Электрон намазлык чыкты

Хәзер намазларны уку күпкә уңайлырак. Сатуга электрон намазлык чыкты. // Татар-Ислам //

Мондый намазлык махсус датчиклар белән җиһазландырылган. Алар намаз укыганда рәкәгатьләрнең санында буталмаска, намаз вакытында башкарылган хәрәкәтләрне дөрес үтәргә ярдәм итәчәк. Электрон намазлык аудиоплеер белән җиһазландырылган. Төрле сүрәләр, догаларны тыңларга мөмкин.  Аларны тыңлап, артыннан кабатлап кына барырга кирәк.
Намазлыкны төрле яшьтәге ир-егетләр һәм хатын-кызлар өчен дә көйләргә була. 

Бәйле