Илдар Хәкимов белән Гүзәл Уразова 4 бала алып кайтырга уйлаган? [видео]

Җырчылар гаиләсеннән яңа видео — challenge. Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов яңа уен уйлап тапкан. Җиде секунд эчендә әйткән эшне ясап өлгерергә. Кечкенә кызлары Камилә вакытны саный. //Tatar Today//

7 секунд эчендә кеше нәрсә өлгерә? Билгеле, бернәрсә дә өлгермәскә мөмкин. Чөнки эшләгәнче, нәрсә эшлисен уйлап та өлгерергә кирәк бит әле. Менә Илдар белән Гүзәл алай да бер-берсе әйткәнен эшләргә җитешәләр.

Шушы вакыт эчендә, сөт эчәргә, баш киеме кияргә, рэп укырга, носки эзләп табып кияргә. Уен вакытында Илдар Хәкимовтан кызык кына тәкъдимнәр дә чыгып куйгалый. Әллә җырчылар тагын бер бала алып кайтырга булган инде? Видеоны карыйбыз, йолдызлар серенә төшенәбез.

Бәйле