Мәктәп балалары — наркоман… Тагын ни көтәргә? [әбине үтерә язган]

-- Гузель

20 апрельдә Казанда 14 яшьлек 7 сыйныф укучысы Фатыйх Кәрим урамында яшәүче 76 яшьлек күршесен үтерергә теләгән. Ул аның башына пычак белән суккан, ә аннары үзе балконнан барып төшкән.  //ProKazan.ru//

Яшүсмернең наркотиклар куллануы мәгълүм булган. Ул пенсионер хатынның ишекне ачуын көтеп торган, башына пычак белән суккан. Хатын-кыз башын тотып акырып җибәргәч, аның оныгы йөгереп чыккан. Оныгы җинаять эшләгән малайны куркыткач, ул йөгереп киткән.

Шуннан соң, ул өенә йөгереп кереп, ялгыш балконыннан барып төшкән. 20 метр аска таба очканнан соң, яшүсмер карга килеп төшкәнлектән, исән кала. Укучыны оча башы сөяге сынган һәм эчке органнары зарарланган килеш хастаханәгә алып китәләр.

76 яшьлек ханымны, шулай ук табиблар карый. Ярасын дәвалаганнан соң, аны өйгә кайтарып җибәрәләр. 

Яшүсмергә җинаять эшләү нәтиҗәсендә «гаепле» дигән карар чыгарыла.

Бәйле