Артистлар гадәттә концертларын алып барган мәлдә, сәхнәгә тамашачыларны чакырырга ярата. Булсын берәр бәйге, яисә тәнәфесме. Җырчы Фирдүс Тямаев та бу гореф-гадәткә мөрәҗәгать иткән. Гармунчысы Рузилгә пар эзләп, залдан бер кыз чыккач кына, ул үзе шаккаттып карап та, сокланып та куя. Хикмәт нәрсәдә икән? //Tatar Today//
Ул гүзәл туташ сынга-буйга булган, Фирдүстән дә, Рузилдән дә озынрак булып чыга. Ләкин Фирдус Тямаев аптырамый, кызны биленнән җайлы гына тотып алып, сораулар биреп, плакатын биргәч кенә озатып кала.
Урнаштырган видео астына язучылар арасыннан төртмәле сүзләр язучылары да табылган. «Фирдүс, яратасың да инде матур кызларны!», «Мамадыш кызы ошамады мени?», «Бу кызның аяклары муеннан үскән ахры, Сөбханалла», «Беләсең син кайсы төшне карарга», дигәннәр.