Кемдер бала таба алмый, кемдер баласын…кыйный [булган хәл]

7 апрель Балтач районы судында үзенең кызын коточкыч итеп кыйнаганы өчен 27 яшьлек хатын-кызга хөкем чыгару эше карала. //Tatar Today//

20 декабрь 2016 елда өч балигъ булмаган бала анасы үзенең 8 яшьлек кызын өйне җыештырмаганы өчен кыйный. 

Нәтиҗәдә, баланың баш мие селкенә, уң җилкәсе зарарлана һәм тәнендә күгәргән җирләр күп була.

Җитмәсә, кыш көне хатын-кыз үзенең иң олы кызын өске киемнәрсез урамга куып чыгара. Аннан берничә тапкыр сугып, кыйнау белән яный.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, ханымның наркологта хисапта торылуы ачыклана. Хәзерге вакытта балаларны анадан алганнар, алар вакытлы опекун кулында.

Үзенең гаебен хатын-кыз суд тикшерүләрсез дә таный. 

Бәйле