Авитаминозлы яз

Урамда яз. Яз белән бергә авитаминоз килә. Тән тиресе бозыла, хәл булмый, ниндидер ят ризыклар ашыйсы һәм йоклыйсы килә. Әгәр үзегездә шушы билгеләрне күзәтсәгез, дәвалана башлагыз. //Tatar today//
Авитаминоз — ул организмга витаминнар җитмәү.
Еш кына авитаминоздан дәвалану өчен яшелчә, җиләк-җимешләрне күп кулланырга кушалар. Әмма алар фолий кислотасы, С витамины һәм каротин чыганагы гына булып торалар. Ә башка файдалы матдәләр ипи, сөт, ярмалар, ит, бавыр, атланмай, үсемлек майларында тупланган. Атеросклероз, рак, диабет белән авырырга теләмәсәгез, аларны да чамасын белеп кенә кулланырга кирәк.
Әйтик, гөлҗимеш төнәтмәсендәге С витамины цитрусларга караганда да күбрәк. Анда А, В2, Е, С, Р, К витаминнары бар. Көн саен бер аш кашыгы гөлҗимеш төнәтмәсе куллану -иммунитетны ныгыта.
Тозлы(квашеная) кәбестәдә дә С витамины күп.
Шыттырылган бодайны еш куллану да — сәламәтлек өчен файдалы.
Кайберәүләр авитаминоздан саклану өчен тагын да җиңелрәк юлны сайлый: синтетик витаминнар кабул итә. Даруханәдән андый витаминнар алганда составындагы аерым витаминнарның күләмен карарга онытмагыз.
Витаминнарны да артык күп кулланырга ярамый. Алар организмда артып китсәләр дә, төрле авырулар китереп чыгарырга мөмкин.

 

 

Фото rastishka.by

Бәйле