«Яше кырык ягына чыккач, Мәрьям Интернет аша кияү эзли башлады»

Хәзерге заманда кызларның барысы диярлек зур шәһәрләргә ашкына, чөнки авыл җирендә эш юк. Мәрьям дә, урта мәктәпне тәмамлагач, Казанга чәчтарашлыкка укырга керде дә, шунда ук эшләп тә калды. Ике атнага бер авылга кайтып, әти-әнисенә булышып, аларның хәлләрен белешеп килә иде. //Безнең гәҗит//

Авылның бер егете аның артыннан күпме генә йөрсә дә, Мәрьям аны үз итмәде. Аннан соң ул егет авыл җирендә яшәп калучы иде. Авылдан бер чыгып киткәч, кире кайту юк – Мәрьямнең уе шундый.

Авылга кайткан көннәрнең берсендә әнисе:

– Кызым, тормыш корырга вакыт инде сиңа, берәр яраткан кешең бармы соң? – дип, сүз башлады.

– Әнием, өзелеп сөйгән ярны, гомерлек юлдашыңны ничек табарга? – дип, сорауга каршы сорау белән җавап бирде кызы.

– Кызым, өйдә ятсаң, сиңа кияүне китереп бирүче булмас. Безнең заманда егетләр белән клубтан кайтканда танышалар иде. Егет сине озата кайта, күңелеңә ошаса – йөрисең, ошамаса – кире кагасың. Безнең заманда яшьләр дә күп иде. И-и-и, клубтагы, ә җәй көннәре болындагы кичке уеннарның матурлыгын сагынам. Алар безнең хәтер сандыгында иң матур истәлекләр булып, мәңгегә уелып калганнар, – дип, яшьлек хатирәләренә чумды әнисе.

Яше кырык ягына чыккач, Мәрьям Интернет аша кияү эзли башлады. Интернет аша танышып, бәхеттә йөзгән парларны да, мошенникларны да ишетеп белә ул. Шулай бер иптәш кызы кияүгә чыкты бит. И акыллы егет, диделәр, ә туй өчен акча мәсьәләсенә килеп төртелгәч, хәзергә урталай бүлеп үткәрик, соңыннан акчасын бирермен, дигән егет. Туйлар үтеп, азмы-күпме яшәгәч, акча бирү дә юк, аерылышып та куйдылар. Менә шундый аферистларга тап булырга язмасын.

Ятып калганчы, атып кал, диләр бит. Мәрьям үзенең күңеленә йөз-кыяфәте белән ошаган бер фотога тукталды. Исеме Марат икән, ул да үзенә тиң яр эзли. Алар языша башладылар һәм җәйге иң матур көннең берсендә Казанда очрашырга сүз бирештеләр дә, Галиәсгар Камал театры каршында очраштылар. Ул тирәләрнең матурлыгы! Кара-каршы күрешкәннәре булмагач, Мәрьям читенсенеп кенә исәнләште. Ә менә егет дигәнең бик кыю булып чыкты. Сөйләшеп сүзе бетмәде. Алар якындагы кафега да кереп чыктылар. Машиналар тавышыннан тыныч булган Бауман урамында да йөрделәр. Казанның матурлыгына сокланып туя алмадылар. Очрашулар аннан соң да дәвам итте.

Бервакыт Мәрьям Интернет егетен (ул аңа шулай эндәшә иде) сынап карамакчы булды. Кичке як. Кичке клуб яныннан үткәндә, Мәрьямне иптәш кызлары чорнап алып, клубка алып кереп киттеләр (шулай сөйләшенгәннәр иде). Марат урамда басып калды. Кызларның Маратның уен беләселәре килде. Кичке клуб булгач, Мәрьям турында ни уйлар? Җилбәзәк кыз дип уйламасмы? Маратның клубка керүен күпме генә көтсәләр дә, ул күренмәде. Ә инде кайтыр юлда ул, әллә каян килеп чыгып:

– Күңелле булдымы соң, минем мондый җирләргә йөргәнем юк, берәр вакыт мине дә алырсың яме, – дип, Мәрьямне кочып алды.

Ул яңадан моның турында сүз кузгатмады. Мәрьям егетне тагын бер тапкыр «кыл иләгеннән» иләде. «Эчкәч холкы ничек икән? Әйдә сынап карыйбыз, – диделәр кызлар. – Бер кызыбызның туган көненә сезне парлап чакырабыз, өстәл тулы шәраб булачак, үз-үзен ничек тотар?»

Марат бу «сынауны» да уңышлы үтте. Ак аракыга авызын да тидермәде, шәмпан шәрабын гына йоткалап утырды.

Берәр ел очрашып йөргәннән соң, алар өйләнештеләр. Өч балалары туды. Бер кичтә Марат сүз башлады:

– Мәрьям, синең холкың җайлы, кемгә генә кияүгә чыксаң да, бәхетле булып яшәп, бәхет диңгезендә генә йөздерер идең. Шундый яхшы күңелле син, бәхет шушындый буладыр инде. Бәхетле тормыш күктән төшмидер, аны үз кулларың, яхшы күңелең белән төзиседер.

Мәрьям дә күңелендәгесен ачып салды:

– Минем бәхетемә очраган «Интернет егете» син. Оҗмахны теге дөньяда диләр, ә мин үземне оҗмахта яшәгәндәй хис итәм. Рәхмәт сиңа, Марат, тирә-ягыма карыйм да, дөньяның гүзәллегенә шаккатам. Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән алтын кояш астында үскән шаулы урман, җәелеп киткән болын-кырлар, шул кырларда үскән алтын башаклар, саф сулы чишмәләр, өстәлебез тулы ризык, яныбызда йөгереп йөрүче балаларыбыз – болар барысы да кеше өчен яратылганнардыр. Яшь чагында гомер мәңгелек кебек тоела, яши-яши алай түгеллегенә ышана барасың. Еллар үткән саен гомер кимегәннән кими бара. Гомер ул этле-мырлы яшәсәң дә үтә, алай яшәгәнче, аны бәхетле итеп үткәрү – иң хәерлесе булып кала.

Рафилә ФАТТАХОВА,

Кукмара районы

Бәйле