Мәктәпләргә астрономия фәне кайта

Яңа уку елыннан мәктәп программасына астрономия кертеләчәк. Бу фәнне физика укытучылары алып барачак, аңа өстәмә сәгатьләр бүленмәячәк.                         // Интерфакс //

“Быелдан мәктәпләрдә астрономия укытыла башлаячак. Әлеге фән физика курсында укытыла иде, безнең уку әсбаплары бар, алар һәрвакыт федераль исемлектә булды. Физика укытучылары моңа әзер, алар әлеге курсларны астрономия итеп аерым алып барачак. Сәгатьләр буенча бернинди үзгәрешләр булмый”, — дип белдерде Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева.
Узган ел “Роскосмос” Мәгариф һәм фән министрлыгыннан мәктәпләргә астрономияне кайтару турында сораган иде.

Бәйле