«Беткәнмени ятим бала», – диярсез. Киңәшне бирү генә җиңел икән шул…»

«Иң зур бәхет – ана булу», «Көчле мәхәббәттән матур балалар туа», «Бала – гаилә көзгесе», диләр. Бәхетем дә, дәвамчым да, мактанырлык «гаилә көзгем» дә юк… Бәлки инде көчле мәхәббәт дигәне дә сүрелеп киләдер… Күңелдә бары үпкә, көнләшү һәм… кечкенә генә өмет дигәне. //Шәһри Казан//

Ирем белән гаилә коруыма – 7 ел. 27дә генә кияүгә чыгуымны исәпләсәң, үз сабыен кулына алырга зарыккан хатынның яшен үзегез чамалагыз. Яшь бара, яшь арткан саен, балага мохтаҗлыгым да көчәя. Күңелдәге корт «соңга каласың, соңга калдың» дип, әрнегән ярага тозын каплап тондыра.

Ул нишләсен, аның эше шул. Аңа кушылып дус-туганнар, күрешкән саен: «Юкмы соң әле?» – дип, яра өстендәге тозны «шап» иттереп бастырып куя. Сораганда, мыскыл иткәндәй, елмайган да булалар әле. Тимәгез, кагылмагыз болай да кимсенгән хатынның «аксак аягына»! Әгәр булса, әгәр көтсә, курыкмагыз, белми калмассыз. Сабый бит ул, бәхет бит ул, аны яшереп буламы?!

Сыйныфташ кызларның берәү генә түгел, ә ике, өченче балалары бар инде. Бергә җыелгач та, нәрсә турында сөйләшкәнне беләсезме? Әлбәттә, балалар. Кем нинди подгузник кигезә, нәрсә ашата, ничек аларга акча җиткерә… Ә мин… Күземне идәнгә төбәп, үпкә катыш: «Раббым, мин алардан киммени? Язсаңчы миңа да ана булу бәхетен татырга!» – дип ялварам. Шуңа соңгы елларда иптәш кызлар белән очрашулар да кимеде. Дөресрәге, очрашулар була, ләкин миннән башка.

Авырлы танышларымның «кыз булсын иде, мәшәкате әз булыр» яисә «малай кирәк – нәсел дәвамчысы» дигәнрәк сүзләреннән дә эчемдә давыл улый. Шул максаттан, тузга язмаган ай календаре, кытай таблицалары, овуляция калькуляторы ярдәмендә балага узу көннәрен хисаплау да калмый.

Кызларым, эх йолдызларым! Булсын иде! Бары булсын иде! Малаймы, кызмы, кара чәчлеме, коңгырт күзлеме, таза гәүдәлеме, кыска буйлымы – бары булсын гына иде! Кем булса да барыбер түгелмени?! Ул бит синеке, тик синеке – нарасыең, йөрәк парәң, Аллаһ биргән мәхәббәт җимешең. Сәламәт булсын иде, дип телисе генә бит. Булган саен, нәфес дигәне арта шул. Ә булмаганнар айдан-айга, елдан-елга, минем кебек, хәбәр көтә…

Яшермим, көнләшәм мин сездән, балалылардан. Ак көнчелек белән янам. «Авырлы икән», «бәбиләгән» кебек хәбәрләр дә йөрәгемә энә булып кадала. Миннән күпкә кече кызларның әни булулары турында ишетсәм, үземне ниндидер «җитешеп» бетмәгән, кимчелекле хатын итеп хис итәм. Аннан бер почмакка посып, бөтен әрнүемне күз яшьләре аша чыгарам. Башкаларныкы кебек «мәшәкатьле» тормыш телим үземә. Өең җыештырылмаган, бала уенчыкларына хәтта аяк абына, арлы-бирле сабыйларың йөгерешә, чыр-чу тавыш, һәркайсының телендә «әни», «әнием», «әнкәй»… Минем өчен моннан да олы бәхет булмас иде, мөгаен.

Бу, чара эзләмичә, зарланып кына утыра, дип уйламагыз. Ирем белән бармаган табиб, өшкерүче әби-бабай, укылмаган дога, ясамаган анализ, массаж-процедура, кадамаган укол калмады. Әҗәткә баттык, ләкин барысын да кыю үттек. Ахырда, машинаны сатып, ЭКО да ясатырга булдык. Табибларның сүзләреннән канатландык, «була, әлбәттә, була» дип көттек, өметләндек. Ләкин язмаса язмый икән шул: беренчесе дә, икенчесе дә нәтиҗәсез. Бары күңел генә ымсынды, төшенкелекнең төбенә төште.

Берләрегез: «Оныт, җибәр», икенчеләрегез: «Беткәнмени ятим бала», – диярсез. Киңәшне бирү генә җиңел икән шул. Бөтен җаның, тәнең, йөрәгең «бала» диеп алҗыганда, оныту мөмкин микән? Әле бит өмет дигәнең дә һаман саен «чеметеп» куя. Иремне дә, үземне дә башка җәфаламас өчен, хәзер инде барысын да бер Аллаһка тапшырдык. Бирүче дә, алучы да бары Ул бит.

Хис-кичерешләремне чит кешегә түгел, әниемә дә сөйләгәнем юк. Хәтта ирем белән дә бу турыда сөйләшмим. Кирәкми! Кирәкми чөнки кызгану! Миңа аңлау да җитә. Мин бит сәламәт, мин акылда, мин бары чарасыз…

Бәйле