Ике татар әбисенең квадроциклны йөртеп заманча күңел ачулары хитка әйләнгән [видео]

-- Гузель

Шушы көннәрдә Татарстанның Лениногорск районы Иске Шөгер авылында ике әбинең үзара татарча сөйләшеп, көлешеп, квадроциклда йөрүләре социаль челтәрләрдә хитка әйләнә.  //Tatar Today//

Ике татар әбисе квадроциклга утырып йөриләр. Берсе, әлбәттә, руль артында, икенчесе арткы утыргычта. Әбиләр көлешеп боз озатырга барырга җыеналар. Аларны видеога күршеләре төшерә икән. Берсе: «Әйдә, Рузия апа, булдырасың!» дип руль артындагысына көч биреп тора ахры.

Менә ичмасам әбиләр! Шушы яшьтә дә уйлап тормыйча, шулай шәп йөри алгач инде! Өлкән буынның шулай заманча күңел ачуны сайлый белүләре сөендерә. Квадроциклны гына каян алулары һәм ничек йөртергә өйрәнүләренә гаҗәпләнеп куясың.

Бәйле