Соңгы арада камыр ризыкларын пешерү белән өстенлек алган Казандагы «Допропек» икмәк пешерү йортларының 16 ябарга туры килгән. Барлыгы шундый 34 йорт булуы билгеле. //Tatar Today//
Тикшерү вакытында белгечләр санитария нормаларын бозу очракларына тап була. Мәсәлән, эшчеләргә эшләргә шартлар юк, камыр әйберләрен пешергәндә тиешле азык-төлек кулланылмый, яраклык вакыты чыгуы турында хәбәр ителә.
Шулай ук, кимерүче, таракан, алтынсу стафилокок һәм башка бактерийларны булдыртмас өчен чаралар күрелмәгәнлеге дә әйтелә.
Әлегә тикшерүләр алып барылганда 16 «Добропек» икмәк пешерү йорты эшне 10 көннән алып 45 көнгә кадәр туктатып торырга мәҗбүр.