кенә төшкәли башлаган кичке яңгыр, көчәйгәннән-көчәя барып, калтырата башлады. Узган-киткән машиналарга карап басып торган Камилә янына яхшы машина килеп туктады.

– Нәрсә, чибәркәй, кайсы якка кайтасың? – дип эндәште аңа урта яшьләрдәге бер ир. – Әйдә, утыр.

Туңып калтыранган Камилә, аны-моны уйлап тормыйча, җылы машинага кереп утырды. Чибәр, мөлаем иде әлеге ир. Чәченә төшкән чалы да килешеп тора үзенә.

Шәһәр белән авыл арасы шактый иде. Очраклы юлчылар бер-берсе белән танышырга, аралашырга дә өлгерде.

– Машинагызга, кыяфәтегезгә күз салсаң, гади генә кеше түгелсез бугай, – диде Камилә, кызыксынып.

– Ә нәрсә, гади кеше йөри алмыймыни машиналарда? – дип елмайды ир.

– Юк, әлбәттә. Минем, мәсәлән, хезмәт хакым фатирга түләргә, ашау-эчүгә генә җитеп бара, – дип каршы төште Камилә.

– Ә Сез яхшырак эш эзләгез. Мондый чибәр туташларга мескенләнү килешми, – диде ир, горурланып.

Яхшы кеше булып чыкты әлеге Наил исемле ир. Камиләне авылларына ук кайтарып куйды.

– Ә, бәлки, Камилә, телефон номерыгызны бирерсез? – диде Наил үҗәтләнеп.

Бераз шикләнсә дә, номерын бирергә булды. Берәр атнага дип ялга кайткан Камилә, өйдә ачык чырай булмагач, кире шәһәргә китте. Күрешеп сөйләшергә Диләрә апасы да өйдә булмады, ичмасам.

Шәһәргә әйләнеп кайтуга башланды да инде Наил белән Камиләнең мәхәббәт маҗаралары. Алар көн саен очраша башлады. Эшмәкәр ир аны ресторан, театр, чит илләргә алып барды, кыйммәтле кибетләрдә йөртте, кыскасы, акчасын кызганмады Камилә өчен. Әтисе яшендәге иргә 25 яшьлек кыз башын әйләндерү кыен булмады.

– Наил, без синең белән ярты елдан артык бергә инде. Тик мин куркам, – дип сүз башлады беркөн Камилә. – Синең хатының, балаларың бардыр. Гаиләңнең җан рәнҗеше төшүдән куркам.

– Әйе, бар. Хатыным белән аерылганга ун елдан артык. Малаем бар. Чит илдә яши. Гаиләм белән аралашмыйм диярлек. Соңгы берничә елда гына улым белән күрешкәли башладым

– Ә нигә башкага өйләнмәдең?

– Өйләнәсе булсам, аерылмас идем. Мин, Камиләкәй, ирекле мөнәсәбәтләр яклы.

Әлеге сөйләшүдән соң әллә ничек, сагаеп калды Камилә. Куркыныч кеше булып тоелды аңа Наил. Мөнәсәбәтләрне өзәргә күпме генә тырышса да, булдыра алмады.

– Син минеке, Камилә. Онытма, мин сине кеше иттем. Алтын-көмешкә күмдем, машина алып бирдем. Ә син миннән китәргә уйлама да, үкенәчәксең генә, – дип ярсыды Камил соңгы сөйләшүдә. Ачуы чыкканда шундый куркыныч иде ул, хәтта кул күтәрергә дә күп сорап тормый.

«Нишләдем мин? Алтын читлеккә ничекләр килеп эләктем? Фаилемнең күзенә ничекләр карармын?» – дип баш ватты Камилә. Өзгәләнә-өзгәләнә булса да, Наилнең ерткычлыкларына түзеп яши бирде.

Ниһаять, ел үтеп, Фаил кире әйләнеп кайтты. Сагынышкан, бик сагынышкан алар бер-берсен. Бигрәк тә Фаил. Чит илдән туй балдаклары, бүләкләр алып кайткан ул Камиләсенә. Камилә генә ничек итеп хисләрен кимсетте Фаилнең. Ә Фаиле берни сизмәде. Мәхәббәттән башы әйләнгән егет машина, фатир сатып алды, туй көнен билгеләде. Камиләгә генә авыр иде. Бу хәбәрне Наил ничек кабул итәр? Тик ни генә булмасын, Камиләгә аның белән аңлашырга, араларны өзәргә кирәк иде.

– Наил, кыйна, сүк, теләсәң нишләт мине. Мин башкага кияүгә чыгам, – дип, турыдан әйтте дә салды Камилә.

Ә Наил, әллә ышанмады, әллә сер бирмәскә тырышты, озак итеп кычкыра-кычкыра көлде.

– Синме? Синме чыгасың? Кемгә? Үзең кебек хәерчегәме? Ә… Онытып җибәргәнмен, син бит хәзер машиналы кәләш.

– Миңа синнән бер нәрсә дә кирәк түгел. Бары тик тынычлыкта гына калдыр, – диеп, машина ачкычын, алтыннарын өстәлгә салды Камилә.

– Ал чүп-чарыңны. Туеңа бүләк булыр. Ә менә тынычлыкны мин сиңа вәгъдә итә алмыйм, – диде дә, ишекне ябып, чыгып та китте.

Наилнең үзен болай сәер тотуы давыл алдыннан була торган тынлыкны хәтерләтте Камиләгә.

Көтелгән туй көне дә килеп җитте. Бәхетле, бик бәхетле итеп хис итте Камилә үзен. Күпме якыннары җыелган бүген. Янәшәсендә ерак араларны якын итеп кайткан энесе Камил, яхшы киңәшләре белән юатучы Диләрә апасы, дуслары, коллегалары бөтерелә, ерак түгел Камиләгә күзләрен төбәп, әтисе Каюм абый басып тора.

– Бераз гына көтик инде, әти килеп җитә алмый әле. Дөнья артыннан куа, өлгерә алмыйдыр, – дип, бер урында таптанды Фаил. – Ә, әнә үзе дә.

Әти кешене күргәч, Камилә өнсез калды. Ул Камиләнең башын әйләндергән Наил иде. Әтисен алып, Фаил Камилә янына ашыкты:

– Менә, әти, таныш булыгыз, бу – минем булачак хатыным Камилә, ә бу – әтием Наил.

– Ә без инде таныш, улым, – дип, сәер генә сүз башлады бераз төшереп алган Наил.

– Ничек инде таныш? Син әле генә килдең түгелме соң?

– Ә нәрсә, Камилә сиңа берни дә әйтмәдемени? Син чит илдә чакта ничек типтергәнен дә сөйләмәдеме?

– Әти, нәрсә сөйлисең син? Камилә андый кыз түгел. Ул тәртипле, акыллы, – диде Фаил, сөйгәнен акларга тырышып.

– Үзеннән егерме яшькә өлкән ир белән түшәк бүлешеп, чит илләргә сәяхәткә барып, рестораннарда йөргән кызны син тәртипле дисеңме? – диде Наил, ярсыганнан-ярсый барып.

Фаил ачулы карашын Камиләгә төбәде:

– Әйт, болар барысы да дөресме?

– Фаил, сөеклем, мин барысын да аңлатам, – дип өзгәләнде Камилә.

Сүзгә кабат Наил кушылды:

– Нәрсә аңлатмакчы буласың? Дөрес түгел дип акланмакчымы исәбең?

Тавыш-гауганы ишетеп, алар янына кунаклар да җыелды. Наил үзенекен сөйли бирде, ә Камилә белән Фаил, җыелган кунаклар да тыңлый бирделәр. Оятларга калды бит Камилә. Күпме кеше алдында бит әле. Алар кычкырышкан арада, кунаклар да таралышты. Елап, ярсып беткән Камиләне энесенең: «Апай, мондый түбәнлеккә ничекләр төшә алдың? Син бит минем өчен һәрвакыт үрнәк идең. Бүгеннән башлап минем өчен син юк. Хуш!» – дигән сүзләре, әтисе Каюм абыйның: «Йортыма аяк басасы булма бүтән», – диеп кычкыруы айнытып җибәрде. Хәтта яраткан Диләрә апасы да: «Бу тормышта һәрнәрсә өчен түлисе бар шул», – диеп, саубуллашып китеп барды.

Төн уртасында гына кайтып керде Камилә фатирына. Буласы булган иде. Камилә өчен иң авыры – энесе Камилнең әйткән сүзләре. Бигрәкләр дә рәнҗетте шул ул энесен. Ә бит Камил үзе дә, апасын яклап, бер сүз дә әйтмәде. «Авыр чакларыңда терәк, таяныч булырмын, әче телләрдән яклармын сине, апам», – дигән идең бит син. Ә үзең? Газапларга салып, еракларга киттең дә бардың», – дип төне буе сөйләшеп чыкты Камилә. Тик нишләтәсең, кирегә юл юк иде.

…Авыр, сагышлы үткәннәрен искә төшереп, озак ятты Камилә. Бүген бит аңа – 28 яшь! Ә аның беркеме дә юк: гаиләсе дә, бала-чагасы да, ире дә, хәтта бердәнбер яраткан энесе дә.

Ә бүген Фаиленең туе. «Бәхетле бул. Яхшы кеше син. Тик, ни өчендер, кичерә генә алмадың мине. Ул чакта бит мин Наилнең синең әтиең икәнлеген дә белмәгән идем, – дип, үзенә сөйләнә-сөйләнә бизәнде дә Камилә урамга чыкты.

Юл аркылы гына урнашкан паркта озак йөрде ул. Парлыларны күзәтеп, эскәмиягә барып утырды. Уйланып китеп, янына килеп утырган кешене дә сизмәде хәтта. Тегесе: «Апай», – дип эндәшкәч кенә, Камилә сискәнеп китте. Аның янәшәсендә кулларына чәчәк бәйләме тотып, энесе Камил утыра иде.

– Туган көнең белән, апам, – дип сүз башлады ул.

Озак кына Камиләнең яшьтән чыланган күзләренә карап торгач:

– Гафу ит син мине, апам. Авыр вакытларыңда терәк булмыйча ташлап киткәнем өчен кичерә күр. Ышан, миңа да читтә синең киңәш, җылы сүзләреңнән башка яшәве бер дә җиңел булмады, – дип дәвам итте.

– Рәхмәт, кадерлем. Туган көнемә шундый зур бүләк ясавың өчен бик зур рәхмәт сиңа, – дип, сөенеченнән балавыз сыкты Камилә.

– Ә син, апай, минем иртәнге котлавымны алдыңмы соң? – дип елмайды Камил.

– Син идеңмени әле ул сәер К. әфәнде? Һич кенә дә башыма китермәгән идем, – диде күңеле күтәрелгән Камилә.

Ул арада алар янына нәни сабыен җитәкләп, Камилнең хатыны да килеп җитте. Соңыннан бергәләшеп Камиләнең фатирына юл тоттылар. Иң якын кешеләре янәшәсеннән Ходайга рәхмәтләр укып, сөенеч яшьләрен сөртә-сөртә, Камилә атлый иде…

 Гүзәл МӨХӘММӘТҖАНОВА.

 Балык Бистәсе районы, Күгәрчен авылы.

Бәйле