Чаллы кызы Анна: «Кинәт метро ишеге кабынды… Кулларым пеште, мин тәрәзәдән чыктым»

Санкт-Петербургта метродагы шартлау нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр арасында Яр Чаллы кызы Анна Стужина да булган. //Шәһри Казан//

“Анна Стужинага 21 яшь. Террор актыннан соң Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнарны саклау министрлыгы мәгълүматларында хата китү сәбәпле, Чаллы кызы Аннаның фамилиясен, икенче өлкәдәге кыз белән бутап, Селезнева дип язганнар. Шул сәбәпле, студентның Татарстаннан икәне беркадәр соңга калып ачыкланган”, — дип хәбәр иткән иде Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге тулы вәкаләтле вәкиле Ренат Вәлиуллин.

 Хәзер ул Мариин хастаханәсендә дәвалана. Аңа апасы ярдәм итә, табиблар хәлен тотрыклы дип бәяли.

Метрода фаҗига буласы көнне Аннаның өенә кайтып барган чагы була. 

«Метро ишегенә каршы баскан идем. Кинәт ут кабынып алгандай булды, шартлау тавышы ишетелде. Мин битемне кулым белән капладым. Поезд баруын дәвам итте. Туктагач бөтенесе чыгарга ашыкты. Кулларым пеште. Мин метро ишегендәге тәрәзә аша чыктым»,- ди Анна.

Хәзер кыз транспортка утырырга да куркам, ди. “Шөкер, метродагы шартлау корбаннары арасында танышларым, якыннарым юк”, — дип сөенә.

Бу фаҗига хакында белгәч, Аннаның әти-әнисе нык борчылган. Алар Санкт-Петербургтан ерак түгел икенче бер шәһәрдә яшиләр. Анна исә Көнчыгыш институтының икенче курсында, япон телен өйрәнгән. Әмма февраль аеннан лекцияләргә йөрми башлаган, билгеле бер сәбәпләр аркасында, белгечлеген алыштырырга уйлаган. Хәзер Санкт-Петербург дәүләт мәдәният институтына укырга керергә хыяллана. Фаҗига булыр алдыннан да бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнеп йөрүе булган. Хастаханәдән чыккач, Чаллыга кайтып килергә җыена. Анда аның туганнары яши. 

Бәйле