«Дингә килеп, намаз укый башлармын дигән хатыным кире юлдан китте… Эчә башлады»

-- Гузель

Моннан берничә ел элек бер яшь кызга өйләнгән идем. Кызыбыз туды. Дингә килеп, намаз укый башлармын дип вәгъдә биргән хатыным бөтенләй дә кире юлдан китте. Баланы ташлап калдырып, дусларына йөри башлады. Еш кына эчеп кайтты. Соңга таба кунгалап кала башлады. //Безнең авыл гыйбрәте//

Мин аны бу юлдан елып калырга бик күп тырышлыгымны куйдым, әмма барысы да юкка булып чыкты. Тугыз ел инде кызым белән икәү генә яшибез. Аңарга хәзер унбер яшь. Мин әти кеше булсам да, кызыма әти дә, әни дә булдым һәм алга таба да бу вазыйфамнан кире чигенмәячәкмен.

Мин бар эшкә дә җаваплы караучан, кыенлыклардан курыкмыйм, барлык мәсьәләләрне дә сабырлык белән чишеп барам, Аллага шөкер! Эшем бар, аны һәрвакыт тәэмин итергә әзер. Бу тормыш миңа җиңел бирелмәде, барысын да әйтеп бетереп булмый. Никадәр сынаулар узсам да, Аллаһы Тәгаләгә булган инануым үсә генә бара. Хатын-кызларыбыз үзләренең төп бурычларын онытып, юлдан язып йөрмәсеннәр иде. Тормышның тоткасы хатын-кызларда дип әйтсәләр дә, кайчакта бөтенләй киресенчә килеп чыга.

Рифат

Бәйле