Блогер «Татар Малай»ны урындыкка бәйләп куя торган булганнар [әңгәмә]

Интернетта блог алып баручылар көннән-көн күбәя бара. Кечкенә генә видеолар төшерә башлыйлар да, вакыт үткәч, чын блогерга әйләнәләр. Татарлар арасында блог алып баручыларны бармак белән генә санарлык. Тик шул берничә блогер арасында бик кызыклы шәхес бар. Ул — “Татар малай”. Татар малай… Ә ул татар малайның исеме дә бар бит — Ринат абый. //Татаr today//

-Татарча блог тудыру идеясы ничек туды?

-Беренчедән, мин аккаунтымны ачканда аның исеме башка төрле иде, анда Татарстан турында Инстаграмдагы төрле матур видеоларны куеп бардым, соңыннан татарча кызык мәзәкләр куйдым, инде 10000 кеше җыелгач, үзем белән таныштыра башладым. Кеше минем белән кызыксына башлады, күбрәк үзем турында сөйләвемне сорап яздылар. Шуннан 15 секундлык, төрле кызыкы дәресләр алып бара башладым. Үземнең ниләр күрүем, ниләр эшләвем турында сөйләдем…Идеяне беркем дә бирмәде, үзеннән үзе туды.

-Блог ачканда нинди максат белән ачтыгыз? Шулай күп кеше карар дип уйлаган идегезме?

Минем төп максат- бөтен дөнья татарларын берләштерү, ягъни чит илгә киткән, башка төбәкләрдә яшәүче татарлар да карый алсын, татар телен онытмасын һәм Татарстан белән соклансыннар өчен республикабыз турында видеолар яздыру иде. Моның өчен төре темаларга видеолар яздырдым: татар кухнясы, гореф-гадәтләребез. Гомумән, шушы нәрсәләрне онытмасыннар, дип ачкан сәхифәм ул. Дөресен генә әйткәндә, чыннан да, кызыксынучылар шулай күп булыр дип уйладым, чөнки эшемне башлаганда ук, аны яхшылап, ныклап эшләргә тырыштым. Хәзер инде, Аллага шөкер, 40 меңнән артык дустым бар!

-Элеккеге фотосүрәтләрегезне Instagram челтәренә куйганыгыз бар. Чын дөресен әйткәндә, сезне анда танырлык та түгел. Ни өчен ябыгырга будыгыз, кем этәргеч бирде? Спорт белән кайчан шөгыльләнә башладыгыз?

2013 елда ябыга башладым. Этәргечне үзем, тормышым, кызлар бирде. Хәзерге заманда матур, сәламәт булу шарт. Бер ел буе ябыктым, 2014 елда спорт белән шөгыльләнә башладым. Мин аз гына ашасам да, тиз тазарам, шуңа форманы тотар өчен спорт белән шөгыльләнергә кирәк дидем. Ябыккач, тормышым да яхшы якка таба үзгәрде. Кызлардан да игътибар артты!

-Блог алып барудан башка тагын нәрсә белән шөгыльләнәсез?

Минем тормышым Instagram белән бер адымда бара. Мәсәлән, нинди дә булса яңа нәрсә күрсәм, менә моны төшереп, сәхифәмә куярга кирәк, дим. Ә болай шул спорт белән шөгыльлләнәм: иртән күнегүләр ясыйм, урамга йөгерергә дә чыгам. Дуслар белән аралашып, кайда да булса йөрергә яратам.

https://www.instagram.com/p/BRbIy_cgOOa/?taken-by=tatar__malay%20%20

-Сез нинди һөнәр буенча белем алдыгыз?

-Беренче белемем — юридик, икенчесе — банклар эше буенча. Юристлык буенча эшли алмадым. Элек полициядә эшлисе килә иде, әмма, армия сафларында хезмәткә ярамагач, кызганыч, полициягә дә алмадылар. “Хоум кредит” банкында, соңыннан “Лето Банк»та, “Авирс Банк» та хезмәт куйдым.

-Кечкенә чагыгызда булган нинди дә булса кызыклы вакыйганы сөйләгез әле.

-Кечкенә чак дигәч тә мәктәп еллары искә төште. Мине тәнәфесләр вакытында урындыкка бәйләп куялар иде, чөнки шук, шаян малай булганмын. Әле дә исемдә: мине кызыл лента белән урындыкка бәйләп куйдылар һәм мин тәнәфес вакытында, бер кая да чыкмыйча, урындыкка бәйләнгән килеш утырдым. Шул ук мәктәптә, укытучы апа гел миңа: “Сагыз чәйнәмә, башыңа беркетеп куям!”- дия иде. Укытучының сүзен тыңламадым, ул сагызны чыннан да башыма беркетеп куймасынмы! Ябышып калды бу. Укытучы чәчне кайчы белән кисеп атарга мәҗбүр булды. Бу хәлне әти-әнигә әйтмәдем. 

Ринат абый бик тә кызыклы һәм аралашучан кеше булып чыкты. Әгәр дә аның тормышы турында күбрәк беләсегез килсә,   Instagram, Вrонтакте һәм Ютуб челтәрләренә кушылыгыз, карагыз!

Алсу РӘШИТОВА

 

Бәйле